|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2019 Җәмгыять
Алдагы көннәргә һава торышы билгелеРоссиянең Европа өлешенә салкыннарга алмашка яңа җылыну дулкыны киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең кыска вакытлы һава торышы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев хәбәр итте, дип яза "Российская газета". "Шул ук вакытта температура күтәрелү салмак булачак", - дип ачыклык кертте белгеч.
Идел буе федераль округында юеш карлы яңгырларга алмашка яңгырлар явып, һава температурасы күтәреләчәк. Идел буе федераль округының төньягында ул төнлә +1...+6 градус җылы, ә көндез +6дан +11 градуска кадәр, көньякта +3тән +8гә кадәр һәм +10 градустан +15 градуска кадәр җылы булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптикларының фаразлавы буенча, 11 октябрьдә төньяк циклон республикага җил, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы +7... +12 градуска кадәр җылыначак.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|