|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2019 Язмыш
"Тезләнеп сораган бу кешене гафу иттем. Кеше хакы тота ул"Газета укыйсыңмы, телевизор карыйсыңмы — һәрберсендә күңелне өшетә торган тискәре күренешләр турында күп язалар, күп күрсәтәләр. Шулар арасында кеше малына кызыгып, кеше хакына керүчеләр хакында да гыйбрәтләр бар. Берәүләренең акчасын бурычка алып бирми йөдәтсәләр, икенчеләренең яши торган өен үк тартып алалар. Бигрәк тә картлык сәбәпле хәтере чуала башлаган өлкәннәрне алдаларга ярата андыйлар... Бервакыт үзебез дә шул капкынга эләктек. Бер якташыбыз: “Йомышым бар, кайчанрак өйдә буласыз?” — дип чылтыратты. Бу хатынның безгә ире белән килгәне бар иде инде. Гаиләсе бар, ире дә бик әйбәт кешегә охшаган. үзе белән якыннан аралашмасак та, туганнарын бик яхшы беләбез. Килде бу хатын, чәйләр эчкәч, бик кыенсынып кына йомышын да әйтте. Фатирын зурракка алыштыра икән. “15 мең акча җитеп бетми”, — ди. 1999 ел бу, берничә ай элек кенә өй төзергә шактый зур суммада кредит алган идек. “әллә шуны ишетеп килгәнме, бигрәк зур сумма сорый бит, нишлибез?” — дип иремә карыйм. “Белгән кеше бит, бирик, — диде ирем. — Сораган кешегә бурычка акча биреп тору саваплы гамәл бит”. Акчаны алып урамга чыгуга бер уч кар алып авызына капты бу. Бурычка акча алганына бик борчыла ахрысы дип уйлап куйганымны хәтерлим. “2-3 атнадан акчаны кайтарам”, — диде, телефон номерын да калдырды.
Әйткән вакыт үтүгә чылтырата башладык, тик трубканы гына алучы булмады. 1-2 ай үтеп тә бернинди хәбәр булмагач, бу хатынны туганнары аша эзли башладык. Шулай итеп, кулыбыз белән биргәнне аягыбыз белән эзләп йөрергә калды. үзебезнең дә дәүләттән 15 ел буе түләү шарты белән алган әҗәт бит ул. Инде өметне өздек дигәндә, кызларының әҗәтен әти-әнисе кайтардылар. Баксаң, ул хатынның малае йортларын саткан да, зуррак өй алырга ниятләп, акчасын да, зур суммада алган кредитын да ниндидер фирмага күчергән. Нәтиҗәдә: фирма да юк, акча да юк, торырга өй дә юк. әле, өстәвенә, муеннан бурычлы булып калганнар.
Олы яшьтәге таныш апаның да башыннан үткәннәре бик гыйбрәтле. Менә ниләр сөйләде ул. “Банкта эшли идем. Ялгышлык белән бер клиентка акчаны артык биргәнмен. Банкта булган мәгьлүмат аша бу кешене эзләп таптык. Кызганычка, летчик булып эшләүче бу абый (югыйсә, мохтаҗ кеше дә булмаган) акчаны кайтармады, минем гаебем юк диде. Банктагы хезмәткәрләр белән бергә җыелып бу акчаны түләдек. Бик көчле тетрәнү кичердем, чөнки ул вакытта бу суммага бер сыер алып була иде. Ярты еллап вакыт үткәч, култык таякларында, аксаклап килеп керде ул абый. Авариягә очрап инвалид калган икән. Сыер алырлык теге акчаны да китергән. “Авариягә очравым шушы хәрам акчалар аркасында гына булды, зинһар, кичерегез”, — ди. Үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Алларыма тезләнеп кичерү сораган бу кешене гафу иттем. Кеше хакы тота ул. Тик менә минем түгелгән күз яшьләрен генә кире кайтарып булмый бит”. “Күз яше җиргә тамса да кипми” дип халык белми әйтмидер, күрәсең.
Кайчагында кешедән әҗәткә аласың да, бирергә онытасың. Димәк, өстеңдә кеше хакы тора. Тулай торакта яшәгәндә үземә дә әҗәтемне исемә төшергәннәре булды. Шулай кухняда күрше хатыннары белән җыелышып кичке аш пешереп ятканда әйтеп куйдым: “Беләсегез килсә, бер абыстай болай дигән иде: “Кеше бурычын кайтармаса, аңа рәнҗеп, үпкәләп йөрисе түгел, исенә төшерергә кирәк. Кеше оныткан булырга мөмкин. әҗәтен кайтармый, начар кеше икән дип уйлап йөрсәң, акча бирмәгән кеше түгел, син гөнаһлы буласың”. Шулвакыт Тәнзилә исемле бер күршем әйтеп куйды: “Алай булгач, мин дә исеңә төшерим инде: ярты ел элек миннән 5 сум акча алып торган идең”. Акчаны кайтаруын кайтардым, тик оятымнан нишләргә дә белмәдем. Оятлы булмас өчен, бурычларны язып барырга, вакытында кайтарып бирергә кирәк шул. 5 сум да булдымы искә алып торырлык әҗәт диючеләргә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) вафатына бер көн кала әйткән сүзләрен искә төшерер идем. “Әй, кешеләр! — дигән Ул. — Арагызда берәрегезгә зарар иткән булсам, әйтсен, аны түлим. Арагыздан берәрегезгә суккан булсам, ул килеп миңа суксын. Берәрегезгә бурычым булса, хәбәр итсен, түлим”. Шул чакта арадан берәү әйткән: “әй, Аллаһының илчесе, бер ярлыга сәдака итеп бирер өчен, яныгызда акчагыз булмагач, миннән 3 дирһәм акча алып торган идегез”. Пәйгамбәребез (с.г.в) бу хәлне исенә төшереп, бурычын түләгән һәм, әлеге кешегә зур рәхмәтләр әйтеп, болай дигән: “Ахирәттә Аллаһы Тәгалә алдында оялу — дөньяда кешеләр алдында оялудан яхшырактыр”.
Хәдисләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә гафу итмәгән гөнаһларның берсе — кеше хакына тию. Кеше хакын, һичшиксез, иясенә, вафат булса, варисларына түләргә кирәк. җеназа намазын башлар алдыннан имам мәрхүмне озата килүчеләрдән: “Яхшы кеше идеме, бурычлары юк идеме? Бурычлары булса, кем түли?” — дип юктан гына сорамый. Бу сүзләре белән дин әһеле, бу фани дөньяда калганнарны — мәрхүмне озата килүчеләрне дә тагын бер кат кисәтә: Аллаһы Тәгалә каршына кеше хакы белән бармагыз ди. Ерак сәфәргә чыкканда, хаҗ кылырга барганда да мөселманнар башкалардан риза-бәхиллек сорыйлар. Моның максаты — кеше хакыннан арыну, котылудыр.
Ниятем — белгәннәремне башкаларга да җиткерү иде. Йөзебез ак, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен кеше өлешенә кермичә, хәләл көч белән тапкан малыбызның рәхәтен күреп яшәргә язсын.
Гүзәлия СәЙФУЛЛИНА. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|