• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • Тулай торакта тәртипле кызга бүлмә арендага бирелә. 89509488227
  • Бер бүлмәле фатир мөселман гаиләсенэ арендага бирелә жк "Салават купере". 89509488227.
  • В бюджетное учреждение требуется бухгалтер с. Актаныш (Централизованная бухгалтерия) 32062
  • Казанның Совет районында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м 89274412220
  • Казанның Салмачи бистәсендә ике катлы йорт сатыла. Мәйданы 190 кв. м. Барлык коммуникацияләр дә тоташтырылган. Документлар әзер. 89632340338.
  • Сборка и ремонт мебели! 89196484445 Актаныш
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

15.10.2019 Криминал

Бу хәбәр бөтен Казанны шаулатты

Казанның Совет районы җәмәгать суды җәй көне бөтен Казанны шаулаткан – 28 яшьлек Иван Дмитриевның бер яшьлек кызын юл читенә утыртып, китеп бару вакыйгасын карый башлады. Ир-атны баланы куркыныч хәлдә калдыруда гаеплиләр.

«25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан», - дип сөйләде Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.
 
Прокурор сүзләренчә, ир белән хатын арасында низаг өйдә булган. Ире һәм хатыны бер-берсен хыянәттә гаепләгән. Шуның аркасында җәнҗал башлана.
 
Хәзер ир-атка бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Суд утырышы башланыр алдыннан ир белән хатынның килешергә теләве ачыкланды. Суд утырышына әлеге пар бергә килгән. Алар журналистлар белән аралашудан баш тартты. Икесе дә суд утырышы башлануы турында вакытында хәбәр алмаганлыктан, процессны икенче көнгә күчерделәр.
 
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 25 июльдә Нәҗип Җиһанов урамында очраклы узып баручылар юл читендә бер яшьлек баланы табып, полиция чакырткан.
 
Тиздән полицейскийлар кызның әти-әниләрен таба. Баланың әтисе полицейскийларга хатыны белән әрләшүе турында сөйли. Баланың ата-аналарына карата «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча административ эш кузгатылган.
Фото: пиксабай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.10.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино