поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2019 Шоу-бизнес

«Поле Чудес»та катнашып кайткан журналист Линар Закиров тапшыру турында без белмәгән серләрне ачты

Җомга кич дигәч, “Поле чудес” күз алдына килеп баса. Ә “Поле чудес” ул Леонид Якубовичтан башка яшәми торган организм төсле. Болар икесе – аерылгысыз.

“Леонид Якубовичны мин татарча сәламләдем”
 
Күптән түгел журналист Линар Закиров та әлеге уенда катнашып кайткан. Уенның эчке кухнясы нинди булуы, алган тәэсирләре хакында ул “Шәһри Казан”га да сөйләде.
 
“Смс”тан башланган уен
 
– Берничә ел элек, әле “Татарстан яшьләре” газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә, Рафаэль исемле бер егет турында язган идем. Ялгышмасам, Рафаэль Чаллыдан иде. Ул берничә тапкыр “Поле чудес”та катнашкан булган, – дип сөйли Линар. – Үзем дә тумышым белән Чаллыдан булгач, кызык булды. Аны соңрак интервью алыр өчен социаль челтәрдә эзләп таптым. Ләкин Рафаэль сөйләгән әйберләр һәм мин студиядә күргәннәр аерыла булып чыкты. Мин шаккаткан әйберләр дә күп булды. Рафаэль анда смс-уен аша эләккән иде. Берничә ел үткәч, мин дә “Поле чудес” карап утырганда смс җибәрдем. Аннан сиңа берничә сорау юллыйлар. Җаваплар табарга якыннарым да ярдәм итте, кайбер җавапларны интернеттан да эзләп таптым. Узган ел 2018 елның җәендә миңа шалтыратып, смс-бәйгедә җиңүемне әйттеләр.
 
 Әмма уенга кастинг моның белән генә тәмамланмаган. Линарны шундый биш җиңүче арасыннан, анкета мәгълүматаларына таянып, сайлап алганнар. Смс-бәйгедә җиңеп, бер елдан артык көткәннән соң гына Линарга “Поле чудес”та катнашу бәхете елмая.
 
- Чакыру алгач та, мин аны берничә кешегә күрсәттем. Якыннарым арасында сөенүчеләр дә, миңа сәлам юлларга онытма, диючеләр дә булды. Ышанып бетмәүчеләр дә булгалады, – ди Линар.
 
Тапшыруны төшерүгә килгәндә, берьюлы икешәр тапшыру яздырыла икән. Гадәттә бу эш ял көннәрендә башкарыла. Якташыбыз да Мәскәүгә җомга барган. Белүебезчә, катнашучыларның барысы да Леонид Якубовичны бүләкләргә күмә. Линар да башта уенга нинди бүләк алып барыйм икән, дип баш вата. Социаль челтәрдә хәтта сораштыру да уздыра.
 
– Татарстаннан катнашучыларның уенга нәрсә алып баруларын карадым. Күбесе түбәтәй, чәк-чәк кебек милли әйберләр алып килгән. Мин бераз аерылырга булдым һәм чәк-чәк урынына бавырсак алып барырмын дип уйлаган идем. Журналист Гөлгенә Шиһапова бик булышты, кешеләрен дә тапты. Бавырсакны Актаныштан Фәйрүзә Садретдин кызы пешереп җибәрде. Шулай ук үз куллары белән түбәтәй һәм калфак ясаучы останы таптык. Ләйлә Гарипова да бик матур итеп бүләкләрне эшләп бирде. Тагын алма көмешкәсе дә алдым. Аннан минем Әлмәт районы Чупай авылында бик якын дустым, өченче буын умартачы Рамил Гыйбадуллин бар. Шуның балын һәм умартачы киеме алып бардым, - ди Линар.
 
Тапшыруны төшергәндә исә кызык күренешләр дә булган. Мисалга, бүләкләрне тапшырыр өчен студиягә чыгаруларын сорагач, оештыручылар Линар алып барган әйберләрне генә түгел, үзләреннән дә өстәп чыгарганнар.
 
Линар Закиров журналист, шуңа да анда камералардан курку булмаган, диярлек. Әмма илкүләм телевидениедә, иң озын гомерле тапшыруларның берсендә катнашу икенчерәк икәнен дә онытмаска кирәк.
 
– Тапшыру башланганчы ук, Леонид Якубович безнең белән аралашты. “Телевидениедә җанатарларга акча түләп китерелми торган ике генә тапшыру бардыр. Шуның берсе безнеке һәм КВН”, – диде. Дөрестән дә, без килгәндә студиядә 170ләп кеше утыра иде. Мин беренче өчлектә катнаштым. Анда бик кызык. Син баскычтан, халык арасыннан студиягә керәсең. Бөтен җирдән камералар карап тора, кешеләр кул чаба, утлар балкый...
 
Линар үзе дә ике җанатар белән барган. Танышларың белән бару уенда үзеңне ышанычлы тотарга ярдәм итә, ди Линар. Чөнки монда бар да исәпләнелгән, хәтта өчлектә ничәнче булып басуыңны да җирәбә аша билгелиләр икән. Өстәвенә, моңа кадәр булган тынычлыгыңны да җуйсаң...
 
– Телевизордан күрсәткәндә бәлки андый әйберләр күренмидер. Әмма катнашучыларның һәрберсе каршында чынаяк белән чәй, кабымлыклар, җиләк-җимеш куелган була. Мин дә чәй эчәргә дип үрелгән идем, әмма күрәм, дулкынланудан кулым калтырый. Ә чынаяк сырыннан ук тутырылган. Хәзер алсам, түгеп, хурлыкка калам, мин әйтәм. Аннан үз-үземне кулга алдым, - ди якташыбыз.
 
“Туган телне башкармыйча китә алмадым”
 
“Поле чудес”ның алыштыргысыз алып баручысы Леонид Якубович исә үз эшенең остасы икәнен телевизордан карап та беләбез. Аның яшь катнашучылар белән аралашуы, аларга мөнәсәбәте генә дә ни тора! Катнашучылар белән аралашканда да: “Сез монда кайберләрегез нәрсә өчен килгәнне дә аңламыйдыр. Сезнең төп максатыгыз шул 2 сәгать дәвамында тапшырудан үзегезгә рәхәтлек алу”, - дигән.
 
- Леонид Якубовичны мин татарча сәламләдем. Хәерле кич, исәнмесез, дип сүз башладым. Ул исә миңа: “Әссәламегаләйкем” дип җавап кайтарды. Аның безнең традицияләрне истә тотуы, кешегә хөрмәте сизелеп тора. Аеруча да бала-чага белән әңгәмә коруы ошады. Оста психолог икәне дә сизелә, - ди Линар Закиров.
 
Моннан тыш Линар татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” шигырен дә башкарган.
 
- Киләсе елга ТАССР оешуга 100 ел тула. Шуны искә төшереп, мин “Туган тел”не сөйләмичә кайтсам, якташларым мине гафу итмәс, дип уйладым, - ди ул.
 
Катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә уенда бүләк бирелә. Ул бүләкләр дөрестән дә аларның үзләренә каламы дигән сорау барлык тамашачыны да кызыксындыра торгандыр, мөгаен. Тынычландырам сезне, җәмәгать! Бүләкләр катнашучыларга кала икән. Әмма канун нигезаендә, бүләк откан (бу лотореяга да кагыла) очракта салым түләү каралган. “Поле чудес” бүләкләре өчен дә 13 процент салым түләтелә. Линарга, мисал өчен, тузан суырткыч бүләк иткәннәр. Финалга чыккан уенчыларга исә кәрҗин белән чәй тапшырганнар. “Анысы иганәче бүләге иде, шуңа чәйләр өчен салым сорамадылар”, - дип сөенә Л.Закиров. Сүз уңаеннан, бүләктән баш тартырга да була.
 
Сезнең дә “Поле чудес”ка барасыгыз килә башламадымы әле? Линарны тыңлагач, минем, шәхсән, шул хисләрне үземнең дә кичерәсем килеп китте. Бәлки миңа да бәхет елмаер, ә?!
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»