поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2019 Авыл

Көзге өмәләр вакыты. Агач ботакларын кая куярга?

Һәр хуҗа йорт тирәләрен җыештыра, бакчадагы агач ботакларын кисә, иске такта коймаларын сүтеп, тимердән ясалганнарын куя... Тик менә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? Чүп реформасы (Каты Коммуналь Калдыклар белән эш итү реформасы) гамәлгә кергәннән бирле бакчачыларны hәм авыл кешеләрен бу мәсьәлә нык борчый.

Чөнки чүпне йорт алдында сакларга туры килә. Элек чыбык-чабыкны мунча яки өй мичендә яндырып булса, хәзер мичләр юк. Бөтен авыллар да газ ягулыгына күчкән. Уңай инде, билгеле. Ә менә агач кәүсәләрен, черек бүрәнәләрне, искергән сарайларны нишләтергә?
 
Бу эшләрне җайга салу буенча яңадан яңа законнар чыгып кына тора. Мәсәлән, “Һава чисталыгын саклау турында”гы закон (№ 96-ФЗ ст.1) буенча чүп-чарны махсус җайланмаларда гына яндырырга мөмкин. Үтәмәсәң – штраф (ст. 8.21 КоАП РФ). Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре (ПП РФ № 390 от 25.04.2012г.) буенча авыл тирәсендә, автомобиль юлы, тимер юл буйларында корыган үләннәрне яндырырга hәм учаклар ягарга ярамый. Нишләтергә соң аларны?
 
Нефтегорск районы халкы бу сорау белән депутат Елена Крыловага мөрәҗәгать иткәч, депутат бу проблеманы хәл итәргә алынган һәм өлкә телевидениесе аша халыкка ни эшләргә тиешлеген аңлатып та караган. Безнең газета хезмәткәре дә бу тапшыруны карады, ләкин күп мәсьәләләрнең чишелешен тапмагач, үз тикшерүен башлады. Монда Иске Ярмәк авылында яшәүче бер абзыйны мисалга китерәсем килә. Чүп белән законлы рәвештә көрәшеп тә, йортын агач ботаклары басып китә башлагач, иртән, әле күпчелек халык йоклап ятканда, авылның янгын саклаучыларын чакырып китергән. Янәдә, мин чүп яндырам, ә сез, егетләр, авылны янгыннан саклагыз инде.
 
Ә карасаң, проблема артык тирән дә ятмый икән. Бары тик халыкның (шул исәптән җитәкчеләрнең дә) яңа кертелгән законнарны белмәвеннән килә. Асылда, бакчачылар hәм авыл халкы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) кагыйдәләрен катгый үтәү шарты белән, йорт алдында учак ягарга хаклы. Шулай итеп, йорт алдында учак ягу өчен нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез?
 
Дача хуҗалары үлән яндыру өчен 30 сантиметр тирәнлектә hәм һәр ягы 3 метр киңлектә уем ясарга тиеш. Аның тирәсендәге 50 метр арада коры үлән, агачлар, ботаклар hәм ягулык материаллары булмаска, ә учак һәр ягыннан киңлеге 40 сантиметрлы минерал матдәләр салынган янгын сызыгы белән чикләнергә тиеш.
 
Йорт хуҗалары исә чүп-чар яндыру өчен 1 кубометр сыешлы тимер мичкә куярга тиешләр. Мичкә юк икән, 30 сантиметр тирәнлектә, як-яклары 1 метр булган чокыр казырга да була. Әлбәттә, ун метрга кадәр арада тиз янучан материаллар булмаска тиеш. Янгынга каршы минераль сызык турында да онытмыйбыз.
 
2019 елның беренче январеннан башлап каты калдыкларны җыеп түгүне региональ оператор башкара. Самара hәм Самара өлкәсендә бу эшләрне “ЭкоСтройРесурс” оешмасына тапшырдылар. Бу фирма тәкъдим иткән килешүнең беренче пунктында “Региональ оператор каты калдыкларны, шул исәптән зур габаритлы калдыкларны да, кабул итеп, тиешле урынга илтергә, эшкәртергә hәм зарарсызландырырга тиеш”, - дип язылган. Зур габаритлы каты калдыклар нәрсә ул? Бу сорауны мин “ЭкоСтройРесурс” оешмасының белешмәләр бүлегенә 303-06-48 телефоны буенча шалтыратып сорадым. “Зур габаритлы каты калдыклар – ул искергән өй җиhазлары, төзелеш материаллары, тәрәзә рамнары h.б.”, - дип аңлаттылар миңа. Ә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре аңлатуы буенча, мондый чүп-чар башка төр калдыкларга керә икән. Андый калдыкларны эшкәртүне аерым фирма башкара, ди.
 
