• 17.01 "Алмачуар"спектакле. Кариев театры. 13:00
  • 18.01-19.01 Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган". УНИКС
  • 18.01 "Кичер мине, әнкәй" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 19.01 "Нигез ташлары" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 23.01 А.Бостановның "Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабын тәкъдим итү. Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов (1930-2004)
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Продаётся двухкомнатная квартира в центре Актаныша. Тихое уютное живописное место возле набережной. Т 8-986-933-67-11.
  • Казанның Авиатөзелеш районында, Павлова урамында тзртипле кешеләргә фатир сдаваться ителә. 89539987244
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Сайдинг белэн здание тышларга бригада кирэк. Актаныш. 89376209888 ( WhatsApp ка язырга).
  • дворникны эшкэ чакырабыз , центр 89872053927
  • Натяжной потолок урнаштырабыз хэм электромонтаж эшлэре башкарабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Казан. Казан арты районнары. 89046768348
  • Дербышки, Биектау, Киндери тирәсеннән эш эзлим, грузчик эше. Физик яктан көчлемен. 89600756516.
  • Залесный бистәсендә йорт кулланышка бирәм. Тукталыштан, кибеттән 10 минутлык юл.Айга 8000. Мунчасы да бар. Тел. 89047645487
  • Продается стиральная машина Индезит -2016г рабочем состоянии. Казан 89003273804, 89179275753
  • Шпаклёвка,обойные работы,плитка,обшивка ,откосы штукатурим КАЗАН -89178887212

 

 
Архив
 

               

03.06.2010 Мәгариф

БДИ АХЫРЗАМАН ТҮГЕЛ

Мәктәпләрдә урак өсте... Барысының да телендә – бердәм дәүләт имтиханнары. Яхшы билгеләренә генә тапшырып, исән-сау гына калсалар ярар иде! БДИлар белән шуның кадәр куркытып бетерделәр, хәтта укытучыларның бу хакта сөйләүләреннән үк кайбер ата-аналарның кан басымы күтәрелә башлый. Болай да дулкынланган укучыларга милиция күзәтүе астында, видеокамералар урнаштырылган бүлмәдә имтихан бирүе җиңел түгел, өстәвенә әти-әнинең кисәтүләре, укытучыларның куркытулары...

Алла сакласын, әнә Воронеж өлкәсендәге Яңа Повровка авылында 18 яшьлек бер егет, рус теленнән имтихан биреп кайткач, нәтиҗәләр начар булыр, дип уйлап, көчле дулкынланудан түзмәгән, асылынып үлгән, дип сөйлиләр. Узган ел да БДИдан куркып сәламәтлекләре какшаган укучылар турында шактый яздылар. Югыйсә БДИ  алынган белемне тикшерү, тормышта чираттагы  бер сынау гына бит инде. БДИны үзебез шулай күпертеп, куркыныч әйбер кебек күрсәтеп, дулкынлану уятмыйбызмы икән?! Имтиханнарга ничек әзерләнергә, ата-аналарга бу вакытта үзләрен ничек тотарга, имтиханнарны бирә алмаган очракта нишләргә? Бу хакта «Гаилә» гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге психологы Лалә Бәһрамшина белән фикерләштек.

 

Бирә алмасаң, Сочига барырсың

 

«Иң беренче чиратта, БДИның бала өчен нәрсәгә кирәк икәнен, файдасын ачыкларга, аннары аны үзенә аңлатырга кирәк. БДИ укучы өчен яңа мөмкинлекләр ача, булачак һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә. Ул – белемне тикшерү ысулы. БДИ югары уку йортларына укырга кергәндә үз-үзеңне тәкъдим итү кебек. Әлбәттә, бер-ике көндә генә имтиханга әзерләнеп «яхшы» билгесен алып булмый. Шуңа да бу сынауга ел буе әзерләнергә кирәк. Гадәттә, мәктәптә имтиханнарга әзерләнгәндә алданрак та шундыйрак тестлар биреп карыйлар, контроль эшләр эшлиләр. Болар барысы да БДИны күзалларга ярдәм итә», – ди Лалә ханым.

