поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2010 Җәмгыять

КӨРӘШНЕҢ ИСЕ ДӘ КИЛМИ

Борын-борын заманда, әле авызда сөт кипмәгән вакытларда, матур гына комда уйнап утырган җирдән күрше малае белән ызгышып киткән истә. Бәхәс искиткеч актуаль һәм берничек тә компромисска килеп булмый торган темага башланды. “Кемнәрнең антеннасы биегрәк?” Сорау шундый иде. Күрше малае үзләренекен, мин, билгеле инде, үзебезнекен биегрәк дип атадым. Проблеманы хәл итәрлек акыллы өлкәннәр ул мизгелдә янәшәдә булмаганга, бәхәс тәпәләшү һәм икебезнең дә үз фикерендә, ләкин җылынган һәм кызарган кыяфәттә уеннан аерылышуыбыз белән тәмамланды.

Дәүләт эшлеклеләренең табышлары һәм мөлкәте турында мәгълүматларны күргән саен түрәләр шушындый комда юк әйбер өчен сугышып утырган суык башлы сабыйларны хәтерләтә. Болар инде “Безнең антенна биегрәк! Юк, безнеке! Сезнең антеннаны минем әти сикереп кенә чыгып китә! Ә сезнеке, тәбәнәк булгач, карга да кунмый! Дыщ! Дыщ! Уа-а-а!!!” дип түгел, башкачарак бәхәсләшә. Түрәләр керемнәрне утырган дәрәҗәләреннән чыгарып күрсәтә. Әйтик, министрныкы премьер-министрныкыннан азрак, район башлыгыннан күбрәк булырга тиеш. Күбрәк булса, үз җитәкчесеннән баерак булып күренә, уңайсыз. Үзеннән түбәнрәк дәрәҗәдә булган түрәләрдән азрак эшләсә, булдыксыз кебек күренә. Шулай ук уңайсыз. Шуңа да ниндидер “табыш һәм мөлкәт турында декларация” кампаниясе “кемнең антеннасы озынрак” дигән чираттагы бер мәгънәсез “ришвәтчелеккә каршы көрәшү”гә генә әйләнеп калды. Яңа илбашы ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә һәм тирәнәйтергә кушты бит! Менә ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйттеләр һәм тирәнәйттеләр. Имеш, түрәләр үзләренең һәм гаилә әгъзаларының табышлары хакында декларация тапшыргач, алар ришвәт алудан туктыйлар. Туктадылар ди, бар! Дөрес, эшләрен бераз авырайттылар – элек бизнеслары хатыннары исемендә булса, хәзер кияүләре исемендә. Ә Русия законнары буенча, кияү туганнар исемлегенә керми, димәк, аның декларация тапшырасы юк.

 

Матбугатта бу декларацияләрнең сәнәк белән су ташу кебек бер нәмәрсә булуы хакында фикерләр күп язылды. Менә Мәскәү шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы Владимир Колокольцевның декларациясе “политкорректлы” – Эчке эшләр министрына караганда азрак итеп күрсәткән. Еллык табышы – 1,3 млн. сум. Ләкин үзенең Land Cruiser автомобиле, BMW 1200 мотоциклы, ике җир кишәрлеге, ике йорты, ике фатиры, гаражы бар. Генерал боларны нинди акчага алган дигән сорауга эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җавап бирә алмаган. Хәер, бу яңалык та түгел инде. Теләсә кем, әйтик, министрның 2 миллион сум табышка гына яшәмәгәнен белә. Күрер күзгә күп күренсә дә, хатыныңа BMW алып, Канарда аена ике тапкыр унбишәр көн ял итеп, кызыңны Лондонда укытып, малаеңа коттедж сала башласаң, җитми бит ул! Менә Татарстанның иң эре инвесторларының берсенә һәрдаим ярдәм итеп, бу инвесторның үзенең дусты икәнен яшермәгән министрның табышы 3 миллион сум. Күп белгән адәмнәр, бу министр гадел рәвештә байлыгын күрсәтсә, күптән инде “Форбс” журналы исемлегендә булыр иде, диләр. Бер фатирда өлеше һәм җир участогы бар. Бүтән байлыгы юк. Ышандырамы?

 

Шуңа да мондый түрәләрне “сикертеп үтеп”, җитәкчесенә караганда антеннасы озын булмаганын яшермәгәннәренекен укып, “кара, бу бай икән” дип гайбәт сатарга гына кала.

 

Менә үзебезнең бер район прокуроры. Еллык табышы 896 мең сум. Хатыныныкы – 1 миллион сум. Биш фатирлары (182, 130, 192, 88, 34 кв.метрлы), 135 һәм 290 кв.метрлы торак булмаган биналары бар. Килешәм, ашамый-эчми, киенми, фатирга түләми хезмәт хакыңны җыеп барсаң, еллык табышка – 2 миллион сумга бу фатирларның берсен сатып алып була. 34 кв.метрлысын... Фильм герое әйткәнчә, “безнең суд – иң гадел суд!”

 

 Сабыйларга кемнең антеннасы озын икәнен артларына берне чәпәп аңлатучы җитмәгән кебек, бу декларацияләргә анализ ясаучы тикшерүче органнар булмаган очракта, кемнең ришвәтче дә, кемнең гадел икәнен ачыклау мөмкин түгел. Идея яхшы, ләкин ахырына кадәр килеп җитмәгән. Русия законнары буенча “гаделсез юл белән баю” дигән закон юк. Ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты президенты Кирилл Кабанов моның сәбәбен Русиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасы кабул иткән ришвәтчелеккә каршы көрәш конвенциясенең аерым пунктларын хупламауда күрә. Шул сәбәпле түрәләрнең табышлары белән яшәү рәвеше арасындагы аерма җинаять эше кузгату өчен нигез була алмый. Ягъни дүрт фатирын үз акчасына алмавын белеп торасың, ләкин берәү дә “аларны нинди акчага алдың?” дип сорый алмый. Шуңа да бу декларацияләр “перәннек тәмле икән, бабай байның перәннек ашаганын карап торган” дигән сакаллы мәзәктәге кебек бер үк вакытта кәефне күтәреп һәм шул ук вакытта кәефне кырыр өчен генә яраклы исемлек. Моңардан ришвәтчелеккә каршы көрәшнең исе дә килми.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 21 | 28.05.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»