поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.10.2019 Ана теле

Ана теле: Җөмлә кисәкләреннән эндәш һәм кереш сүзләр. Дөрес кулланабызмы? Интернетчыбыз соравына җавап

Җөмлә кисәкләреннән аныклагычлар турындагы язмабызны укыганда интернетчыбыз Гөлчәчәктә мондый сорау туган:

"УЛ ДА БУЛСА" ДИГӘН СҮЗ НИ АҢЛАТА? БОЛАЙ ДИП ӘЙТҮ ДӨРЕСМЕ: БҮГЕНГЕ КУНАГЫБЫЗ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРАБЫЗ, УЛ ДА БУЛСА, ФӘЛӘН ФӘЛӘНЕВ! ӘЛЛӘ КЕМ ТҮГЕЛ, ФӘЛӘН ФӘЛӘНЕВ КЕНӘ КИЛГӘН ДИЮ БУЛМЫЙМЫ?”
 
Тезис белән тирәнтен кызыксынуы өчен аңарга рәхмәт әйтеп, бу язмабыз тулы җавап булыр дип ышанып калабыз.
 
Җөмлә эчендә мәгънә ягыннан хәбәрлекне яки аңа мөнәсәбәтне белдергән төп кисәкләрдән (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч һ.б.) тыш җөмләнең башка кисәкләренә грамматик чаралар белән  бәйләнмәгән кисәкләр дә бар. Болар – эндәш һәм кереш сүзләр. Менә шушы формаль грамматик бәйләнеш билгеләре булмаганга күрә кайбер синтаксистлар аларны тулы хокуклы җөмлә кисәкләре дип танымаган да. Бүгенге синтаксис та аларны башка кисәкләрдән аерып, модаль кисәкләр дип атый. Башлыча алар сөйләм яңалыгына карата мөнәсәбәтне белдерү өчен хезмәт итсә дә, турыдан-туры хәбәрлекне ачыклауга, мәгънә һәм хис төсмере өстәүгә хезмәт иткәннәре дә аз түгел. Ә нигә аларны башка кисәкләргә бәйли торган чаралардан мәхрүм дияргә, гәрчә, чыннан да, кушымчалар яисә бәйлек, теркәгечләр белән бәйләнмәсә дә алар бит пара-,экстралингвистик чаралар (интонация, пауза, тавыш төсмерләре) ярдәмендә бәйләнә! Без бит җөмлә төзү чараларын барлаганда өн-интонация чараларын да грамматикада танылуын, алай  гынамы, җөмләлек билгеләреннән төп билге дип танылуын белдергән идек. Менә Дәрдмәнднең бу шигыре җөмләсендәге эндәш сүзләрне җөмләнең аерылгысыз кисәге димичә нәрсә дияр идегез...
 
        Тәгәрәп-аунап // Буй үскән //Туган илем, исән бул!
        Чәч кузгатып// Җай искән// Таңгы җилем, исән бул!
         Йөгереп-йөгереп // Туктаган // Яулык болгап сыктаган//Нәзкәй билем, исән бул!
 
Эндәш сүз, башлыча, сөйләм яңалыгын белдергән затка яисә шул яңалыкны булдырган шәхескә карый, шуңа күрә ул гадәттәге исем сүз төркеменнән гыйбарәт, анда да әле ялгызлык исеме (кешенеке, кош-корт, мал-туарныкы һ.б., аларга мөрәҗәгать итү сүзләре: иптәш, дускай, малкай, кошчыгым һ.б.).
 
Эндәш сүзләр, кагыйдә буларак, җөмләнең гомуми интонациясеннән аерылыбрак әйтелә. Җөмләнең башындагы эндәш сүз озынрак пауза белән, азагында килгәндә кыскарак пауза белән башка сүзләрдән аерыла. Ә җөмлә уртасында килсә, ике яктан да пауза белән аерылып, ягъни җөмләне урталай бүлеп, үзенә интонацион бөтен хасил итә (Зәкиев, 88 б .).
 
Эндәш сүз, сөйләм яңалыгының мәгънәсен ачыграк, төгәлрәк күзалларга хезмәт итү белән бергә, өстәмә хис төсмерләрен дә чагылдыра. Шуңа күрә аның янында хис белдерү чаралары – ымлык, теркәгечләр, мөнәсәбәтле берәмлекләр дә ияреп килүчән, ә әйтмә сөйләмдә алар – өн-интонация чаралары: Әй кояш, арттыр нурыңны, җир йөзен тизрәк эрет.
 