 

БДИның уңай яклары да юк түгел кебек. Әйтик, «блат» буенча медаль алучылар саны кимеде. Яшел Үзән районының бер авылында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган берәү югары уку йортына укырга кергәндә Бөек Ватан сугышының ничәнче елда башланганын әйтеп бирә алмагач, районның мәгариф бүлегеннән килеп мәктәпкә тикшерү үткәргәннәр. Баксаң, әти-әнисе укытучы булып эшләгән алтын медаль иясенең белеме чынлыкта чамалы гына икән шул. Шуннан бирле бу мәктәптә, бәласеннән башаяк дипме, яхшы укыганына да, олимпиадаларда җиңгәненә дә медаль юк. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, быел республикада 27 меңгә якын укучы БДИ тапшырачак. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 849 укучы гына алтын медальгә бара.

 

«Ике»ле алсаң кара аны!

 

«Танышымның баласы имтихан бирә. Әти-әнисе, баласын тынычландырып: «Кайгырма, кызым, бирә алмасаң, диңгез буена Сочига ял итәргә барырсың», – ди. Бу сүзләрдән мин гаҗәпкә калдым. Гадәттә, киресенчә, яхшы эшләсәң, «конфет вәгъдә итәләр» бит. Ә бу тынычландыру алымының берсе», – ди психолог Лалә Бәһрамшина. Әлбәттә, бу вакытта вәгъдәләрне баланың мөмкинлекләрен күздә тотып бирергә кирәк. Әйтик, болай да начар укучы бала өчен имтиханын тапшырмый гына ял итеп кайту күпкә отышлырак бит. Шулай да Лалә ханым: «Укучыларның берсе дә начар булырга омтылмый. Аларның һәрберсе үсәргә, камилләшергә тели. Укучылар моны яшьтәшләре арасында ким булып күренмәс өчен, үзләренә нәрсәдер дәлилләү максатыннан эшли», – ди. Еш кына кайбер ата-аналар имтиханны начар тапшырган баласын орыша. Янәсе, әйттем мин сиңа, укы, дидем, трай тибеп йөрдең, әнә күрше Ләйсәнне кара, «бишле»гә биргән, ә син! Аз гына тырыша алмадыңмыни?! Психолог әйтүенчә,  бу болай да күңеле төшкән баланы ярсыта гына. Кәефен тагын да төшерә. Ул үз-үзенә бикләнергә, көтелмәгән адымнар ясарга мөмкин. Аннары баланы икенче берәү белән  чагыштыру кире нәтиҗә генә бирә. Бала ул кешене күралмый башларга мөмкин. Бөтен бала да бертөсле түгел ләбаса. «Баланы укымаган өчен дә гаепләп булмый, бәлки ул вакытта башка өлкәне үзләштерәдер, аның башка яктан уңышларын күрә белергә, мактарга кирәк. Мәктәп яшендә үсмернең үз проблемалары шактый була: мәхәббәт, яшьтәшләре белән уртак тел табарга омтылу, күчеш чоры... Кыскасы, ата-ана, барысын да исәпкә алып, баланы аңлый белергә, һәрчак бала яклы икәнен сиздерергә тиеш», – ди Лалә ханым.

 

Нәрсә ашарга?

 

Психолог кайбер ризыклар имтихан биргәндә ярдәм итәргә мөмкин дип саный. Әйтик, кишер  хәтерне яхшырта, кәбестә куркуны киметә, чикләвек чыгыш ясаганда үз-үзеңә ышаныч өсти, инжир  иҗади фикер йөртергә булыша. Ә менә шоколадны артык күп ашасаң, депрессиягә дә китерергә мөмкин икән. Имтихан вакытында иң мөһиме – күп итеп газсыз, гади су эчәргә кирәк.

 

Һәр мәктәптә диярлек психологлар эшли. Алар имтихан алдыннан укучылар белән әңгәмәләр үткәрсә, укучыларга, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Кызганыч, укучыларның күбесе мәктәп психологларына ышанмый шул, аларга мөрәҗәгать итмәскә тырыша.

 

 Имтиханны тапшыра алмасаң нишләргә?

 

Имтиханнан «икеле» алу дөнья бетте дигән сүз түгел, БДИларны кабат тапшырырга да була ләбаса. Балл җитмичә, үзең теләгән урынга укырга керә алмасаң да, куркыныч юк, башка һөнәрне үзләштерергә, бәхетеңне киләсе елларда сынап карарга була. БДИ  ул гадәти булмаган әйбер түгел, ә 3 сәгатькә сузылган озын контроль эш, белемнәрне тикшерү ысулы гына. Аннары аны бирсәң, бирмәсәң дә, әти-әниең өчен син барыбер иң кадерле, яхшы кеше булып калачаксың. Үзеңне тынычсыз хис иткәндә психологларга мөрәҗәгать итү дә файда бирә.  Кыскасы, имтиханнарны тапшырып булмады дип кенә үз эчеңә бикләнергә, авызны салындырып утырырга ярамый, БДИ ахырзаман түгел ләбаса. Дүшәмбе көнне математика фәненнән имтиханнар тапшырганда уңышлар сезгә.

