• 22.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 13:00 һәм 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 13 Ноябрь Илназар
  • 14 Ноябрь Ифрат Хисамов (1930-2000)
  • 14 Ноябрь Әхмәт Тимер (1912-2003)
  • 14 Ноябрь Илшат Вәлиев
  • 14 Ноябрь Радик Шәймиев
  • 14 Ноябрь Владимир Бусыгин
  • 14 Ноябрь Рушания Ибраһимова
  • 14 Ноябрь Шамил Бариев (1950-1994)
  • 15 Ноябрь Хәлим Әлимов
  • 15 Ноябрь Илдар Зарипов (1939-2012)
  • Бал сатабыз (Башкортостан балы). 3 л. банка - 2 мең; 1 л - 700 сум. 89375251717
  • Грузоперевозка,Газель 4м, грузим 3 т. Т.8 960 039 31 49 Актаныш
  • Яңа Савин районы, Четаев урамындагы 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Барлык уңайлыклары бар. Янәшәдә генә Казан-Арена, Спортның су төрләре сарае, "ХL", "Гулливер", "Бәхетле", "Пятерочка", "Эдельвейс", "Магнит" сәүдә үзәкләре... Риэлторларның брочымавын сорыйм. Т: 89272437185
  • Базарга сатучы кирэк тел 89083313968
  • Cдаю комнату на Спартаковской 35(Центр) с мебелью,все удобства. 10 тыс.все включено.т.89276766077
  • Сарыклар сатыла.телефон номеры 89375991093
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,ботен унайлыклары бар.Идел буе районы. Сукно бистәсе метро странциясе янында.Хужа 89372729857(WhatsApp)
  • Эре токымлы каз тушкэлэре сатабыз! Каптить иткэн казларга заказлар кабул итэбез.Эч башларында сату мэмкинлеге бар.Аксубай,Яна Чишмэ, ЯрЧаллы,Нижнекамск шэхэрлэренэ китереп биру мэмкинлеге бар.89274234841 номеры буенча белешэ аласыз.
  • Казан шәһәре Идел буе районы 247 нче балалар бакчасына (Сыртланова 16 а) тәрбияче, тәрбияче ярдәмчесе, җыештыручы кирәк. Татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. 2-24-60-00 номеры буенча шалтыратыгыз.
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 790.тел.89375814252

 

 
Архив
 

               

11.10.2019 Язмыш

"Кияүгә бик чыгасың килсә, бүтән җүләрне эзлә"

Тормышта тырмага кабат-кабат басып башын авырттырган, бер түмгәккә ике тапкыр абынган кешеләр очрый. Мин дә беләм язмышында бер хатаны ике тапкыр кабатлаган ирне.

Авылда бары 7 класслы гына мәктәп, сигезенчегә алты чакрым ераклыктагы, “силсәвите”, колхоз идарәсе, сырхауханәсе, элемтә бүлеге, тегү әртиле булган авылга йөрергә кирәк. 7 класс кына мәҗбүри укытылган еллар. Сигезенчегә бары тик хәлле тормышлы, укырга омтылган балалар гына бара. Ике йортның берсендә – сугыш ятимнәре.
 
Бу егетнең инде армия хезмәтенә барыр вакыты җиткән, узып та киткән. Берәр чире булганмы (ул елларда яссытабан дигәнне генә беләбез, ягъни, аю табаны диләр, авыртмый-сызламый, тик армиягә генә яраксыз), анысын белмәдек. Егетнең өч абыйсы армия хезмәтен үтеп Кемерово, Чимкент, хәтта берсе Мәскәүдә яшәп калалар. Бер ычкынгач колхозга кире кайту юк инде. Колхозда, атлы эштә генә эшләүче энеләренә, әниләренә ару өс-баш, күчтәнәчкә конфет, җиләк-җимешен, бераз акчасын да гел җибәреп торалар. Егет авылда авторитетлы, абруйлы кеше. Армия хезмәтеннән соң авылга әти-әниләре чакырып кайтарган егетләр дә санлаша үзе белән. Килгән-кайткан кунак кызларын да күбрәк шул озата, авылда да инде берничә кыз белән аулак өйләрдә кунган, клубта да ару- чибәр кызлар аны ят итмиләр. Мәктәптәге олырак яшьтәге өч-дүрт укытучыдан, бер фельдшердан кала, кызларның барысы да колхоз эшендә. Фермалар күп: сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары. Күп гектарлы иген кырлары, ындыр табагы...
 
Кунакка күбрәк кыш көне киләләр. Бервакыт моның янына, үзенең йөргән кызының туганын ияртеп, алты чакрым ераклыктагы, сельсоветлы күрше авылдан дус егете килә. Әйдә, шушы кызны озат дип, моны кодалый. Егет кызыйны клубта күзләгәннән соң ризалашмый: өс-башы ару гына булса да, кыяфәте ташка үлчим икән. Кыска юан муен өстенә утыртылган олы баш, фигурасы бөтенләй юк, үзе кыска. “Бер кичкә – кер мичкә, озатсаң гына бер чөлли аракы бирәм”, – ди дусты. Егет, уйланып торганнан соң, бер яртыга риза була. Кунак кызы ике кич куна бу авылда. Егет озаткан булып капка төбендә бераз басып тора инде. Кызый үзен болай дип таныштыра: “Җиде класстан соң ике ел вербовка белән читтә эшләп кайттым, әни авылда хуҗалыктан сөт җыя (үзенә күрә “ак” эштә). Район үзәгендә әни ягыннан туганнарымның берсе авыл советында, әтинең бертуган энесе май заводында бухгалтер”. Кызның исәбе ничек тә бу егеткә сылану, кияүгә чыгу. Шушы авылдагы туганнары егетне бик мактаган була. Ә менә аның өйләнергә әле бер дә исәбе юк, ул әле кызлар кочып, клубка, аулак өйләргә йөреп туймаган.
 
Кунак кызы китеп атна- ун көн үткәч, дус егете моңа хәбәр җиткерә: “Безне теге авылга кунакка чакыралар, кунак кыз сине дә алып килергә кушкан, туры өйгә килсеннәр, аулак өй, бәлешләр пешереп көтеп торам”, – дип әйткән ди. Бушлай ашарга-эчәргә яраткан егет барырга ризалык бирә. Чакырылган вакытка киләләр. Заманына күрә йорт та, абзар-куралар да әйбәт кенә. Бәлешләр ашалгач, дүртесенә бер яртыны “бөккәч”, дус егете тиз генә киенеп, үзенең йөргән кызын ияртеп клубка чыгып тая. Хуҗа кызый тагын бер яртыны өстәлгә утырта. Башлыйлар, тик кыз үзе эчми, егетне генә кыстап кунак итә. Егет исерә, мәлҗери, урын өстенә ничек барып ауганын да хәтерләми.
 
Таңда уянып китсә... кыз куенында ята бу. Сикереп торып, күлмәк-чалбарларын киеп, юынып та тормыйча, шешә төбендә калган аракыны чөмереп чыгып йөгерә, кыз ни әйтергә дә белми карап кала. Әле алты чакрым кайтып, фермага эшкә дә төшәсе бар бит.
 
Өч-дүрт көн үтә. Кызый егеткә кабат чакыру җибәрә. Егет килмәгәч, болар авылына үзе килә. Очрашалар. “Син нәрсә, егет, башладым да ташладым дип уйлыйсыңмы? Минем кулда справка бар, районда минем туганнарның кем икәнен беләсең. Тиз арада килен итеп төшермәсәң, башкача хәл итәрбез”, – ди. Аңа каршы егет: “Өметләнмә дә, минем сине “башларлык” хәлем юк иде, ләх исерек идем, кияүгә бик чыгасың килсә, бүтән җүләрне эзлә, сине бөтенләй яратмыйм, иптәш егетнең сүзен тыңлап кына барган идем”, – ди.
 
Тагын өч көн үтә. Хат ташучы егеткә авыл советына чакырган повестка китерә. Әнисе аптырашта, ә егет ни өчен чакырганнарын белә. Сельсовет рәисе марҗа, тавышны бөердән алып сөйләшүче, күп еллар шушы урынны биләгән хатын. Кыз бирегә әнисен дә ияртеп килә. Менә егеткә “суд” башлана. Кызның әнисе хәлне үзләренә кирәк рәвештә сөйләп куйган була инде, ни дисәң дә шушы марҗа кул астында эшли бит – халыктан сөт җыя.
 
Җитәкче мондый хәлләрне күп күргән, тәҗрибәле, бик күп егетләрне шулай мәҗбүри өйләндергән була инде. Ә монда солдат хезмәтен дә үтәмәгән (марҗа “качып калган” дип басым ясый) бер колхоз малаен гына буйсындыра ала инде ул. Башта кыз сөйли: “Фәлән көнне алар безгә иптәш егете белән аулак өйгә килгәннәр иде. Иптәш егетен кызы белән махсус чыгарып җибәреп, кесәсенә тыгып килгән аракысын берүзе эчеп бетерде дә, мине көчләде. Менә районга барып справка да алып кайттым”, – ди. Егетнең русчасы да чамалы, аннан күреп тора, монда барысы да аларча хәл ителгән. Шулай да, еларга җитешеп: “Это не я делал, я сильно пьяный был”, – дип, берничә җөмлә әвәләп әйтә. Суд эшне катгый куя: йә ике-өч көн эчендә өйләнәсең, яки эшне районга суд-прокуратурага юллыйбыз!
 
Мондый җинаять өчен ул елларда 7 елга иректән мәхрүм итәләр, ә халык моның ише суд, төрмәләрдән бик курка иде. Нишлисең, ике көннән иптәш егете белән колхоз алашасында килен төшерәләр. Күрше, туганнарны да чакыру юк. Төнгелеккә әнисен күршеләренә кунарга кертеп җибәреп, егет зөфаф кичен башкара.
 
Егет икенче көнне үк клубка, аулак өйләргә йөри башлый, хатынын ияртми. Анысы каенана янында күрше апа-җиңгиләре белән кич утыра, бәйләм бәйли. Әнисе белә инде улын ничек итеп өйләндергәннәрен, авылда бер дигән кызлары калганын. Яшь киленне авыл халкы да яратмый. Кайберәүләр аның белән су юлында, кибет тирәсендә очрашканда сәламен дә алмый үтә. Ә әнисе улына: “Кайгырма, әле язылышмаган, бер-ике айдан аерып җибәрерсең”, – дип киңәш бирә.
 
Ике ай үтүгә хатын авырга уза. Шулай яшәп китәләр (әгәр яшәү дияргә яраса). Вакыты җиткәч, тупырдап торган малайлары туа һәм үсә-үсә нәкъ әтисе төс-кыяфәтенә керә. Озак та үтми, хатыны икенчегә йөккә уза. Тик ир, балаларны яратса да, хатынын көннән-көн күралмаска әйләнә, сөйми, клубка, аулак өйләргә йөрүен дәвам итә. Авыл кызлары бик якын китерми инде моны, өйләнгән ирне кем үз итсен?! Хатыны әлегә түзеп яши. Ара-тирә бер җырны авыз эченнән генә кабатлап йөри: “Ике аккош, бер кара кош Идел утравында, кычкырып җырлап җибәрәм, уйлап утырамын да”.
 
Яшьтән үк эш яратмаган хатын, теләсә-теләмәсә дә, колхоз эшенә чыккалый башлый. Ирен үз авылларына күчәргә кыстый, анда акчалы эшкә дә эләгергә булыр иде ди. Шулай үгетли торгач, ирен тәки үз авылларына бер буш йортка күченергә ризалата. Соңрак үзләре дә йорт, абзар-кура җиткезәләр. Хатыны, туганнары ирне алты айлык курсларда укытып, ветсанитар эшенә урнаштыралар. Соңрак ферма мөдире итеп куялар.
 
20 еллап вакыт үтә. Хатынның Әлмәт шәһәрендә ерак туганнары табыла. Файда килә торган булса, хатын андый кешеләргә сылану юлын таба белә. Моңа апа тиешле хатын инде 3 малай әнисе, беркайда эшләми, Әлмәт үзәгендә өч бүлмәле фатирда яшиләр икән. Ире, ягъни җизни тиешле кеше, вахта ысулы белән Гыйракка эшкә йөри. Бер ай анда эшлиләр дә, бер ай өйдә ял итәләр (бар иде шул 70-80 елларда шундый нефтяник эшләре). Ир юашрак холыклы, хезмәт хакын хатынга кайтарып тоттыра торган була. Инде малайларның икесе өйләнгән, үз тормышлары белән яшиләр, ә олыгайгач кына тапкан кече малайга нибары 8 яшь икән. Ире читтә, акчасы күп булгач, нефтьченең хатыны эшсезлектән эчәргә өйрәнеп китә.
 
Теге хатын шушы гаиләне эзләп табып, күчтәнәчкә бер литр сөт яки унлап йомырка күтәреп, Әлмәт базарына килгәч боларга керә. Аралашып китәләр. Хатын яңа табылган туганнарын үзләренә авылга кунакка чакыра. Нефтьченең “Волга” машинасы да бар. Шәһәр кунаклары күчтәнәчләр алып, кече малайны да ияртеп, авылга кайта. Шуннан соң ике арада йөрешүләр, аралашулар ешая төшә.
 
Тик менә шәһәр бичәсе бөтенләй эчүгә сабыша. Уллары, киленнәре дә, ире дә сүгеп, ачуланып кына торалар. Эчкән хатын-кызны дәва да алмый икән. Нәтиҗәдә, хатын үз-үзенә кул сала. Авыл хатыны инде монда дилбегәне үз кулына ала. Әлмәт юлын бик еш таптый башлый. Эше дә кулай: больницада дизенфектор, ягъни, бет-кандала агулаучы. Ире хатынының анда ни өчен бик еш чапкынлаганын белә инде, моңа эчтән генә сөенә, чөнки анысының үз планнары.
 
Күптән түгел авылда бер уртакул җитәкче хатынның ире үлгән була. Ханым килешле генә, өс-башы, йорт-җире дә яхшыдан. Улының олысы институтта укый, кечесе үз янында мәктәптә. Очраганда ир аңа һәрвакыт сүз кушып, кылларын тарткалап карый. Әле ире исән чакта аш-суларда да очрашкалаган булалар. Ханым көлә: “Үз чибәреңә сөйлә матур сүзләреңне”, – ди.
 
Әлмәттән чираттагы сәяхәтеннән кайткач, хатыны сүз башлый: “Син инде мине гомер буе яратмадың, әйдә, аерылышыйк, тик йорт-кура, мал-туар барысы да балалар белән миңа кала. Мин синең кемгә сыланырга йөргәнеңне беләм, ул хатын болай да бай”, – ди. Шуннан ир, өстенә кигән бер костюм белән чыгып китеп (костюм диярлеге дә булмый инде аның), нәчәлник хатынга йортка керә.
 
Үлгән ирдән калган кием-салымны бик рәхәтләнеп киеп, яшәп китә бу. Үз хатыны җизнәсе янына барып сыена. Җизнәсенең хатыныннан калган яхшы туннарын, алтын алка-йөзекләрен киеп, Әлмәт кибетләрен айкый. Улы армиядән кайтып өйләнә, кызлары да бер урыстан малай таба. Хатын бар мөлкәтне сатып, акчага әйләндерә дә, кассага салып куя.
 
Ир якындагы нефтьчеләр поселогындагы ярдәмче хуҗалыкка ферма мөдире булып эшкә килә. Яңа хатыны да укыганы буенча эшкә урнаша. Ике бүлмәле, яңа төзелгән кирпеч йорттан фатир да алып җибәрәләр.
 
Тагын 20 ел гомер үтә. Ни кызганыч, үз хатынының җизнәсе үлеп китә. Мәрхүмнең малайлары суд аша бер бүлмә өчен акча түләп, үги әнидән котылалар, фатирдан чыгарып җибәрәләр. Хатын янәдән ятьмә кора башлый: нишләп әле ул 65 яше дә тулмаган килеш ирсез яшәргә тиеш? Кулында бер бүлмәле фатир алырлык акча да бар. Улын-кызын, оныкларын да эшкә җигеп, ирен кире кайтару әмәленә керешә. Ирнең улы, кызы, оныклары инде күптән әтиләре янына ияләнеп, сарыкка, каз итенә, шашлыкка дип бирегә юл салган булалар – ир шундый ферманың хуҗасы. Яңа хатын да белә аларның монда килеп йөргәннәрен, тик дәшми. Ник дигәндә, үзенең дә гаиләле ике улы, әйбәт эше, яхшы фатиры, каядыр барыйм дисә машина, гараж бар – тормышы җитеш. “Менә үз балаларың, үз оныкларың, үз каның”, – дип, беренче хатыны ир янына тузан төшерми. Болай да акылы керделе-чыктылы ир тагын хатыны капкынына керә бара. Картаясы бар бит әле, әллә чынлап та үз хатыным янына кайтыргамы дип уйлана башлый. Яңа хатынга күчеп яши башлагач һәркөнне иртән бер үк сүзләрне кабатлый торган була, югыйсә: “Аллага шөкер, котылдым, минем дә үз гомеремдә үзем яраткан, үзем теләгән хатын белән яшәргә хакым бардыр. Мин дә дөньяда бер генә тапкыр яшим бит, ә балаларны ташламам”.
 
Үз хатыны басымны көннән-көн ныграк ясый. Ирнең эш урынына да еш киләләр. Оныклар (әбиләре өйрәтүе буенча) машинадан сикереп төшеп бабайларының чалбар балакларына ябышалар: “Бабай, бабай, без сине яратабыз”, – дип сырпаланалар. Кайсы ирнең күңеле эремәс инде бу сүзләргә?! Ул төрлесен уйлый, йокыдан кала. Яшь хатын да белә инде бу хәлләрне. Чыгып китсә дә зур югалту түгел дип уйлый. Тик менә уртакка алган фатир гына жәл, хатын аны үзенә калдыру турында кайгырта. Район үзәгендә дә, поселокта да дус-ишләре ярдәменнән ташламый аны.
 
Ахыр чиктә болар аерылышалар. Фатир яшь хатынга кала, ул зур суммада кредит алып ирдән котыла. Чирле үләр, бурычлы үлмәс ди халык. Баш исән булса мал табыла. Ир үз хатыны белән шушы ук поселокта бер бүлмәле фатир сатып алып яши башлый. Баштагы мәлләрдә улы, кызы гаиләләре белән килгәләп йөриләр. Ә әтиләре пенсиягә чыккач килүләр, хәл белешүләр сирәгәя. Шушы матавыклардан соң иргә инфаркт була. Үз хатынына да кирәге шул кадәр генә калган ир, көч-хәл белән подъезд ишек төбенә чыгып утыргалый. Әле ярый бәхетеннән фатирлары беренче катта була. Ә хатыны “җизни” хатыныннан калган алка- йөзекләрне киеп, беләгенә буш сумка асып поселок кибетләрен, базарларын айкый. Менә кайда ул гыйбрәт!
 
Хәбирә ШӘЙХИЕВА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.10.2019
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино