|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2019 Җәмгыять
Студент кыз өченче каттан егылып төшкән баланы тотып өлгергәнТөмәннең Ишим шәһәрендә студент кыз балконнан егылып төшкән өч яшьлек сабыйны коткарган. Кибеттән кайтып килгәндә ул баланың өченче каттан егылып төшүен күреп ала. Пакетлар һәм сумкаларын ташлап, ул малайны тотып өлгергән. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән, дип яза "Российская газета". Ишимга Анна очраклы гына килеп чыккан: ул Омск медицина көллиятендә укый, ә туган шәһәренә паспортын алыштыру өчен берничә көнгә генә кайткан була.
"Мин моны эшләргә тиеш идем. Бала минем кулыма килеп төшкәч җиңеллек хисе кичердем", - дип сөйли ул.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу хәлдән соң Аннаны малайның гаиләсендә хәзер икенче әни дип атыйлар.
Ишим башлыгы Федор Шишкин кечкенә Савелийны коткарган өчен студент кызны бүләкләгән. "Бу башкалар өчен лаеклы үрнәк", - ди ул.
Фото: Ишима шәһәре администрациясе
--- |
Иң күп укылган
|