 

Психолог Лалә БӘҺРАМШИНАдан ата-аналарга киңәшләр:

 

– балагызны беркайчан да башкалар белән чагыштырмагыз;

 

– имтихан алдыннан кисәтмәгез, бу баланы куркытачак кына, ә болай да дулкынланган укучыга куркыту ирекле фикер йөртергә комачаулый;

 

– баланың сәламәтлеген кайгыртыгыз;

 

– баланы ничек бар – шулай кабул итегез;

 

– баланы башкалар алдында мактану өчен генә «бишле»гә укытырга тырышмагыз.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (46966) / 09.06.2010 14:31:04
№23 (46961) / 09.06.2010 14:09:47

Сез урыс теленнән ЕГЭ нәтиҗәсен белдегезме әле?

№22 (46503) / 06.06.2010 16:49:06

ил, 
беренчесе или сөяркә, или хатын, в крайнем случае, сестра булырга момкин, ну ә икенчесе явно сыночек инде. һәр ел саен бер баскычка күтәрелгән.
Менә шундыйлар рособрр башында торганда нинди нормаль хәл хакында сүз булырга мөмкин?????

Феодализм чертов... Туйдырды!!!

№21 (46464) / 06.06.2010 02:54:09

хохо.
малаховта да бу хакта сөйләшү булган.
шуны карадым.
анда рособрнадзор җитәкчесенең ярдәмчесе дигән бер сәер кеше утырды. шатунов. вот, минәйтәм, җыйганнар болар...
һәм менә глебова хакында

Родилась 7 марта 1960г. в г.Арзамас
Образование

Арзамасский государственный педагогический институт им. А.П. Гайдара
Трудовая деятельность

* 1981-1992гг. — на освобожденной комсомольской работе
* 1992-1998гг. — руководство бизнес-структурами
* 1998-1999гг. — советник Председателя Правительства Российской Федерации С.В. Кириенко, Председатель исполкома «Новая сила»
* 1999-2001гг. — депутат Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации
* 2001-2005гг. — заместитель Полномочного Представителя Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе, г.Нижний Новгород
* 2005-2008гг. — Статс-секретарь — заместитель Министра здравоохранения и социального развития Российской Федерации
* c 2008г. назначена руководителем Рособрнадзора



* Действительный государственный советник Российской Федерации 1 класса
* Доктор педагогических наук

супербелгеч инде, ни хәл итәсең...

ә менә монысы - замы

Муравьев Иван Александрович
Заместитель руководителя
Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки


Родился 22 апреля 1982г. в г.Горький
Образование
Нижегородский государственный университет им. Н.И. Лобачевского
Трудовая деятельность

* 2003-2006 г.г. – работа в коммерческих организациях
* 2006- 2007г.г. – советник отдела взаимодействия с палатами Федерального Собрания Департамента по международному сотрудничеству и связям с общественностью Министерства здравоохранения и социального развития Российской Федерации
* 2007-2008 г.г. – заместитель директора Департамента по международному сотрудничеству и связям с общественностью Министерства здравоохранения и социального развития Российской Федерации
* 2008-2009 г.г. – начальник Управления делами Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки
* 2009-2010 г.г. – начальник Управления делами и координации проектной деятельности Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки
* в 2010г. – назначен заместителем руководителя Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки



* Государственный советник Российской Федерации 3 класса
* Кандидат юридических наук.

№20 (46394) / 05.06.2010 09:31:50

qdinar.wp.kukmara.ru, абый жаным, ни язганыны укып карадынмы, синен белэн чагыштырганда, студент Ил дэ профессор!!! Актанышка кил, за отделную плату, сойлэшергэ ойрэтермен. Син мине киез итек басарга.

