• 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 28 Февраль Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984)
  • 28 Февраль Камил Сәгъдәтшин
  • 28 Февраль Шәмсия Җиһангирова
  • 28 Февраль Раил Гатауллин
  • Сдается 3-х комнатная квартира, по адресу проспект Ибрагимова 45 кв.84 на длительный срок.В шаговой доступности находятся остановки общест. транспорта. В квартире чисто,уютно. Имеется все для проживания- холодильник, стир. машина, мебель. Не дорого 17 тысяч рублей. Не риэлтор. 8 937 585 91 72
  • Сдается однокомнатная квартира в Салават купере (пр.Шакирова, 13). 30 кв.м. Есть: гарнитур, двуспальная кровать. Привезём шкаф стиралку и холодильник. 8 тыс+счёт-фактура. 89050257974 собственник.
  • Казан, Дементьев ур., 31 йорт адресы буенча коммуналь фатирда уңайлыклары булган бер бүлмә "сдавать"ителә. Аена 7,5 мең сум. Собственник. 89519056330
  • Нарат агачыннан мунча бурасы сатыла. Комплектлап биру момкинлеге дэ бар. Балтач р-ны. тел . 89083357408.
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)

 

 
Архив
 

               

02.06.2010 Җәмгыять

“МӘМКӘЛӘР” МОРДАР КИТӘ

Бүтән авылларда бар микән, белмим, безнең авылда “мәмкә” дигән бик тә сөйкемсез бер сүз яши. Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны. Безнең җәмгыять соңгы берничә дистә елда нәкъ әнә шундый көрәшкә сәләтсез мәмкәләр белән тулды.

Рәсәйдә рәхәт: көн дә бәйрәм, көн дә Сабантуй! Нәкъ шулай, чөнки бәйрәм саен шәһәрдән авылга чыгып китүче юл чатларында Сабан туйлары чаклы халык җыела.

 

Шундый бәйрәм көннәрнең берсендә Чаллы-Сарман юлында әлеге дә баягы халык көтүенә килеп эләктем. Үткән бер машинага кул күтәреп торыш. Туктасалар, яннарына якын барышлы түгел, әрсезрәкләр сырып ала. Сөйләшеп күңел юатыр идең ичмасам, ник бep таныш кеше булсын. Шулчак юл читендә көтүдән аерылыбрак баскан бер егет күзгә чалынды. Халыкның пырдымсызлануына да, үткән-сүткән машиналарга да исе китми кебек аның. Гүя ул кая да булса кайтырга түгел, ә болай гына, шушы этеш-төртешле кәмитне тамаша кылу өчен генә чыккан. Сөйләшер кеше табылды болай булгач!

 

– Агай-эне, тәмәкең юкмы? Көйрәтик әле бер, – дидем янына килеп. Ир-атның сүз җилеме күбрәк шулай ябешеп китә бит ул. Егет миңа карамыйча гына әле бер, әле икенче кесәсен капшаштырып алды. Таба алмады. Тәмәкесе юк, күрәмсең.

 

– Ярар, ату мә, минекен тартабыз, – дип аңа үзем сигарет суздым.

 

Егет аны калтыранып-кабаланып тартып диярлек алды да, читкәрәк тайпылып, пыскыта да башлады. Вәт кәмит! Сездән тартырга сорап килгән кеше соңыннан үзе үк сигаретын чыгарса, нишләр идегез? Һич югы гаҗәпкә калыр идегез, шулай бит? Ә моның исе дә китмәде. Логика юк димәк. Югалган. Димәк, егеткә нидер булган, күңелендә ниндидер авыр борчу бар. Мондый чагында кешегә якын килмәвең хәерлерәк. Мин дә кул селтәп китеп барган булыр идем. Ләкин аның карашындагы таныш, тонык яктылык шиккә салды. Әллә нинди мәгънәсез, шайтани төс бар иде анда. Куркыныч булып китте, чөнки нәкъ шундыи ук карашны элегрәк тә күргәнем булды. Бер дустымның үләр алдыннан нәкъ әнә шулай йөзе тоныкланган иде. Берничә сәгатьтән ул үз-үзенә кул салды. Матчадагы бишек элә торган боҗрага асылынган. Үзен тибрәткән бишек боҗрасына.

 

... һәм менә әлеге егеттә нәкъ шундый ук караш.

 

– Син нәрсә, теге дөньяга җыенган кеше кебек торасың монда, әйдә, сөйләшик әле бер, –дигән булдым шаярткандай итеп.

 

Егет кинәт сискәнеп китте.

 

– Ә син аны каян беләсең?

 

Әһә, димәк, ялгышмаганмын. Шикләнүем дөрес булган. Егетнең ниндидер вәсвәсәгә бирелеп, төшенкелек диңгезенә тәмам батып барган чагы. Ә батып барганда саламга да ябышасың. Шул да ярдәм итеп куярга мөмкин. Ә кем белә, бәлки бу егет өчен мин әнә шундый бер салам булырмын, бәлки аңа нәкъ менә шушы мәлендә бер җылы сүз, киңәш җитми торгандыр. Бәлки язмыш мине бу Хода бәндәсе белән аңа ярдәм кулымны сузу өчен очраштыргандыр?

 

Ничек итсәм иттем, әмма егетне мин үзара әңгәмәгә тартып керттем. Юмалап сөйләшергә дә, каты сүзләр әйтергә дә туры килде, әлбәттә. Хатыны өеннән куып чыгарган икән мескенне. Танышларында кунгалап йөргән-йөргән дә, менә бик зур «егетлеккә» тәвәккәлләгән – авылына кайтып асылынырга булган.

