поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2019 Мәдәният

Милли Музейда Нәби Дәүлине искә алачаклар

17 октябрьдә Татарстан Республикасының Милли музеенда Танылган татар язучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Бухенвальд-Дора лагерьләрендәге фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу, түгәрәк өстәл узачак.

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстанның иҗат һәм фән дөньясы, җәмәгать эшлекләре белән берлектә “Кавказ, Татар, Төркистан мәдәниятен өйрәнү Институты” рәисе Др. Штеффен Mиcте Хотопп-Рике җитәкчелегендәге Алманиядән килүче галим, мөгаллим, мәдәният вәкилләре катнашачак. Делегациянең сәфәре гыйльми һәм иҗтимагый өлкәләрдәге хезмәттәшлек хакындагы килешү нигезендә бара, аларның эшчәнлеге татар һәм башка төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Алмания җирлегендә һаләк булган антифашист каһарманнарының истәлеген мәңгеләштерүгә, нацизимга каршы хәрәкәттә катнашкан татарларның мирасын өйрәнүгә юнәлгән.
 
Нәби Дәүли язмышы күп кенә ватандашларыбызның катлаулы язмышларын чагылдыра. Сугыш елларында ул иң дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерьләрендә әсирлектә була, таш вату эшләрендә һәм таш чыгыру шахталары-штольняләрдә авыр хезмәт башкара. Әмма, әсирлек газаплары рухын сындырмый Нәби Дәүлинең, ул фашизмга Каршылык хәрәкәте төркеменә кушыла. 1945 елның апрелендә Н.Дәүли лагерьдән кача һәм Кызыл Армия сафларында яңадан сугышуын дәвам итә. Ләкин, Туган иленә әйләнеп кайткан җиңүчене репрессияләр, эзәрлекләүләр көтә. Әсирлектәге кешеләр язмышы хакында ул, 1957 елда нәшер ителеп киң танылу тапкан “Яшәү белән үлем арасында” исемле китабында бәян итә.
 
1977 елда Нәби Дәүлигә «Дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерендәге фашизмга Каршылык хәрәкәте вәкиле»нә буларак Дәүләт буләге тапшыру хакында Карар имзалана, әмма СВСК («Сугыш Ветераннары Совет Комитеты») медале язучының гаиләсенә, аның вафатыннан соң, ярты ел узгач кына, 1990 елда тапшырыла. 2012 елда Нәби Дәүли исеме башкалабыз-Казан урамнарының берсенә бирелә.
 
Түгәрәк өстәл кысаларында “Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында” күргәзмәсенең ачылышы үтәчәк. Күргәзмә “ТАССР ның 100 еллыгына 100 исем” дип исемләнгән Милли музейның киң колачлы проектының аерым бер сәхифәсе булып тора.
 
Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музей, Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты, “Казан” мәдәният үзәге, курчак театры “Әкият” фондларыннан дәүләтебез тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып торучы документлар, китаплар, художестволы картиналар, мемориаль әйберләр коллекциясе һәм ФКХ архивы документлары копияләре тәкъдим ителә.
 
ТР Милли музее матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18

---
Милли Музей
№ --- | 15.10.2019
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»