Шуңа күрә эндәш кисәкне бер генә сүз рәвешендә күзаллау дөрес үк түгел, ул бөтен бер сүзтезмә, гыйбарә рәвешендә килә ала, өстәвенә әле тиңдәш кисәк булып җыелган эндәш гыйбарә-тезмәләр дә очрый: Гыйлымша агай, Хәтмулла, Нуретдин, йәгез, йә, килегез алгарак.
 
Кереш сүз җөмлә эчендә, сөйләм яңалыгын белдергән хәбәргә карата да, аңа төрле мәгънә төсмере белдерә торган башка кисәкләргә карата да сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерү өчен сайлап алына. Аларның мөстәкыйльлеге эндәш сүзләрнеке кебек үк түгел, үзе караган сүздән ул бик кыска гына пауза белән аерыла: Хәмит, күрәсең, сезгә дә кереп чыгарга ниятли.
 
Бу берәмлек гадәттә кереш сүз дип йөртелсә дә ул бер сүз дә, сүзтезмә дә, хәтта тоташ бер тезмә-гыйбарә дә була ала: “Аның бу кыланышы, дөресен әйтергә кирәк, миңа ошамады”. Иң мөһиме, сөйләмдә кереш сүз куллану – ул, кайберәүләр уйлаганча, сөйләмне җанландыру, бүтәннәрнекеннән аерып тору өчен генә түгел, ягъни үзмаксат түгел (тормышта бит әле ике сүзнең берендә миңа калса дип яисә кем әйтмешли дип тәкърарлаучылар да очрап тора) кереш сүз – ул мәгънә төгәллегенә, хис төсмерләренә өстәмә бирү чарасы. Нинди мәгънә төсмерләре бирелә соң?
   – әйтелгән яисә әйтеләсе фикергә карата диккатьне төбәү, гомумиләштерү, йомгаклау төсмере бирә торган өстәмәләр: озын сүзнең кыскасы, түгәрәкләп әйткәндә, кыскасы, менә шул, шунысын да искәртик (өстик..., кисәтик...).
   Интернетчыбыз соравындагы мисал да шушы төркемгә карый: Ул да булса. Радио,-теле тапшыруга чакырылган шәхесне тәкъдим итү аны атар алдыннан гадәттә “ул...”, “менә...” берәмлекләре белән башлана. Әгәр инде исемен белдерер алдыннан аның кемлеген тасвирлаган мәгълүмәт (вазыйфаи, мактаулы, белем дәрәҗәсен, конкурста җиңүләрен белдергән сыйфатлар) саналган булса, монда шул мәгълүмәтне гомумиләштергән тын алу, паузаны белдергән кереш сорала.Бу очракта шул чара нәкъ менә “ул да булса”мы? Белмим тагы...; болай ул үз максатына ярашлы шикелле, гәрчә оператив әйтмә әңгәмәдә мәгънә төсмеренә бик үк туры килеп бетмәгән берәмлек булуы да ихтимал. Һәрхәлдә телебездә мондый максатны күздә тоткан кереш берәмлекләр аз түгел.  
   – сөйләм яңалыгын сөйләүченең дөрес белдерүенә
шикләнмәскә өндәү өчен: чынлап та, әлбәттә, шөбһәсез, билгеле, билгеле инде, билгеле ич, бәхәссез, дөрес, шиксез, һичшиксез һ.б.;
   – сөйләүче фикерен шикләнебрәк, чама беләнрәк белдерә: ахрысы, никтер, ни өчендер, бәлки, ихтимал, күрәсең, шәт (шаять) һ.б.;
   – татарда үтенүне белдерә торган кереш сүз дә бар: зинһар;
   – фикернең чыганагын, нәрсәгә нигезләнеп әйтелүен белдерә торган, ишарә ясый торган кереш сүзләр: минемчә, синеңчә, аныңча, безнеңчә, минем уемча, миңа калса һ.б.;
    – фикернең инде мәгълүм икәнлеген, сөйләүче тарафыннан аның кабатлау гына икәнлеген ишарәләүче, кисәтүче кереш сүзләр: табигый, гадәттәгечә, кабул ителгәнчә, гадәт буенча, билгеле булганча, кагыйдә буларак, халык әйткәнчә һ.б.;
   – фикергә карата сөйләүченең шәхси мөнәсәбәтен белдерә торган кереш сүзләр: мисал өчен, мәсәлән, ниһаять, өстәвенә, өлешчә, иң мөһиме, гомумән, шуның белән бергә, киресенчә, моңа каршы буларак, беренчедән, икенчедән, әйтик, фараз итик, бер яктан, икенче яктан һ.б;
   – фикергә карата тыңлаучының игътибарын җәлеп иттерү чарасы буларак кереш сүзләр: беләсең килсә, әйтсәм әйтим, кара әле, тыңла, гафу ит һ.б.; Әйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым Былтыр минем (Г.Тукай);
   – фикерне ничек-ничек белдерүенә аны сөйләүченең үз мөнәсәбәтен белдергән кереш сүзләр: турысын әйткәндә, боргаланмый әйткәндә, иң яхшысы, дөресрәге, икенче төрле әйткәндә һ.б.;
   – сөйләүченең сөйләм яңалыгына карата төрледән-төрле хис төсмерен чагылдыра торган кереш сүзләр: аллам сакласын, сөбханалла, әстәгфирулла, бәрәкалла, бәхетенә, бәхетенә каршы, кызганыч ки, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, хәер һ.б.; Бу максатта ымлыклар актив файдаланыла: аһ, ай-һай, эх, их, их-ма, уф һ.б.
 