 

Ул арада каяндыр калтырап беткән бер автобус кисәге килеп чыкты. Этешә-төртешә шуңа тыгылдык. Әлеге егет белән без иң арткы урынга барып чүмәштек. Чаллыны чыгып 20 чакрымнар киткәч, кыбырсый башлады. Туган авылына якынлашып киләбез икән.

 

– Утыр урыныңа, кузгаласы булма! – дидем мин аңа кискен итеп.

 

Егет нишләптер берсүзсез ризалашты. Кыскасы, мин аны үзебезнең авылга кунакка алып киттем, шушы халәтендә ташлап калдырсам, зур фаҗигагә нәкъ менә мин юл куярмын, гөнаһлы булырмын кебек тоелды.

 

Өйдә әнкәй белән абыем эшнең нәрсәдә икәнен ярты сүздән аңлап алдылар, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Намаз карчыгы әнкәем табын янында егетнең күңеленә сиздерми генә якты нур салды. Ә инде Нәҗип абый тумыштан оптимист кеше. Аның белән бер сөйләшеп торсаң да, яшисе килә башлый.

 

Өстерәп алып кайткан әлеге кунакны икенче көнне кирегә – үз авылына озата чыктым.

 

– Әле ярый, син очрадың, брат, – диде ул автобуска утырганда. – Югыйсә баш беткән иде минем.

 

Ниндидер бер хатын белән ачуланышкан өчен дә асылыныр чиккә барып җиткәч, чыннан да бетәсе булган инде аның башы. Шушы вакыйгадан соң ул авыл кешеләре очраган саен егетнең хәлен сорашып, сәлам әйтеп җибәрә башладым. Берничә айдан соң әйттеләр: «Ә, улмы? Асылынып үлде бит ул!» – диделәр.

 

Күңелне һәрчак тырнап торса да, бу хәлне уйламаска, искә төшермәскә тырышып йөрдем. Ләкин менә тагын хәтердә яңарды. Интернет хәбәрләрен караштырып утырганда Россиядә мордар китүчеләр турында мәгълүмат күзгә чалынды. Безнең илдә ел саен 60 мең кеше үз-үзенә кул сала икән. Уртача зурлыктагы бер шәһәр халкы бит бу! 1995-2003 елларда Россиядә 500 мең кеше мордар киткән. Статистика мәгълүматларына караганда, үз-үзенә кул салучы 20 кешенең берсе генә үлә икән. Шулай булгач, соңгы елларда шушы илдә 10 миллион кеше мордар китәргә тырышып караган дигән сүз. 1913 елда Россиядә үз-үзенә кул салучылар 100 мең кешегә нибары өчәү туры килгән, ә хәзер – 66. Бу илдә мордар китүчеләрнең саны дөньядагы уртача күрсәткечтән өч тапкырга күбрәк. Үзләренә кул салучы ир-атлар саны хатын-кызлардан алты тапкырга артыграк, һәм аларның яртысыннан күбесе 30 яшьтән яшьрәкләр. Илдә ел саен 2800 бала мордар китә.

 

Бу илкүләм фаҗиганең сәбәпләрен сорасаң, күпләр әйтәчәк: «Тормыш авыр, шуңа асылыналар», – диячәк. Ә ул тормыш дигәнең кайчан җиңел булган соң? 1552 елда, әйтик, безнең бабайларның нигезләре җимерелгән, йортлары яндырылган заманда аларга рәхәт булганмы? Шул чакта бабаларыбыз, тормыш авыр дип, берәм-берәм мордар китә башласалар нәрсә килеп чыгар иде? Шөкер, алар вәсвәсәгә бирелмәгән, ничек тә яшәргә, каршылыкларны җиңеп көн итәргә тырышкан, шул рәвешчә җирдә үз нәселләрен, димәк, безне саклап калган. Димәк, бу ямьсез күренешне тормыш авырлыгына гына сылтап калдырып булмый, аның сәбәпләре тирәндә – әхлаксызлыкта, денсезлектә, килер буыннар алдында җаваплылык хисе булмауда. Ә бит үз-үзеңә кул салу мөселманнар арасында элек-электән гөнаһ булып исәпләнгән, Аллаһтан курыккан кеше мәңге дә андый кара эшкә бармаган. Берән-сәрән мордар китүчеләр диннән язган кешеләр булган алар. Әнә, Такташның җан дусты Мокамай гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлгән. Аны дин тоткан дип әйтеп буламы? Әгәр ул денле булса, бурлык юлына басмас иде. Мордар китүчеләргә карата мөнәсәбәт тә башкачарак булган бит элек. Хәтта андыйларны зиратка күммәгәннәр. Утын лапасына кереп асылынган Марина Цветаеваның каберенә язулы такта куючы да булмаган хәтта. Күп еллар узгач, Алабуганың өлкән кешеләре сүзләренә карап кына шул тирәдәге бер кабергә мемориаль таш урнаштырганнар. Мордар китү әнә шулай тыелган, каһәрләнгән ул чакта. Ләкин, без беләбез, әшәкелекне тыеп кына җиңеп булмый. Ул заманнарда һәр кеше үз тормышы өчен иң ахыр чиккәчә көрәшү, авыр чакларда да тормышыңны саклап калу өчен иҗтиһад итү рухында тәрбияләнгән. Бүгенге фаҗиганең тамыры ипи-сөт яисә бензин бәясенең кыйммәт булуында, яки хатыннарның азгынлыгында түгел, ә ата-бабалардан килгән әнә шул иң кирәкле сыйфатның зәгыйфьләнүендә.

