|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2019 Мәдәният
Тинчурин театры өлкәннәргә бәйрәм мизгелләре бүләк итәК.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган декада дәвам итә. 4 октябрь, 18:00 сәгатьтә, театрыбызда олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы бергә узган чорга хас атмосфера тудырачак, ә иң мөһиме кадерле кунакларыбызга чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итәчәк.
Мондый тамаша бары тик иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан һәм бары тик Тинчурин театрында узачак!
--- |
Иң күп укылган
|