Соравыма җавап эзли торгач, менә нинди кызыклы мәгълүматка тап булдым.
 
Баксаң, калдыклар сыйфатын билгеләүче Федераль квалификация каталогы да бар икән. Шушы каталогның җиденче блогында (7 31 300 02 205 коды астында) агач-куакларны кискәндә килеп чыккан чүп-чар каты калдыклар категориясенә керә диелгән. Әмма икенче бер федераль документта (№ 89-ФЗ) йортлар янында барлыкка килгән чүп-чар (агач ботаклары, кипкән үлән, яшелчә сабаклары, коелган яфраклар h.б.) каты калдык түгел дип, язылган. Димәк, алар өчен җаваплы фирманы гына табасы калды. Эзләнә торгач, анысын да таптым. Безгә яхшы таныш булган шул ук “ЭкоСтройРесурс” оешмасы каты калдык булып саналмаган чүп-чарны эшкәртү белән дә шөгыльләнә икән. Ләкин моның өчен шушы фирма белән аерым килешү төзергә генә кирәк. Димәк, түләү дә аерым булачак.
 
Бу килешүнең мөһим шарты бар - калдыклар бер урынга җыелган булырга тиеш. Килешү төзү hәм калдыкларны җыю урынын булдыру мәсьәләләрен авылда җирлек рәисе белән берлектә хәл итәргә кирәк. Моны миңа “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре инженер-эколог Антон Ивашкевич аңлатты.
 
Каты булмаган чүп-чарны җыештыруга кагылышлы сорауларыгыз булса, 8 (846) 303-06-41 телефоны буенча “ЭкоСтройРесурс” оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.
 
Әлбәттә, яңа кертелгән реформалар тиешенчә эшли башласын өчен вакыт кирәк. Әмма бу вакытны мөмкин кадәр кыскарак итәсе иде. Күргәнебезчә, каты калдыкларны җыеп түгүне башкаручы Региональ оператор менә инде унынчы ай үз эшен җайга сала алмый. Нәтиҗәдә, шәhәребез чүпкә күмелеп килә. Бу әле иң куркынычы түгел икән. Быел көз регионыбызда тычкан бизгәге авыруы таралды. Эпидемия дәрәҗәсенә якынлашкан бу куркыныч авыру тычканнарның күбәюе белән турыдан-туры бәйле. Хастаханәләребездә тычкан бизгәгеннән берничә йөзләп кеше дәвалана. Авыру башта гади салкын тиюгә охшап тора, шуңа күрә табибларның тиз арада дөрес диагноз куя алмавы белән катлаулана.
 
11 октябрьдә “Россия 1” каналында чыккан “Туры эфир” тапшыруы нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Студиягә Самара шәhәреннән 27 яшьлек Максим Попов, Саратовтан 23 яшьлек Максим Мигачев чакырылган иде. Алар күптән түгел генә тычкан бизгәге белән авырганнар икән.
 
Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов әйтүенчә, редакциягә бу сорауга кагылышлы меңгә якын шалтырату булган. Димәк, тычкан бизгәге башка регионнарда да бар. Студиягә чакырылган экологлар аңлатуынча, бу авыруны тычканнар тарата, ди. Тычкан экскрементлары (тизәк) төшкән су һәм туфрак аша да бизгәк йоктырырга мөмкин.
 
Бу куркыныч эпидемиядә кем гаепле? Ни өчен тычкан hәм күселәр саны артты? Белгечләр раславынча, бу хәл чүп-чарны вакытында җыештырмаганлыктан килеп чыга.
 
Калдыкларны җыеп түгүче региональ операторга нәтиҗә ясау һәм тиешле чаралар күрү өчен нигез бар, дип уйлыйм. Җибәрелгән хаталар тиз арада төзәтелер hәм башкача кабатланмас, дип ышанасы килә.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 18.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»