 

Соңгы елларда авыл саен, чат саен мәчет төзесәләр дә, дин көчәйде дип әйтеп булмый. Төшенкелеккә бирелгән бәндәләргә ярдәм кулы сузардай дин әһелләре дә сирәк. Димәк, малайларны чын ирләр, кызларны чын хатыннар итеп тәрбияләп үстерү тагын шул ук мәктәпләр җилкәсенә төшә. Бүгенге мөгаллим балаларга күркәм белем бирү белән беррәттән иң беренче чиратта аңа нибары бер генә тапкыр бирелә торган шушы гомернең кадерен төшендерергә, аны саклау өчен көрәшергә, вәсвәсәләргә бирешмәскә өйрәтергә бурычлыдыр. Хәзер мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре дигән дәрес керә. Төрле афәтләр вакытында беренче ярдәм күрсәтергә, үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Кирәкле нәрсә. Ләкин тәнеңне генә түгел, рухыңны, горурлыгыңны сакларга, төшенкелеккә бирешмәскә кем өйрәтер? Бүтән авылларда бар микән, белмим, безнең авылда «мәмкә» дигән бик тә сөйкемсез бер сүз яши. Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны. Безнең җәмгыять соңгы берничә дистә елда нәкъ әнә шундый көрәшкә сәләтсез «мәмкә»ләр белән тулды. Әнә, безнең әткәйләр буыны. Сугыштан кыйналып, аяк-кулларын өздереп кайтканнар. Тәннәре гарипләнгән әнә шул кешеләрдә никадәрле көчле рух булган. Әнкәйләрне сөеп никадәр бала таптырганнар. Чөнки гомернең һәр мизгеле дөнья бәясе икәнен аңлап кайтканнар алар. Шуңа без туганбыз, тормыш дәвам иткән. Их, әнә шундый буыннар, әнә шундый көчле рухлылар үрнәгендә үстерәсе иде балаларыбызны. Мин үзем педагог түгел, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп акыл сатарга җыенмыйм, монысына минем баш җитми. Әмма беләм: безгә тормышның вак-төяк проблемалары алдында бөгелеп төшмәүче, горур ирләр тәрбияләүче мәктәп кирәк. Югыйсә хатыннары белән талашкан саен башларын элмәккә тыгучы «мәмкә»ләр тулы бер милләтнең киләчәгенә балта чабып яталар бүген.

Нәсим АКМАЛ
Пар алма
№ |
Пар алма печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№55 (47037) / 09.06.2010 20:53:20

менә Гайшә! безнең дин әһелләре Герман Грефларга да хәләл белән хәрәм турында сөйләсеннәр иде. Балалар хакы, толлар һәм авырулар хакын алар да исләренә төшермәсә, кем төшерер икән?

Әлегә бәхәс кием белән 3 се 40 ы тирәсендә генә...

№54 (47029) / 09.06.2010 20:08:29

эле куптэн тугел бер танышыбыз асылынып улде, хатыны хэм 3 баласы калды, узе авылда терлекче, хатыны сыер савучы булып эшлилэр иде, бэйрэм-юк, ял-юк, кене-тене эштэ,э хезмэт хакы-юк, товарлата бирэлэр, сасыган колбаса, ВАЛЛАХИ авызга каба торган тугел, эткэ бирэбез дилэр, кибет бэясеннэн купкэ кыйммэтрэк, берэр коробка срогы чыккан майонез, тагын эллэ нилэр шунда, э бит балаларны киендерергэ, китап-дэфтэр алырга акча кирэк!!!шул танышыбыз алдагы кенне куршесенэ сейлэгэн,\"бэлки сине тынларлар, эйтеп кара эле пожал, бирмэсеннэр эле шул колбасаларын, бераз булса да акча бирсеннэр эле, тарталмыйм бу тормышны, нишлим?!-дигэн.Э ана кадэр, хэтерем ялгышмаса \"Ирек мэйданы\"нда бугай, Россия сбербанкасынын председатель правления герман грефнын айлык хезмэт хакы 950 мен!!! дип язганнар иде, нишлэгэн сон ул 1 миллион хезмэт хакы алырлык, каян ала ул аны, ник авыл мужигы кене-тене эшлэсэ дэ сасыган колбаса гына ала?!?!

№53 (46577) / 07.06.2010 13:10:48

Нәкъ тормыштагы кебек монда. Минем дә андый кешеләрне күргән булды. Бик авыр хәлләр инде бу.

№52 (46456) / 05.06.2010 22:20:18

Үз үзенә кул салу-Аллаһе Тәгаләне исеңнән чыгар, димәктер. Иманы нык булган кеше аңа Ходайның бер юл курсәтәчәгенә, ул минуттагы авырлыкның артта калдырачагына ышана. Аллаһе Тәгаләнең кодрәтенә инанып ңитмәүчеләр исәүзләрен харап итәләр. Бик актуал теманы яктырткан автор. Оста язган.

№51 (46387) / 05.06.2010 08:29:13

№37дә әйткәнемә. аксак тимер дини булган ул, ислам дине тоткан. аның идеологиясе андый булмагандыр. бу чаллыга төрле милләт кешеләрен күчереп "боламык" ясау сәбәпле барлыкка килгәндер бәлки.

№50 (46287) / 04.06.2010 09:06:29

үләсе килә икән,аның бит үзене үзе үлдерергә хакы юк, ул бит үз теләге белән тумаган, ни өчен яшәткәннәрдер аны бу дөньяда - белмәй, шулай булгач ул үзене үзе үлдерергә тийеш түгел, хаксыз.
мондай уртача вариант: көчләп, кисәк үлдермәсен, ә организмы үз теләге белән үлсә генә үлсен дийеп уйласын, ашамасын, эчмәсен, бәлки бармагы белән борыныны, авызыны каплап карасын, суламаска, нишләп сразу кисәк һәм көчләп?? мон сүзем - миннең үземне үзем үлдерү уйларым, мөмкинлегем бар дигән сүз түгел! йук миннең улдай уй бөтенләй! "на всякий случай" әйтәм, алла сакласын.
ә психолог кирәк дигән фикер белән килешеп бетмәйм. мин уйлыйм, нәрсәгә соң халыкка һаман шул чит системаны тагалар? психолог, институт, фәлән, төгән. әмма бу "аерым тема", зур сөйләшү.
ул чит системаны тагалар инде тәртип булсын дийеп... беләм... һәм "заодно" универ-институт кешеләре акча да эшләй... ә хөкүмәт рэкетир кебек укымаган кешеләрне эшләттермәй, лицензия бирмәй... "заодно" белемне контрольдә тота...
һәм мон йазмада, килешәм, ике айырым тема кушылган, арасында бәйләнеш бар, әмма шактай айырым уллар.

№49 (46284) / 04.06.2010 08:01:50

 күке
Авыруны дәваларга кирәк, дигәндә, мин чынлап та дәвалау кирәклеген истә тоттым. Сейсмик партияда эшләгәндә, ел саен 2-3 кешене дәваланырга озата идек (экспедиция 4-5 ай, экспедициядә 25-30 кеше,25-30 мылтык,15-20тн тротил, иң якын торак пункт 300-350 км, сейсмаэшчеләрнең яртысы наркоман).
Сан. вертолет чакыруның күңелле ягы-медицинское сопровождение: яңа институт бетергән яшь кызлар.

№48 (46283) / 04.06.2010 08:01:35

Бертуган энем 27 яшендэ асылынып улде,айнымас исерек тэ,наркоман да тугел иде.Армия хезмэте уткэн егет мэмкэ булмый ул,э менэ узэге сыеграк булгандыр инде...

№47 (46276) / 03.06.2010 23:54:18

юк мин спесалист кеше сүз әйткәнгә күрә сине күздә тоттым.
бездә соңгы чиккә җитүчеләр өчен ярдәм күрсәтү үзәкләре бар иде бугай да, ләкин авырулар ахырысы арта. не справляются.

№46 (46274) / 03.06.2010 23:45:21

күке, Иркә, Рәхмәт.

№45 (46272) / 03.06.2010 23:44:00

Күке, син Соры кортка җавап биргәнсең))))

№44 (46271) / 03.06.2010 23:40:21

менә Иркә! наканис-то үзең әйтмешли, эмоцисез генә төп-төгәл диагноз куйдың!

бездә психологларга мөрәҗәгат итү дә гадәткә әйләнә алмый әле.
әгәр дә берәр кешенең шуңа йөргәнен ишетсәләр: Пролемалары бар!- дип, чигә тирәсен бораулап күрсәтәләр.
ә проблемалар чынлап та бар һәм
күп. чөнки ул кешеләргә безнең ярдәм биииК КИРӘК булган шул. Ләкин һәркем үз мәшәкате белән маташып...
һәр очрак- аерым очрак. һәрберсен исерткечкә сылтап булмый! бик акыллы , эчми торган олы пенсиядәге кешенең бауга менүе тирә якны ушсыз иткән иде.. ә салган көйгә китүчеләрне кем санаган?.
шулай ук терелеп булмас чир икәнен белгәннән соң китүчеләр, якыннарын югалту хәсрәтен күтәрә алмаучылар..
монда туган-тумача, күрше-тирә уярак булсын иде.
кризис берәүне дә читләп үтми.
экономическины бөтен ил белән җиңеп булырлык. ә җан, рух төшенкелеге.. озак бара торган нәрсә. ярый яныңда тыңлый алырлык кеше булса.
билгеле холык та үз ролен уйныйдыр. ләкин бит без бер төрле холык белән тумыйбыз.

№43 (46270) / 03.06.2010 23:38:52

Иркә
Депрессия -авыру, алкоголизм-авыру,наркомания-авыру һ.т.ш. Авыру икән, дәваланырга кирәк!
Җиңел позиция - мин авыру,миңа сүз әйтмәгез. 

№42 (46266) / 03.06.2010 23:24:21

Суицид дәваланмаган депрессия дигән авыруның азагы.Депрессия -авыру!!!!!Тән авырый ала, ә бу күңел авыруы.Шунлыктан, гомумән аңламыйм бу язманы.

№41 (46249) / 03.06.2010 20:39:42

күке
Дөресләү: Цветаева.
"ә бабаң ни өчен шулай әйтүе башка барып җитми әле." үз-үзенә кул салучы мордар киткәнче уйласын, 40 көн алдан мордар булып китәргәме, әллә 40 көннән соң кеше булып китәргәме.
Минем хәтеремдә, үз-үзенә кул сулучыга җиназа намазын укырга чакыргач, анда барудан баш тартуы.(Бабыкай кдим дини иде)

№40 (46247) / 03.06.2010 20:29:40

Соры корт! югыйсә нинди авыр чорда ашханәгә урнаштырганнар эшкә дә.

Тик фамилиясен дә дөрес язсаң..
алайса хәреф бетләре ябышачак.

ә бабаң ни өчен шулай әйтүе башка барып җитми әле.

№39 (46246) / 03.06.2010 20:24:56

Минем бабыкай мәрхүм, үз-үзенә кул салучы, гөмерен 40 көнгә генә кыскарта, ди иде. Мордар китүче Светаева кебекләрдән кумир ясагач, моны дәүләт политикасы дип аңларга да була инде. (Татар җирендә сыену урны табып, татарны "пёс" дип атаган кешедән мордар чыкмый кем чыксын тагын).

№38 (46238) / 03.06.2010 20:18:15

"нигә кирәк бер үзе сугышырга маташырга, әгәр аны кыйнаган кеше күп мәртәбә көчлерәк булса, ә?" дидем, әмма бер үзе сугыша ала, ләкин бит ул бер үзе андый көчле кешегә тийешенчә генә, үлчәп кенә җәза бирә алмай, шулай бит, үлдереп төрмәгә утырсын мыни.

№37 (46237) / 03.06.2010 20:11:46

чаллыда сайентологлар булган, хәзер ничектер, аларның идеологияләре шактый катгый, кырыс диеп беләм, укыганым бар, тагын чаллыдан бер төрле бандит идеологиясе дә таралып ятты бугай. чаллы тирәсендәге авылларда махсус, татарчалаштырылган шундый кешене рәнҗетү сүзләре бар икән әнә.
бу идеологияләр дарвин теориясенә дә таяна бугай. ләкин ул теория дөрес түгел.
тагын менә аксак тимер идеологиясе ниндидер шундыйрак булган бугай, аның гаскәре казан ханлыгына килгәндә шул чаллы тирәләренә килеп җиткән, әллә шунның тәэсире дә калдымы икән дийеп уйлыйм.

\"үзен үзе яклау\"ны төрлечә аңлап була, кешедән йәрдәм сорап йаклау дийеп тә аңлап була, әмма бит монда бит әйткән \"Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны.\" дийеп. сугышып яклау турында. нигә кирәк бер үзе сугышырга маташырга, әгәр аны кыйнаган кеше күп мәртәбә көчлерәк булса, ә? бер 5-6 кеше ул кешене тотып җәзасын бирү җайлырак һәм куркынычсызрак бит. \"башкалар кыерсытканда баш иеп торучы\" дигәндә, нинди кыерсыту турында сүз бара һәм ничек җавап бирү көтелә? ислам дине буйынча әшәке сүзгә каршы сугу дөрес түгел, җәза башта кылынган зыяннан артык булмаска тийеш, ким булса ярый, я бөтенләй гафу итсә дә ярый.

№36 (46235) / 03.06.2010 20:09:22

кыйбла югалган Биектаулы, кыйбла!
сәбәпләре - билгеле. котылу юлларын эзләргә кирәк..

№35 (46216) / 03.06.2010 17:22:23

Туктатыгыз бу мәгънәсез бәхәсне. Авторның менә бу юлларын тагын бер кат игътибар белән укыгыз. Игътибар белән укый белергә кирәк бит ул.

Безнең җәмгыять соңгы берничә дистә елда нәкъ әнә шундый көрәшкә сәләтсез «мәмкә»ләр белән тулды. Әнә, безнең әткәйләр буыны. Сугыштан кыйналып, аяк-кулларын өздереп кайтканнар. Тәннәре гарипләнгән әнә шул кешеләрдә никадәрле көчле рух булган. Әнкәйләрне сөеп никадәр бала таптырганнар. Чөнки гомернең һәр мизгеле дөнья бәясе икәнен аңлап кайтканнар алар. Шуңа без туганбыз, тормыш дәвам иткән. Их, әнә шундый буыннар, әнә шундый көчле рухлылар үрнәгендә үстерәсе иде балаларыбызны. Мин үзем педагог түгел, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп акыл сатарга җыенмыйм, монысына минем баш җитми. Әмма беләм: безгә тормышның вак-төяк проблемалары алдында бөгелеп төшмәүче, горур ирләр тәрбияләүче мәктәп кирәк. Югыйсә хатыннары белән талашкан саен башларын элмәккә тыгучы «мәмкә»ләр тулы бер милләтнең киләчәгенә балта чабып яталар бүген.

№34 (46202) / 03.06.2010 15:29:41

асылынып үлү- ирләр әмәле.
хатын-кыз матурлыгытурында табутта ничек ятачагын да уйлый.
алар гадәттә күп итеп дару эчәләр, агуланалар. табип-психиатрлар тарафыннан доказать ителгән.

№33 (46200) / 03.06.2010 15:13:21

...ирем начар, эчә, читкә чаба, кыйный, өйдән куа һ. б. дип асылынган хатыннар турында ишеткән юк!!! Әллә нинди авыр язмышлыларын беләм, ну алар түзә, чөнки баласы турында уйлый.

№32 (46198) / 03.06.2010 15:09:08

ничарадан бичара))))

№31 (46197) / 03.06.2010 14:58:39

тупас ир белән торып карагач ни әйтерсең әле наным.

тупас ышанычлы буламы икән? ай-яй.
тормышны бөтенләй белмисең.

№30 (46196) / 03.06.2010 14:54:18

вот нинады Кире!!! Синең кебек кире хатыннар да ашый ирләр башын

бездә бер ирнең башына җитте шундый хатын! акыллы хатын-кызга эләксә шул ир иң төпле, тәртипле кешеләрнең берсе буласы иде.


кызганыч ул юк. хатын бернигә дә исе китмичә, гаепләүләрне дә ишетмичә үзенчә яши бирә!

Ләйлә! Хуплыйм!

№29 (46193) / 03.06.2010 14:26:08

Алла сакласын диегез, жэмэгать! Шайтан жилкетмэсен!
Менэ бер ай чамасы элек кенэ минем дэ класташым йортын-жирен житештердедэ, оч баласын (мэктэп яшендэге)хатын кулына калдырып (+ кайната да)китте дэ барды(((((.
Шул тиклем акыллы, уенчак, кычкырыпта сойлэшми торган кеше иде... Борынгылар эйтмешли \"Гамэл тактана язылмасын!\" инде ходаем!

№28 (46192) / 03.06.2010 14:22:57

Куркак ир-ат ышанычсыз!!! Үзен дә, гаиләсен дә яклый, саклый алмый.
Әдәпле куркак белән батыр тупас арасыннан сайларга кушсалар, мин тупасын сайлар идем.

№27 (46191) / 03.06.2010 14:07:21

Иркэ, Нэсим Акмалны уз исемлегегездэн сызарсыз да, мэмкэлэрне генэ жэмгыятебездэн сызып булмас шул. Кузне йомып кына кояш юк дип торып булмый бит инде.Мэмкэлэр уз-узлэрен яклый белмэуче, кочсез кешелэр. Элек жэлли идем, э хэзер андыйларны женем сойми. Менэ шул мэмкэлэр я уз-узлэренэ кул сала, я узлэрен яклый алмыйча эчтэн ачу жыеп, маньяк-утеручелэргэ эйлэнэ. Ир кеше кирэк вакытта йодрыгы белэн кирэк вакытта закон белэн узен хэм гаилэсен саклый белергэ тиеш. Мэмкэлэр ике баласын хатынына калдырып я эчугэ сабыша, я уз узенэ кул сала. Нэсим Акмал бугенге заманнын яна героен тапкан.

№26 (46176) / 03.06.2010 13:32:01

Шундый "йомшаклар"арасында эллэ нинди сэлэтлелэр бардыр бэлкем шулар белэн сойлэшеп анлашырга торышып карагыз эле кешелэр ...

№25 (46173) / 03.06.2010 13:27:35

Язманын беренче абзасын укуга ук йорэгем ярсыды.Гомерем буе йомшак кешелэрне жэллэдем .Ботен кешенендэ характеры бер тугел бит.Эйе йомшак кешелэрне анламыйлар,аларны телэмилэрдэ анларга.Аларнын кешелэргэ зыяны тимэсэдэ,аларны кимсетэлэр.\"Мэмкэ\"диеп кешегэ кушылып кыерсыталар.Унайсыз хэлдэ калсалар бар микэн шуларга коч-куэт остэп,яклап чыгулар.Эменэ кешегэ кушылып кыерсытулар булыр анысына иманым камил.
Сонгы берничэ дистэ елда андый \"мэмкэлэр\"белэн генэ тулмады жэмгыятебез. Усаллар белэн,имансызлар белэн,икейозле ялагайлар белэн,бандитлар белэн тулды жэмгыятебез Нэсим эфэнде !

№24 (46165) / 03.06.2010 12:51:03

Татар егете! Нияз түгел, ә Нәсим. Нияз аның абыйсы иде, вафат булды инде.

№23 (46164) / 03.06.2010 12:43:19

коръәндә ниса сүрәсендә 29ынчы аять, ногмани тәфсире:
Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды.

№22 (46159) / 03.06.2010 12:32:58

иркә, синең сүзеңне поддерживать итәм, монда башка поддерживать итүчеләр юк әле.
кайсы якта ул шундый сүзләр, гадәтләр, ә, Нәсим Акмал? үзегезнең районны әйтеп язасы иде, бөтен татар авылларына \"пычрак\" кагылмасын. чынлап та, иркә белән килешәм, менә шундый гадәт булганга күрә сезнең якта үзе үзен үтерүчеләр күптер ул.
ислам дине буенча бер кеше \"үзен үзе\" яклау дигән нәрсә юк, бер сукканга - шулай йә җиңелрәк сугу, бер теш төшергәнгә җәза - бер төшен төшерү, әмма башта ул эшләгәннән артыграк түгел, борынны сындырса - борынын сындыру, ләкин мон һич тә башта кыйналган бер кеше моны бер үзе башкарырга тиеш дигән сүз түгел, ул катышмаса да була, җәмгыять, бәлки суд белән, монны башкара.

№21 (46113) / 03.06.2010 08:19:36

Көч кулланырга! Право буенча, бары закон аны закон кысаларында гына эшләп була!!!! Хөкүмәтнең генә хакы бар.

№20 (46112) / 03.06.2010 08:17:28

ой-ой, шаян бу бердәнбер вариантмы сезнең өчен!!!Минем өчен миллион вариант! Көч кулланырга, право буенча, бары закон кысаларында!!!! үөкхмәинең генә хакы бар.

Мин төнлә йоклыйм. Аерым куркыныч тудыра торган ситуацияләрдән качарга тырышам.Гуманитариеңны барыбер читкә эткәннәр бит!!!!! Кемнеңдер йодрыгы кайчан да булса көчлерәк була!!!!!ярдәм итә алмаган, мәмкә булмаса да!!!!! Яисә анысының да башына җиткәндер!!!!!бүгенге көндә телефон юк што ли??? монысы гап-гади сорау!!!!!Милиөияне күпме генә сүксәк тә, законлы көч кенш законсыз көчкә каршы торырга хаклы!!!! Милиция булмаса табигатьтә, әлбәттә, бу хәлне күз алдына китереп була. Ул вакытта шушы йодрык кагыйдәсе генә кала. шаяннар да булмас ул вакытта.без балачактан малайлдарга араларны сүз белән көйләргә өйрәтергә тиеш!!!! Европада әтиәнисенең дә кул тидерегә хакы юк!!!!!! Бер кешегә дә икенче кешенең тууга кул тидерегә хакы юк!!!!!!!бу Конституциядә язылган. Улыма шуны такылдый торгач, үзе нинди статьялар икәнен карап өйрәнеп утырды. кайсылары икәнен табып бирдем. йодрыгы көчлеләр көчсезрәк кечкенә башы эшләмәгән малайга кешелеклелек көч дип сеңдерәләр. изо дня в день! !!Һәм алар шуңа ышанып ущербный итеп сизщ башлыйлар.Укыгач тынычланып, язылып китте. Моңарчы әнисе генә козгын кебек яклый иде бит. Главный закон бар икән бит. Әле шуның өстенә Конституцнең тарих нәтиҗәсе иеәнен, бик күп кан коюлар аша язылганын сөйләдем. бүгенге көннең мәсәләсе анда язылганнарны тормышка ашыру дидем. күбесе язылуда гына чөнки. Тормышка ашырырга кирәк. Анысын да китереп бирмәячәкләр. Анысына кан кою кирәкми. бары ялкау һәм битараф булмаска кирәк!!!!

№19 (46110) / 03.06.2010 07:13:58

төн... караңгы урам буйлап Иркә һәм аның гуманитарий дусты бара. култык астында китап, борынына күзлек элгән. Камил җәмгыять төзү турында фәлсәфи әңгәмә корып килә ди болар. бервакыт каршыларына әзмәвердәй бер егет килеп чыкмасынмы. гуманитарийны читкә этә дә, иркәгә килеп ябыша:фәлән итәм дә төгән итәм. күзлекле гуманитарий "алай ярамый, дөрес эшләмисең" дип акыл сатып торган арада тегесе үз эшен башкарып китеп бара. "авыртмадымы?"-дип сорый гуманист...
акыллы әңгәмә дәвам итә.

№18 (46107) / 03.06.2010 01:16:23

"...Соңгы елларда авыл саен, чат саен мәчет төзесәләр дә, дин көчәйде дип әйтеп булмый. Төшенкелеккә бирелгән бәндәләргә ярдәм кулы сузардай дин әһелләре дә сирәк"... Эх, Нияз абый. Сезне күреп белгән кеше буларак әйтәм, авылда мәчет торса да ул муллалар шыр надан бит, укымышлы муллаларга авылга кайтырга җае юк. Хөкемәтнең аларга торак та, зарплата да бирәсе килми. Ә мәктәпләргә килгәндә, татарның электән тәрбия учагы булган мәчет манараларын кисеп, мәктәпләр ясадылар. Укымышлы педагогларны кайтардылар, муллалар белмәгән имеш... Ни файда? Динсез мәктәп ул зыян гына. Акча санарга өйрәтәбез дә денсезне, шул безнең өстән нәчәлник булып, безне талап ята. Шул укучылар хәзер глобализация диган булып мәктәпләрне ябып, укытучыларын пенсиягә дә җибәреп яталар.

№17 (46098) / 03.06.2010 00:08:10

Зелпе, бары ата-анасы гаепле.

//Үз-үзен яклап сугыша белми торган, башкалар кыерсытканда баш иеп торучы йомшак малайларга тагалар андый кушаматны.// Нәсим Аксал, сез гуманитариймы????? Сез кайсы ВУЗ дипломын йөртәсез???????Ужас!!!!!Нәкъ менә йодрык белән генә үз горурлыгыңны яклап булганга килеп чыга да инде ул мондый хәлләр.Тумыштан йодрык төрле зурлыкта була ул!!!!! !Йодрыкка өйрәнгән кеше зурайгач та шуны дәвам итә. Алары атом бомбасына кадәр барып җитә тора-бара.Гомумән, бу журналистны сыздым. үз исемлегемнән.

№16 (46092) / 02.06.2010 23:49:52

"Соңгы елларда авыл саен, чат саен мәчет төзесәләр дә, дин көчәйде дип әйтеп булмый. " Кактус күбрәк язган саен кире пропорциональ рәвештә мәчеткә барыга теләгем арта бара. Уж лучше за Гробовым! Гафу, кактус!!!

Гомумән, барыгыз усаллар. Андый хәлгә төшкән кешеләрне гаепләп, сез ул адымны якынайтасыз гына.

№15 (46069) / 02.06.2010 22:21:05

Беләсезме, язарга да авыр хәтта. Әле күптән түгел генә 5 нче класс баласы шул юлдан китеп барды. Бик авыр кичердек. Мин ул баланы шук, оптимист, күп белергә тырышучан, беркайчан да югалып калмаучы, төрле урында төрле балалар белән тиз аралаша алучы,төрле ситуаөиядән теләсә нинди юл таба алучы бала итеп күз алдында тотам. Тату, җитеш гаиләдән булган бу бала турында беркем дә бернәрсә дә аның бу юлга ник барганын әйтә алмый. Бик кызганыч.
Менә шундый мәкаләләр күп хәзер: газета -ңурналларда да, интернетта да - бәлки ул бала да шулай кызыксынгандыр, котыла алам дип уйлагандыр.
Әти-әнисе бик кызганыч.

№14 (46059) / 02.06.2010 21:27:05

һәм андыйлар ел саен күпләп арта диләр,Хөппи! Галимнәр фаразлавынча ул кояшның активлыгы белән бәйле имештер.
Балаларга хәзер "гиперактивность" дигән диагноз куялар бит. кайбер балаларга карап торсаң башларын стенага бәреп, аяк тибә-тибә елаучылары бар. Безнең заманда :бик тыңлаусыз,киребеткән буласы!дигән диагноз гына иде.

№13 (46056) / 02.06.2010 21:11:47

аптырыйсы юк, әле беркөн генә тапшыру тыңладым, россиядә дүрт кешенең берсе душевный авыру икән! куркыныч булып китте яшәүе...андыйлар ...хет үзләрен хәл итсеннәр инде, яшисе килгәннәргә комачау итмәсеннәр...хотя...акыллы гына күренгән кешеләр дә бауга менә, вәт ситуация...

№12 (46053) / 02.06.2010 20:59:31

МинС ! Чынлап та !душевный переживанияләр белән Мокамайны бөтенләй истән чыгарып узганбыз!

астагы фикерләреңә өстисе килә. Чынлап та, шул юлдан китүчеләр гадәттә сөйләп йөрмиләр бит ниять турында. алай куркытучылары аның - үзнә игътибар сораучылар, я мәңгелек сабыйлар! Киресенчә, тыныч кына эшләп, матур яшәп яткан кешенең үлемен ишетеп тетрәнеп китәбез.
нәрсә этәрә аңламассың, барсы да исерекләр түгел бит..

№11 (46050) / 02.06.2010 20:33:57

//Әнә, Такташның җан дусты Мокамай гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлгән.//

Бусы күңелгә тиде, кәнишне.

Син гомреңне усал исем белән,
КАНЛЫ ПЫЧАК БЕЛӘН ЧИКЛӘДЕҢ.
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..


Ну ә по существу, кем әйтмешли, нишлисең инде... Андый кешеләр белән аралашу биииик авыр! Абый гомер буе шундый сүзләр сөйләп нервымны бетерде... Бер тапкыр исерек килеш якыныма шалтыратты, үләм, дип. "Үл!" диде якыным. МинСны да бик интектерәсең ату... Тик 100 %ый юлны сайла.. Асылынсаң - я бавың өзелер, я күреп, төшерерләр...Машина астына ташлансаң, гарип булып каласың, көт тә тор. Иң яхшысы - рельсларга ят. (авылдан 3 кмда поезд юлы үтә). Менә шунысы - иң надёжные! Гәүдәң тапалып-тапалып бетәр, җыеп та ала алмаслар. Шәп! Шулай эшлә!"
Эшләде ди, аха. Шуннан бирле елдан артты инде, әлегә абыйның үлем турында сүз кузгатканы юк.
Ә мин дурак, ул үләм дигән саен, авылга йөгерә идем...
Янәсе, коткарам :))).

№10 (46012) / 02.06.2010 17:13:33

Килешәм автор белән. Андый мәмкәләр күбәйде. Теләге булган кеше хәзер асылынып үлергә теләүчеләр өчен бау, сабын кебек әйберләр сатып бизнес ачып җибәрә ала. Асылынып үлергә теләүчеләр өчен уңайлы һәм мобил комплект! Моны эшләүче бизнесменнар табылачак әле

№9 (46009) / 02.06.2010 17:04:34

Кыскасы автор бу кешегә ярдәм итә алмаган нде. бары тик гомерен беразга озынайткан гына.Әйтәләр бит, бер тапкыр шуны эшләгән кеше барыбер шул юлдан китә,-дип.

№8 (46008) / 02.06.2010 16:44:12

Аңа ник язылып интегергә, менә моннан да укып барып була бит. Алай бик кирәк булса, киосккыдан чыгасың да аласың.

№7 (46007) / 02.06.2010 16:09:36

Нигэ почтада безгэ бер дэ пар алмага язылырга кушмыйлар икэн? кушмагач белмибез дә...

№6 (45997) / 02.06.2010 15:24:38

Рәхмәт Нәсим туган! Үзең белән кара-каршы утырып сөйләшкән кебек булдым. Әйе, мордар китү денсезлектән килә, ә денсезлеккә динсезлек китерә. Кеше үзенең ике дөньяның да Патшасы һәм Хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләнең колы икәнен аңлый алмый икән, ул теләсә кайсы вакытта мордар китәргә әзер, кайберәүләрне үлемнән курку гына тотып тора. Бүген үзләрен: \"Без динне үстерүчеләр\", дип йөрүчеләрне милләтнең бу халәте кызыксындырмый һәм борчымый. Аларның җаваплары: \"Асылынмасыннар, намазга басарга иде, кем кушкан аларга асылынырга?\" Алар уйлыйлар: \"Менә мин мәчеткә килгән бабайларны намаз укытам да, җәннәткә керәм\", дип. Бүген татар халкы \"падовый ситуациядә\" калды. Галимнәрне дингә тартып булмый, хәзрәтләрне гыйлемгәтартып әхлаклы итеп булмый. \"Намаз укып бил сызламый\" шигаре астында дөнья кәсеп итүчеләр белән милләттә \"МӘМКӘ\"ләрне киметеп булмый шул.

№5 (45994) / 02.06.2010 15:04:38

БЕРКАЙЧАН ДА АЛАЙ ДИП ӘЙТМӘ ЯКТАШ!
АЛАРНЫҢ СОҢГЫ МИНУТТА НИЛӘР КИЧЕРГӘНЕН БЕРКЕМ ДӘ ӘЙТӘ АЛМЫЙ ХӘЗЕР.
ПОПЫТКА ЯСАП КАРАГАН КЕШЕЛӘР ӘЙТҮЕНӘ КАРАГАНДА, АЛАР СОҢГЫ МИНУТЛАРЫН ХӘТЕРЛӘМИЛӘР. АҢДА- ТОМАН.

№4 (45992) / 02.06.2010 14:56:12

90-нчы елда минем танышымның ире асылынды.Малосемейкада яшиләр иде, квартирга чиратка баскан булган. Завод ябылып эшсез калгач, өмете өзелгән. Проблемадан шулай качкан инде бу. Хатыны ике кечкенә бала кочаклап калды.Ниләр эшләп беткәндер, күптән күргән юк. Ну иренә бик рәнҗегәнен хәтерлим. Мин нишләргә тиеш, мин дә асылыныйммыни хәзер?!-дигән иде.
Үзеңә кул салу көчсезлек билгесе инде ул, башкалар турында уйларга кирәк. Якыннарыңны хәсрәт утында калдырып китү нигә кирәк? Әле бит ни өметсез авырулар да яшәр өчен җан тырмаша.

№3 (45975) / 02.06.2010 13:36:03

үз-үзеңә кул салуны христиан дине дә хупламый.

№2 (45974) / 02.06.2010 13:30:09

минем дә күңелдәгене язган автор. бу хакта күп уйланган бар, чөнки мондый хәлләр авыл саен гына түгел, адым саен...

№1 (45969) / 02.06.2010 12:49:27

менә Акмал дигән шәп язучыны ачтым үземә. бәхәсләшергә генә вакыт юк!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR