поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2019 Мәдәният

"Режиссер каян керергә яки чыгарга куша икән, син аны эшләргә тиеш”: Кариев театрында - премьера

10 октябрь Кариев театрында яңа сезонның беренче премьерасы узды. Ул I "TAMGA" режиссерлар лабораториясе нәтиҗәсе. Сюжет нигезендә француз язучысы Мари-Од Мюрайның “Умник” повесте.

Спектакль үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган. Шул уңайдан фойеда "Просто другие" фонды белән берлектә хәйрия күргәзмәсе узды. Спектакльгә килгән тамашачылар үзенчәлеккә ия балаларның кул эшләрен, рәсемнәрен, бәйләнгән уенчыкларны сатып алдылар. Сатудан килгән акча "Просто другие" җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы фондына күчерелде. Оешма аутизм диагнозлы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.
 
Шулай ук килгән кунакларны «ШАЯН ТВ» балалар каналының төп герое Шаян каршы алды. Аның белән фотога төшәргә теләүчеләр күп иде.
 
Спектакльнең инсценировка авторы һәм режиссеры Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник (Мәскәү). Аның "Суббота каждый день!" спектакле "Арлекин" 2013 милли театраль премиясе лауреаты. Екатерина “Сумерки” сагасында Элис Калленны тавышландыруы белән дә билгеле. Театраль һәм кинопроектлардан кала, ул төрле шоуларны куючы буларак та танылган. Татар телендә спектакль куюы беренче тәҗрибәсе: “Мин телне аңламасам да, артистларның үз-үзләрен тотышы буенча сәхнәдә нинди булырга кирәк икәнен аңладым. Сезнең актерлар искиткеч!”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты режиссер. Татарча сүзләрдән “күрсәт, бир, тапта” сүзләрен өйрәнгән икән.
 
“Йомрыбаш” чыгарылыш сыйныфында укый торган 17 яшьлек Клебер һәм аның акылга зәгыйфьләр интернатында гомерен уздыручы абыйсы Йомрыбашның өч егет һәм бер кыз бүлешкән фатирга урнашуы нисбәтле туган тарих турында.
 
Төп герой Йомрыбашны уйнаучы Дилүс Хәкимҗанов үз ролен җиңел дип санамый. “Минем герой үз дөньясында яши. Йомрыбашны тудыру өчен төрле мәкаләләр укыдым, фильмнар карадым, кыскасы, бөтен мәгълүматны җыйдым һәм үземнән дә өстәдем. Әлеге роль мине бүтәнчә уйларга, фикерләргә өйрәтте, тирәнәйдем”, - дип уртаклашты Дилүс.
 
Эльдар Гатауллин да Екатерина Корабельникка соклануын җиткерде: “Ул бездән текст таләп итми, хис таләп итә. Телне белмәсә дә, дөрес түгел икәнне сизә һәм хисләргә чыгара. “Йомрыбаш” гаилә спектакле, анда хисләр калейдоскобы”.
 
“Тагын да кечерәк булса да сыябыз. Режиссер каян керергә яки чыгарга куша икән, син аны эшләргә тиеш”, - дип җавап бирде месье Крокрольны уйнаучы
 
Ильнар Низамиев холодильниктан чыгуы турында. “Мәгънәле, гыйбрәтле спектакль туып килә. Әлбәттә, режиссер яңалык алып килде, яңа караш, яңа куелыш. Таләпләре дә үзгә, сәхнәдә үзеңне башкача хис итәсең”, - диде ул.
 
Спектакльдә яшьләр белән бергә Нуриәхмәт Сафин һәм Халидә Сөнгатуллина да катнаша.
 
“Яшьләр арасына яшәрергә ашкынып киләм! Алар күңелсезләнергә ирек бирми, үзләре белән алып кереп китәләр дә, чыгып булмый. Яңа режиссер, яңа агым, яңа мөнәсәбәт. Аның сәхнәдә безнең белән аралашуы да үзенчәлекле. Әллә актриса, әллә режиссер дип аңламый да торасың”, - дип җавап бирде Нуриәхмәт ага. Халидә Сөнгатуллина фикеренчә, яшьләр булганда, театр гөрләп торганда татар тамашачысы югалмаячак.
 
Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә итте. Рәссам –– Геннадий Скоморохов. Хореограф – Алмаз Низамов.
 
11 һәм 17 октябрь 15:00 сәгатьтә спектакльдә көтеп калабыз!

---
Кариев театры
№ --- | 11.10.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»