№19 (46390) / 05.06.2010 09:02:51

бер йыл соңга калып егэ бирүдән, бер йыл соңга калып вузга укырга керүдән куркурга кирәк түгел. менә мин бер йыл соңга калып укырга кермәдем һәм 3енче курстан соң "академический"га чыктым, аннары 1ме, 2ме йылдан соң укуны дәвам итеп йарты бугай йыл укыганнан соң ташладым. шулай итеп мин 3енче кусрка җиткәч йәштәшләремнән 1-2 йылга "артта" калдым, аннары тагы да күбрәк артта калдым. ә 2енче курста йаңадан үзем укырга теләгән җиргә гади генә 1енче курска кереп карыйсым калган... әмма миннең аңа да ышанычым булмагандыр инде, анда имтихан гадел түгел дигән сүзләргә күрә... һәм мин 1 йыл артта калудан да "курыктым" бер аз, анысы, менә бит, ялгыш курку булган, әйттем инде, соңрак бары бер тагы да күбрәк артта калдым. һәм 1енче курска йаңадан керер өчен аттестатны алу кирәк иде, ул миңа бер аңлайышсызлык, тоткарлавыч иде, һәм мин башта ук 1енче курска йаңадан кереп карауны планлаштырмаган идем, ә күчергә дийеп планлаштырган идем, әни шулай күчеп була диеп әйткәнгә. тагын мин ул вакытта 1 йылдан соң да тагын имтихан биреп карар өчен армийәгә бармайча калып булуыны белмәдем.
тагын бездә 4, 5, 6 йыл укып була иде, менә шулай итеп кемдер инде 5 йә 4 курстан соң укуын тәмамлап эшкә урнаша, кемдер тагын 1 йә 2 йылга артта калган кебек була.
шушыларга күрә 1 йылдан соң тагын имтихан биреп карарга туры килүе турында борчыласы түгел.
әйе, http://matbugat.ru/news/?id=2681#comments да комментларда үзеңне үзең үтерү турында фикер бар һәм шушы уку системасы турында да фикер бар.

№18 (46385) / 05.06.2010 00:46:43

угу
глебова чыннан да әллә нинди.
кыланышлары да хулиган кызларныкы кебек...
тулысынча карый алмадым.
будем качать
менә монда бар уже
http://rutracker.org/forum/viewtopic.php?t=2547037

бәлки монда да булыр
http://rutor.org/
монысыннан Жизнь за еду дигәне уже качается әкреннәп.

№17 (46384) / 04.06.2010 23:54:40

Мин ахырын гына күрдем, онытканмын.

№16 (46382) / 04.06.2010 23:48:44

НТВдан ЕГЭ турында тапшыру булды. Глебова дигәне ну просто күзгә карап тибенеп утырды. Бер кешедән шул кадәр ялган чыгар икән! Тапшыру ахырында үткәрелгән сораштыру залда утыручыларның 21 % ЕгЭ яклы, 79 % иске укыту системасы яклы икәнен күрсәтте.
ДӨНЬЯ!

№15 (46380) / 04.06.2010 23:42:19

Барабан, рәхмәт))))

№14 (46372) / 04.06.2010 19:49:53

Кайда монда гаделлек?! Быел соңгы кыңгырауны күчерделәр, тегеләргә имтиханга әзерләнергә тулы 2 кон булды! Ә безнең теге елны соңгы кыңгырау 25-е булды, ә 26 инде биологиядән БДИ! Бу бит оятсызлык! Без соңгы кыңгырау тәэсиреннән айнып та бетмәдек бит әле!!! Бәлки, шуңа күрәдер теләгән баллымны ала алмадым! Кая монда гаделлек!

№13 (46371) / 04.06.2010 19:41:13

БДИ - дәүләт һәм мәгариф системасы тарафыннан ахыргача уйланып эшләнмәгән бер уңышсыз эксперемент инде ул.
Бүгенге көндә мәгариф системасында бер генә предметтан да бердәйләштерелгән, ягъни һәр предмет өчен бер генә булган дәреслек юк. Ә ЕГЭ һәр мәктәп өчен бердәйләштерелгән, ягъни бала нинди генә дәреслек буенча укыса да, бер үк типтагы ЕГЭ тапшыра. Дөресме инде бу?! ЕГЭ КИМнары кайсы дәреслек буенча төзелергә тиеш соң? Бу сорауга җавап юк.ФЭС (федеральный эспертный совет, хәзер россия фәннәр академиясе) бер үк предметтан өчтән ким булмаган дәреслекләр штамплап утыра. Икенчедән, мәктәп тоткан юнәлеш тә исәпкә алынмый. Гуманитар мәктәпләр дә, техник юнәлештәге мәктәпләр дә бер үк егэ тапшыралар. Өченчедән, апелляция вакытында укучы җыйган баллар киметелергә мөмкин. Кайсы система үз хатасын таныр икән? Хәтта юридик яктан караганда да, "закон, ухудшающий положение обвиняемого, обратной силы не имеет" булырга тиеш бит!. Ә мәгариф системасында баланың хәле апелляция вакытында начар якка үзгәрергә мөмкин булып чыга. Ягъни, бала дәүләт алдында җинаятьчедән дә хокуксызрак...
... САный китсәң, санарлык инде. Югарыда әйтелгәннәре генә дә бала ХОКУКларын җимерүнең гаҗәп якты фактлары!!!

№12 (46369) / 04.06.2010 19:05:57

кайбер сорауларга жавапны
“МӘМКӘЛӘР” МОРДАР КИТӘ дигэн материалда табарга момкин

№11 (46354) / 04.06.2010 17:44:12

Иркэ, ярты ел буе.
Доресен эйткэндэ, бер классташым бэдрэфтэн - биология укытучысына, икенчес рус теле укытучысына шалтыратып барлык белмэгэн сорауларга жавап алды. Менэ кайда инде ул гаделлек хэм объективлык.
Шул ук бэдрэфтэн хэм хэтта аудиториядэн жибэрелгэн смс ташкыны турында эйтэсе дэ юк.
Аудиториядэ нинди укытучы элэгэ бит эле. Кагыйдэ буенча ике генэ тикщеруче булырга диелсэ, берсе - артта иде, икенчесе - алдан барыбызга текэлеп утырды, оченчесе диоганаль буенча кузэтте. Э икенче бер аудиториядэ берсе гэжит белэн капланган, икенче тикшеруче тэрэзэ янына басып 3 сэгать буе урамдагы хэллэрне кузэтеп торган. ЕГЭ биручелэр смс жибэреп рэхэтлэнгэннэр.

№10 (46345) / 04.06.2010 17:10:54

Барабан, маладис,киләсе елга ул ЕГЭ дигәннәре. Күп әзерләндеңме? Злоупотреблениелар ЕГЭ җарышында ни дәрәҗәдә? бармы, юкмы?

№9 (46339) / 04.06.2010 14:37:13

Ә миндә рус әдәбиятыннан 63 балл, ләкин барыбер борын салып йөрергә сәбәп түгел))

№8 (46273) / 03.06.2010 23:44:12

Рус эдэбияты, 80 балл.

№7 (46269) / 03.06.2010 23:37:12

барабан, ничә бал? нинди фән беренче?

№6 (46258) / 03.06.2010 22:22:12

юк. аны кабатларга тырышу
мәгънәсезлек булыр иде.
минем хәлдән килерлек түгел.

ә мишәр бәя турында уйлый ахыры. дәшми.

№5 (46256) / 03.06.2010 22:04:48

кәшилүк
Агидел сылуының двойнигымы әллә сез? (язма №3)  

№4 (46255) / 03.06.2010 21:58:37

Иптэшлэр, алай ук шапырынмагыз. Мин быел мэктэпне бетереп чыгам. Тэуге имтиханны тапшырдым. Аллана шокер, элмэккэ дэ кермэдем, 10нчы каттан да сикереп тошмэдем. Имтиханны 5легэ тапшырдым.

Шулай да ЕГЭга мораль яктан эзер булып барырга кирэк. Кубесен уз-узлэрен кулда тотмау харап итэ шул.

№3 (46254) / 03.06.2010 21:50:57

бәлки берәрегезне сатып акча эшләргәдер??

№2 (46253) / 03.06.2010 21:35:02

Все таки матбугатта ике мишэр. Нишлэргэ сон...

№1 (46251) / 03.06.2010 21:22:46

Чуртыма да кирэк нэстэ тегел, купме бала уз-узенэ кул сала, еллар буе 4-5 кэ укыган бала да каушап(потому что ел буе гел бер балык башы - "ЕГЭ бирэсегез бар, аттестат тэтеми, справка белэн генэ чыгасыз мэктэптэн, ")кала. Кая да кая АКЧА роль уйный, энэ- рус теле -100 мен, математика -150 мен дип язганнар интернетта.Ачу килэ, вубщем.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR