|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2010 Җәмгыять
СЕЗГӘ НИНДИ ЭШ КИРӘК?Авылга кайткач, күршеләрдән матбугат, татар газеталарына нинди язмалар кирәк дигән темага фикерләрен сорашмакчы идем. Кая ул, аларда газета кайгысы түгел икән ләбаса! Башлары каткан, каян көтүче табарга? Югыйсә хезмәт хакы да ярыйсы гына, көненә бер тапкыр ашарга әзерләп җибәрәләр, хуҗалыкта сыерлар да әллә ни күп түгел. Барыбер теләүчеләр юк. Хәер, бу проблема күп авылларда очрый. Авылда эш юк дигән булалар, ә кимендә 15 мең хезмәт хакы түләнә торган эшкә килергә теләүче юк. Шуңа да күп җирдә авыл халкы чиратлап көтү көтә.
Кризис вакытында эшсезлек саны аеруча артты, бүген Татарстанда 66 меңнән артык кеше эшсез дисәләр дә, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүгенгә республикада 18 меңнән артык вакансия бар. Әлбәттә, эш урыннарындагы кыскартулар аркасында югары категорияле хезмәткәрләрнең өйдә утырырга мәҗбүр булуларын, университетны яңа тәмамлаган яшь белгечләрнең тәҗрибә җитмәгәнгә эш таба алмауларын аңларга була. Ләкин, эш урыны була торып та, ниндидер сәбәпләр аркасында, ялкауланып ятучы кешеләр дә юк түгел бит. Ни өчен эретеп ябыштыручы, урам себерүче, идән юучы кебек гади эшчеләр җитми? Ни өчен, яшьләрнең генә түгел, хәтта олыларның да пычрак эшкә барасы килми? Танышым, бер оешманың җитәкчесе Ләйлә Хаҗипова: «Кайчаннан бирле идән юучы эзлим. 8 мең хезмәт хакы тәкъдим итәм. Ник бер кеше килсен», – дип зарлана. Шулай шул, әллә безнең аңыбызга сеңгән нәрсә ул: кара эштә теләсә кем эшләсен, тик мин генә түгел. Шуңа да һөнәри училищеларга да берара укырга керүчеләр кимегән иде, янәсе, юрист, икътисадчы булу күпкә отышлырак бит. Ә йөзләгән дипломлы хокук белгечләренең эш таба алмавы башка мәсьәлә.
Читтән килгәннәр комачаулыймы?
Кризис белән эшсезләрнең саны артты, безнең илгә читтән агылучы гастарбайтерларның саны да кимемәде. Кая карама, чит илнекеләр: автобусларда да, сәүдә өлкәсендә, төзелештә дә. Безнең каршыдагы бер йортта тулысынча төрле милләт кешеләре яши. Грузины да бар, үзбәге дә. Кич җиттеме, хатын-кызлар, 4-5 баласын ияртеп, ишегалдына чыгып утыра. Алар беркайда да эшләми. Гаиләне ирләре туендыра. «Ирем базарда сату итә, үзенең сәүдә нокталары бар. Берничә ел эчендә акча эшләп, моннан фатир сатып алдык», – ди бишенчегә авырлы Таҗикстаннан күченеп кайткан Зөһрә. Без вакытлыча кеше фатирын алып торабыз, ә алар, читтән килеп, Казанда үз торагында гомер кичерә. Пычрак эштән җирәнми, азга да канәгать булып эшли беләләрме шунда? Югыйсә үзебездә дә автобус йөртерлек кенә шоферлар бардыр бит инде?!
Күпләр дәүләт түләгән субсидиягә риза булып ялкаулыкка өйрәнә кебек. Кыскартылып биржага бастың ди, дәүләт бер ел дәвамында субсидия түләп бара. Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге директор урынбасары Людмила Миронова: «Биржадан бөтенләй төшеп тормаучылар да бар. Биржада бер ел дәвамында эш таба алмаса, эшсез кешегә ярты елдан тагын минималь субсидия түләнә башлаячак. Аларга коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташламалар, матди ярдәмнәр каралган. Хәтта 10-12шәр ел биржада торып пенсиягә китүчеләр бар», – ди. Ай саен бернәрсә эшләмәгәнгә 850 сум килеп бару комачауламый шул. Җитмәсә, вакыт-вакыт хезмәт кенәгәсе ачтырмыйча гына, әйтик, читтә – «шабашка»да эшләп алырга да мөмкин.
Ярминкәдә
Узган атнада Химиклар мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе узды. Эш тәкъдим итүчеләрдә иң күп күзгә чалынган һөнәрләр – кассир, гади эшче, шәфкать туташы, чәч кисүче, урам себерүче, хәтта ниндидер супервайзерлар, балет артистлары да бар. Хезмәт хаклары да ярыйсы кебек: оешмада көненә бер сәгать идән юып кайткан өчен хезмәт хакы 4 мең сум, шимбә, якшәмбе ял. Яки бер тәҗрибәсез булсаң да, тегүче булып урнашырга мөмкин. Бушлай укыталар, өйрәтәләр. Баштарак аена 5-6 мең түләсәләр, акрынлап остарасың, керемең дә арта. Тәҗрибәле тегүчеләр 40 меңгә якын акча алып эшли, диләр. Эш вазифалары тәкъдим ителгән стенд янында ике егет бәхәсләшә.
– Мин вакытлыча гына эш эзлим. Менә, сәгатенә – 60 сум. Гади эшче кирәк, диелгән, әйдә, барып карыйбызмы?
– Хәзер менә, шунда гына селкенеп йөрисем калган ди, кояш астында кирпеч ташырга? Инженер бит мин, белгечлегем буенча эш кирәк... Ләкин акчасы азрак икән, 10 меңнән дә ким булмасын иде шул ул....
Мин дә эш эзләгән булып, вакансияләр сораша башладым. Имеш, медицина буенча дипломлы белгечмен. Миңа 7 мең 500 сум хезмәт хакы белән җәйге лагерьда вакытлыча балалар табибы булып эшләргә, 5 мең сум вәгъдә итеп шәфкать туташы һөнәрен тәкъдим иттеләр. Янымда басып торучы бер абзый: «Кызым, 5 меңгә яшәп буламы? Фатирга да түлә, ашарга да ал, нәрсәгә генә җиткерергә ул сумманы?» – дип, киңәшләрен бирә башлады. «Соң, өйдә ятканчы, 5 мең кереп барса, яхшырак түгелме соң, тора-бара арттырырлар иде», – дигән булам. Танышым исә, ярсып: «Юләр син, эшләмәвең хәерлерәк!» – дип, мине сүгеп китеп барды. «Эшләмичә яшәргә өйрәтегез әле!» – дип тә әйтергә өлгерми калдым.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе ир-атлар өчен. Ә эшсезләрнең 59,6 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Галиягә 29 яшь. Ул инде өченче ярминкәдә катнаша. «Узган чарадан мәгълүматлар җыеп эшкә урнашырга дип, барган идем, син кияүдә, декретка китәргә мөмкинсең, дип кире бордылар. Әллә анда да «блат» кирәк шунда. Урам җыештыручыларга кытлык анысы. 50 яшьтән узгач, бәлки андый эш тә ярап куяр иде. Ләкин яшьли, диплом була торып анда барасы килми шул инде», – ди. Узган елгы ярминкәгә 4314 кеше килгән булган. Ул чакта сигез меңнән артыграк вакансия тәкъдим ителгән. Ләкин кешеләрнең бары 99ы гына эшкә урнашкан.
Идән юучыдан «йолдыз»га
Эшләргә теләгән кеше юлларын эзли, эшләргә теләмәгәне – сәбәбен, диләрме әле? Эш юк дип кул кушырып өйдә генә утырсаң, берәү дә сиңа акча китереп бирми шул. Эзләнмичә, йөрмичә, белешмичә, уңышка ирешеп булмый. Һич югы, баштагы мәлдә кечкенә хезмәт хакына канәгать булып, аннары җитәкчеләргә үзеңнең сәләтеңне күрсәтеп югарыга күтәрелергә була. Барысы да танышлар аша эшләнә, ришвәткә корылган дигән сүзләр ишетелгәләсә дә, сәләтле, тырыш акыл ияләре кайда да кирәк.
Психолог Лалә Баһрамшина да, кеше теләгән һөнәре буенча иртәме-соңмы барыбер эш таба, дип саный. Ләкин менә үзенә нинди һөнәр туры килгәнен, чын-чынлап кем булып эшләргә теләвен төгәл билгеләргә тиеш. Моны психологлар махсус диагностика ярдәмендә дә ачыклый алалар икән. Бала кечкенәдән ашау-эчүне онытып, бөтен вакытын кайсы өлкәгә багышлаган булса, киләчәктә ул, һичшиксез, шушы яраткан урынында хезмәт итәчәк. Ә менә әти-әнисе теләгән профессияне үзләштергән яшьләрнең күбесе ахырдан эш таба алмый. Бу эшсезлек, кризис аркасында гына да түгел, нәкъ менә теләмәгән урында эшлисе килмәгәнгә дә бәйле. Бер танылган галим әти-әнисенә хөрмәт йөзеннән генә аларны тыңлап, профессор дәрәҗәсенә ирешкән, ләкин ахырдан барыбер үзенә ошаган урам себерүче эшенә күчкән.
Лалә ханым дипломлы белгечләрнең гади эшче булып бармауларын кешенең, гомумән, эшләргә әзер булмавы, үзен дөрес кабул итә белмәве белән бәйләп аңлата. Теләгән кеше, университет тәмамлагач, әйтик, урнашырга җайлы булган волонтер, балалар иҗат үзәкләрендә гади хезмәткәр, җәйге лагерьларда әйдаман булып та тәҗрибә җыя ала. Хәтта ишегалдында балаларны бергә туплап футбол командасы оештыру да сәләтеңне күрсәтә. Моның өчен кеше ачык, аралашучан булырга тиеш. Россиянең халык артисты Анна Нетребко «йолдыз»лык юлын гади идән юучы булып башлаган, Хәмдүнә Тимергалиева сыер савучы, бүгенге талантлы шагыйрь һәм язучыларның күбесе болында көтү көткән егетләр ләбаса. Кыскасы, алма пеш – авызыма төш, дип утырганчы, үзеңне төрле өлкәдә сынап, күңелеңә якын һөнәрне эзләү күпкә отышлырактыр. Вакыт белән исәпләшмичә, ару-талуны белми эшләп тә рәхәтлек кенә кичерсәң, бу эш сиңа зур көч, энергия бирә икән, димәк, син җаның теләгән һөнәреңне тапкансың, димәк, син бәхетле...
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|