поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2008 Шоу-бизнес

"КӘЕФ НИЧЕК?" КӘЕФНЕ КҮТӘРӘМЕ?

Җыр – халыкның үзәгеннән чыккан иң изге тойгы. Без әниебезнең бишек җыры һәм моңы белән тәрбияләнгән кешеләр. Татар халкының җыр-моңга ихтыяҗы гаять зур. Мине һәм халыкны борчыган мәсьәлә – татар җыры сәнгатенең торышына тукталасым килә. Соңгы вакытта җыр сәнгатендә җырлар да, җырчылар да гадәттән тыш күбәйде. Монысы сөендерә, әлбәттә. Ләкин алар арасында чын татар җыры, татарның милли моңы-аһәңе дигәннәре бик сирәк. Шул җырларны башкаручы талантлы яшьләребез дә бар, ләкин аларны сәхнәдә һәм телевидение экраннарында бик сирәк күрәбез, чөнки халык алдына, экраннарга чыгу мөмкинлекләре ниндидер сәбәпләр аркасында чикләнгән.

Телевидениедә җырчыларның клипларын күрсәтү модага кереп китте. Клипларның берсен татар, мөселман гаиләсен мыскыллау, динебездән көлү дип кабул иттем. Җырчының ире карап торышка бик күркәм, зыялы кеше. Чибәр гәүдәле, мөлаем ир кеше. Иртән исерек баштан уяна, соңрак ресторанга юл тота, анда фахишәләр белән очраша, эчә-исерә, җитәкләп өенә озаталар. Җырчы хатын коридордагы ишек төбендә бер эчке күлмәктән туңып-калтыранып көтеп утыра. Бичара хатын кичен ресторанда фахишәләр белән уздырган иренең ятагына кайнар кофе китереп бирә. Менә сезгә үрнәк алырлык мөселман-татар гаиләсе. Атаклы язучыбыз язганча, бичара татар хатыны ниләр күрми.

 

Иркә башкаруында "Яңадан тудым" җырын гына карагыз. Бик кызганыч. Бу җырның ел башыннан ахырына кадәр "Кәеф ничек?" тапшыруыннан төшкәне юк. Җырның эчтәлеге ярыйсы гына, башкару алымы, җырчының тышкы кыяфәте күңелне кайтара торган. Өстә балык җәтмәсеннән тегелгән өс киеме, ярым ялангач халәттә.

 

Санап китсәң, андый клиплар "Яңа Гасыр" телевидениесендә тулып ята. Алар шулкадәр мәгънәсез, төссез, эчтәлексез, әхлаксыз, зәвыксыз. Мәсәлән, матур гына тавышлы, төскә-биткә бик чибәр Илдар Әхмәтов... төрмәдә өзгәләнә. Татар яшьләренең урыны төрмәдә микәнни инде? Салават Миңнеханов кызыл күлмәген киеп, кирпеч стенадан илһам алып, ачыргалана-ачыргалана җыр суза.

 

Соңгы чорда җыр башкаруда яңа мода кереп китте. Күп кенә "йолдызлар" җырны ятакта гына җырлый башладылар. Мисал өчен, Ландыш Нигъмәтҗанова "Сөю" җырын башкарып, тыңлаучыга нәрсә тәкъдим итә икән ул? Йокысыннан уянып та бетмәгән, ятактан торып та җитмәгән җырчының җырын тыңлыйсыңмы – әллә ялангач бот-сыйракларының һәм ярым шәрә күкрәкләренең хозурлыгына таң калып утырасыңмы?

 

Альбина Апанаева үзенең клибында иртән ятагында чәчәкле матур юрганын ачып, бераз иркәләнеп яткач, кырык төрле кием алыштырганнан соң гына җыр яздырырга керешә.

 

Тыңлаучы шушы искитмәле җырлардан нинди тәэсир алды икән? Яшь башкаручыларга нинди үрнәк? Әллә монысы "секс по телевизору" дип аталамы икән? Бөтен "гарем" тормышы эстрадага күчте, татар җыр эстрадасы ялангачлык, мәгънәсезлек алып килә. "Җырлыйк әле" тапшыруына гына күз салыйк әле. Авылда никадәрле талантлы яшьләр бар икән ләбаса. Алар арасында ниндидер сәбәпләр аркасында үзләренең талантларын ача алмаган механизаторлар, савымчылар, укытучылар һ.б. һөнәр ияләре бар. Безнең "йолдызлар"га ничек җырларга кирәген әнә шул авыл тимерчеләреннән, механизаторларыннан өйрәнергә кирәк.

 

Кайда безнең музыка белгечләре, профессиональ композиторлар? Хәзерге җыр сәнгате беркемгә дә кирәк түгелме икәнни? Җыр авторлары шулкадәр күбәйде ки, бар да шагыйрь, бар да музыкант-композитор. Соңгы вакытта иҗат ителгән күп җырларда татарга хас милли моң, милли аһәң юк, тоташ такмакка корылган.

 

Мәгънәсез, эчтәлексез, тозсыз җырлар һәм башкару алымнары белән без бай тарихлы татар милләтенең йөзенә тап төшерәбез. Әхлак нормалары һәм принциплары формалашып бетмәгән яшьләр психикасына нинди начар йогынты ясыйбыз. Бу клипларны бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребез, күп санлы төрки-милли кардәшләребез карый һәм тыңлый, безгә бәя бирә. Ни өчен һәм кемнәр аркасында без шундый мескенлеккә төшәбез? Кайда безнең милли горурлык, ни өчен ул "йолдызлар" милләт алдында җаваплылык сизмиләр? Ничек кенә булса да, ниндидер юллар белән сәхнә дәгъвалаучы талантсыз җырчылар күбәйде.

 

Милләтебезнең сафлыгы, әхлакның чисталыгы өчен көрәштә дин әһелләре читтә тора, безнең мулла-мөфтиләр ник битарафлык күрсәтә. Безнең җитәкчеләр дә сәнгатькә тыштан гына кайгыртучанлык күрсәтәләр, ә чынлыкта барысы да битараф.

 

"Барс-Медиа" тарафыннан үткәрелә торган "Татар җыры" фестивале татар җырын югары дәрәҗәдә халыкка җиткерми, яшь талантларны ача алмый, анда да чикләнгән бер даирә җырчылар җыелган. "Алтын Барс" лауреатлары бик күбәйде, шуның белән премиянең кыйммәте дә кими. Араларында җидешәр тапкыр лауреат булганнары бар, аз гына тыйнаклык дигән төшенчәне белергә кирәк.

 

"Татар радиосы"нда һәм ТВ экраннарындагы рекламаны тыңласаң, чәчләр үрә тора, көләргә дә, елларга да белмисең. Халыкны шулкадәр зәвыксыз, тупас, аңгырага чыгарып бетерделәр. Мәсәлән, "Бердәнбер сәхнә йолдызы", "Алтын Барс" лауреаты, кабатланмас тавышлы Әлфинәнең бердәнбер концерты, ашыгыгыз, билетлар чикләнгән. Барыгыз, күрегез!" Гафу итә күрсеннәр, авыл халкы андый тавышларны иртән хайван караганда да тыңлап керә инде.

 

"Кәеф ничек?" хәзерге вакытта кәефне бик нык төшерә. Татарның җанын кыйный. Моннан арынырга вакыт җитте!

 

 


Даян ШАКИРОВ
Ватаным Татарстан
№ 104 | 03.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»