|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2019 Хәвеф-хәтәр
"Кулына кәбестә алып егылды": ярминкәдә ир-ат вафат булганБашкортстанда Күгәрчен районында узган ярминкәдә өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган. Ярминкәгә азык-төлек сатып алырга килгән 86 яшьлек бабайның кинәт хәле киткән. Аңа ярдәмгә янәшәдә кизү торган табиблар ташлана. Bash.news язуынча, бөтен республика буенча меңләгән кеше кебек үк, ир-ат та бүген күтәренке кәеф белән үзәк урамга чыккан. Җирле сатучылар бабай үзен яхшы хис итте, барысы белән дә исәнләште, сәламәтлек теләде, диләр.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, фаҗига бабай кәбестә сатып алганда була. Хәле начарланып, егыла башлый, аны сатучы эләктереп ала.
Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтә башлый, ләкин, кызганычка каршы, ветеранны коткарып булмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, көтмәгәндә үлеп китүнең сәбәбе - йөрәк өянәге.
--- |
Иң күп укылган
|