Сөйләмдә кереш сүзләрнең дә аерым стильләргә ярашып, калыплану, стандартлану куркынычы бар. Матбугатта, мәсәлән, менә бу кереш сүзләр аеруча еш очрый: гомумән, билгеле, беренче чиратта, кызганычка каршы, аңлашылса кирәк, мәгълүм булганча, әйтергә кирәк, әйтик, билгеле, дөрес, һичшиксез, беренчедән, икенчедән, әлбәттә, уйлавыбызча һ.б.
 
Шул ук вакытта кереш сүзләр шәхси сөйләм үзенчәлеген белдерергә сәләтле чара да: миңа калса, кем әйтмешли керешләренең аерым затлар сөйләмендә калыплануын әйткән идек инде, шәхсән үзем фәнни язмаларымда нигездә, асылда, әлбәттә инде, ягъни керешләрен еш кулланам икән. Алайгынамы, менәтерәк, соңгы чиратта, хосусан кебек керешләрне аеруча еш кабатлый торган зыялыларыбыз сөйләменә игътибар иткәлим.
 
Язучы Фаил Шәфигуллинның сөйләмен анализлаган галимә Ф.Газизова аның кереш сүз куллану нәтиҗәсендә сөйләменең ничек тәэсирле булуын менә болай бәян итә: Бакчы, җил нишли. Бакчы, бодай кыры ничек айкала. Бакчы, инде үр өстеннән бодайга таба төшеп килүче пәри туеның котырынуын!..  Рәттән өч җөмлә башында гади сөйләү элементы булган бакчы кереш сүзен кабатлап, автор сөйләмне җанландыра, тойгылылыкны арттыра, ди. (Күрс.хезм., 89 б.).
 
Ә бит кереш сүзне сәнгати файдалану Г.Тукайдан ук килә. Аның бу юнәлештәге иҗади осталыгын беренчеләрдән булып галим Латыйф Җәләй ачкан: Поэтик синтаксиста модаль сүзләр, яки синтаксик термин белән әйткәндә, кереш сүзләр, шагыйрьнең әйләнә-тирәгә, үзенең героена эмоциональ, эстетик мөнәсәбәтен белдерүгә хезмәт итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, Г.Тукай “Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата” дигән фразада “беләмсез”не (аерым сүз) өстәгән. Бу сүз, һичшиксез, гади бер кереш кенә түгел, бәлки сатирик чара булып тора. Тукай, “беләмсез” дип теге “зыялы”дан көлә. “Ул аяклар, мин сиңа әйтим, траттата да траттата (“Танец”) фразасындагы “мин сиңа әйтим” дә шундый ук планда китерелгән. (Г.Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре. Совет әдәбияты, 1954, №5, 105–107 б.).
 
Телне нечкә тойган атаклы язучыларыбыздан Зәки Зәйнуллинның бу берәмлеккә карата бер искәрмәсе куен дәфтәремдә теркәп куелган. “– Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм, иптәш Зәйнуллин,–дип сүз башлады Малютин һәм мин сагаерга мәҗбүр булдым. Чөнки мондый сүзләрне ишеттемме, сизәм: алдарга исәп коралар”.(“Полковникны озату”, повесть, 101–196 б.).  
 
 
Кереш сүз иҗтимагый-сәяси-публицистик сөйләм төрендә дә актив кулланыла. Матбугаттан мисаллар: Сүз дә юк, бүген хуҗалыкка яңа тораклар кирәк (С.Т., 1987, 9 окт.); Һәркемгә мәгълүм, Чаллы шәһәре – илебезнең кайнар бер ноктасы (Шунда ук); Юк андый практика бу торакта. Гомумән, ул яшьләрнең туган йортына әверелмәгән. (Шунда ук).
 
В.Хангилдин хезмәтендә “Җөмләдә грамматик яктан бәйләнешсез сүзләр” дигән параграф бар. Анда сүз, башлыча, эндәш сүз, кереш сүз турында бара. Авторның “бәйләнешсез сүзләр” дигәне – ялгыш тезис – җөмлә булгач, җөмлә эчендәге берәмлекләр булгач, ә җөмлә үзе мәгълүм бер сөйләм төре берәмлеге булгач, андагы берәмлекләр бәйләнешсез була аламыни?!
 
Галим, ялган эндәш яки эндәшсыман сүзләр бар, ди. Алар тышкы яктан гына эндәш сүзгә охшый, ә мәгънә ягыннан исә ул монда җөмләнең эчтәлегенә билгеле бер тойгы төсмере генә бирә... Андый сүзләр үзләренең функцияләре һәм интонацияләре  белән дә чын эндәш сүзгә туры килеп җитмиләр (Ахмак, җүләр) (Хангилдин, 498 б.) Бу гадәттәге варваризмнар һ.б. Тик аларның бәйләү чарасы буларак үзенчәлекләре бар бит. Автор моны таный да тик асылын ачып кына бирә алмый. Хәер, андый максатны ул үз алдына куймый да – ул бит грамматик.
 
Кереш сүзгә карата да шундыерак фикер агышы: “Бу текстта әйтерсең лә, мәсәлән, хәер, асылында, хосусан, табигый дигән аерым сүзләр һәм боргаламый әйткәндә дигән сүз тезмәсе кереш сүз булалар. Аларның һәрберсе җөмләнең эчтәлегенә мәгълүм бер төшенчә өстиләр һәм сөйләүченең төрле карашларын сиземләндерәләр. Алар сөйләүченең үз фикеренә карата булган төрле мөнәсәбәтен аңлаталар: “хәер” сүзендә аның үз фикереннән чигенүе, “табигый” сүзендә үз фикерен нигезләү һ.б. төрле мөнәсәбәтләр аңлашыла. Галим бу берәмлекләрнең функциянәл төрлелегенә игътибар иткән: раслау, расламау, икеләнү, өметләнү, өметсезләнү; йомгаклау, өстәмәләү, нәтиҗә ясау, бүлгәләү һ.б. Аларның  төрлечә тәэсир итү ихтималын да галим дөрес кисәтә: “... сөйләшү телендәге һәм персонаж телендәге җөмләләр составында сөйләмнең төзелешенә, ягъни ягымлылыгына комачаулый торган сүзләр һәм тезелмәләр дә катнашырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кеше үзенең телендә бөтенләй кирәксезгә значит, әйеме, ээ кебек сүзләр катнаштырырга гадәтләнгән була (502 б.).
 
Үзебез дә өстик: мондый варваризмнар гадәттә урысчадан калькалар:  Соңгы вакытта  чиновниклар, укытучылар, җурналистлар сөйләмендә “беләсезме” калька кереш киң таралып бара – бернинди мәгънә белдерми торган варваризм. Ә бит татарның  “беләсеңме!” дигән чын кереше бар. Әңгәмәдәш үтә мөһим, моңарчы ишетелмәгән  яңалык әйтергә җыенганда тавышын үзгәртеп, үзгә бер интонация белән, берәр пара-экстралингвистик чара да (ым, ишарә һ.б.) өстәп, “беләсеңме!?” дип кисәтә. Минем андый керешне сәнгатьле сөйләм белгече, күренекле галим Әхәт Нигъмәтуллин, фольклорчы, музыка белгече Илгиз Кадыйров сөйләмендә ишеткәнем булды. Хәер, саф татарча керешләр арасында “үзебезнең” варываризмнар  да аз түгел. Менә күренекле генә җитәкчеләребез сөйләменнән күчереп алынган варваризм керешләр: күзлектән чыгып караганда;  Әйтер идем;  Аннан болай;  Миңа калса; Миңа калганда; Инде килеп; Сиземләдегез булыр: бу берәмлекләрнең кем сөйләменнән алынганын чамаладыгыз – димәк ки, сөйләмдә шәхси керешләр булу ихтималын  да танырга кирәк. Хәер, бу инде үзенә аерым тезис,бу хакта безнең күзәтүләр дә булгалады.
   
Сөйләменә иҗади караган кеше кереш сүзнең җөмләдәге урынына да игътибарлы булыр. Мәктәп балага, гадәттә, кереш сүзне җөмлә башында куярга күнектерә, менә шулай күнеккәнгә күрә дә ул, кагыйдә буларак, кереш сүзне өтер белән (интонация белән) аермаска да күнегә. Ә бит мәгънә төсмеренә, нинди интонация белән әйтелүенә карап, аның җөмләнең теләсә кайсы урынында,– уртада да, азакта да,– куелуы ихтимал. Чү, тукта моңа үзенә аерым әңгәмә сорала бугай.
                                        Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»