|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2019 Язмыш
"Әнине үтермә зинһар, дип ялваруларым..."
Соңгы унбиш елда аякларым сызлап газаплый. Авырту яз-көзләрдә аеруча көчәя. Күптән түгел бөтенләй йөрмәс булып, башта өйгә врач чакыртырга, аннан, өстерәлеп-сөйрәлеп, көн аралаш диярлек сырхауханә юлын таптарга туры килде. Кайсы гына җирең авыртса да бик кыен, билгеле, ә миңа үз аякларыңа ныклап басып йөри алмау иң авыр хәлдер кебек тоелды. Авыру килсә, башны уй баса икән, уйлап кына бетер... Авылда күршебездә Сания апа (исемен үзгәрттем) яши, аның ике кызы бар иде. Мәктәп тәмамлагач, кызларның икесе дә Казанга китеп урнаштылар. Бервакыт, аяклары авыртып, олы кызы урын өстенә калган дигән хәбәр килеп иреште. Мин ул чакта кечкенә идем әле. Шуннан әни миңа атлаган саен: “Лилия кебек аяксыз калырсың әле, ул да кышкы салкыннарда капрон колготки киеп, нәзек күн итекләрдән йөри иде, матур булып күренә, имеш, шәһәрдә яши бит, ә хәзер әнә аяксыз ята”, — дип тукый башлады. Белмим, нишләп һаман шулай әйткәндер инде, кышларын капрон колготкидан йөргәнем дә булмады, югыйсә. Без үскәндә авылда матур кием табулары да авыр иде әле. ә гамаж бар иде. Аны ул елларда авыл буйлап еш йөргән чегәннәр сата иде. Ел саен бер үк чегәннәр: ир белән хатын һәм аларның өч туганнары. Әти белән әни, үзебезгә дә кысан дип тормыйлар, аларны ел саен ашатып-эчертеп, йомшак урын-җирдә йоклатып чыгаралар иде. өстәвенә, әни бәйләгән җылы йон оекбашларны киеп тә китәләр иде әле. ә үзләре бушлай берни бирмиләр. Әти белән әнинең юмартлыгыннан шулай оста файдаланганнар инде алар. Менә шул чегәннәрдән алып калган гамажлар белән кыш чыга идек инде, ул ягы ярады.
Һәр атнаның шимбәсендә мунча яга идек. Шуннан әни мине үзе белән мунчага кер юарга алып китә иде. Тирләп-пешеп эссе мунчада кер юа идек тә, кышкы чатнама салкын көннәрдә лампа тотып, ерак чишмәгә кер чайкарга китә идек. Улак янына тезләнеп яланкул кер чайкаулар искә төшсә, хәзер дә куллар чемердәп куя. Тез башлары бозланып катар иде, куллар чемер-чемер килеп, суык үзәк-бәгырьләргә үтеп керә иде. Кер өелгән зур-зур чиләкләрне көчкә күтәреп, авырлыктан бөкрәеп, өйгә чак кайтып җитә идем. Керләрне элеп өйгә кергәнче төн уртасы җитә, ә юрган астына кереп яткач, куллар әрни башлый... Хәзерге сызланулар үсмер чагымда үзәккә үткән шул суыкларның “кайтавазы”дыр, күрәсең.
Күрше Сания апа берничә елдан аяксыз калган кызын карарга дип үзе дә Казанга китеп барды һәм авылга кире кайтмады.
Менә хәзер бик еш уйлыйм: әни миңа нишләп һаман аяксыз калырсың дип әйтә иде икән? Әллә аның юраулары юш килгәнгә дә шулай аяк чирлегә калдыммы соң мин? Телефоныма язма җибәргәннәр иде. Шуннан аңлашылганча, һәр кешенең артында фәрештә бар, кеше ни генә әйтсә дә, ул фәрештә: “Амин, амин!” — дип торыр икән. Шуңа бер генә дә начар сүз әйтергә, яманга юрарга, фаразларга ярамый икән. әнинең “аяксыз калырсың” дигән сүзләренә дә фәрештә “амин!” дип торган бит инде, димәк...
“Сүтелә” башлагач, күңелдә юшкын калдырган тагын бер хатирәне язып үтим инде. Анысы да әни белән бәйле.
Төгәл генә хәтерләмим, дүртенче класста укый идемме икән, әни янына утыртты да: “Кызым, күргән төшләрем буенча минем озак яшисем калмаган инде”, — диде. Мин, кечкенә кыз бала, нишлим инде: тыела алмый еладым. Шуннан әни бу сүзләрне еш әйтә башлады. Балакаеның күңеленә ничек авыр буласын аңламады микәнни ул? Мин, уянуга, тизрәк торып әнине барларга гадәтләндем: исәнме, үлмәгәнме? Шулкадәр авыр иде миңа бу уй белән яшәү, үзем генә беләм... Йортыбыз каршысында җиләк-җимеш бакчасы бар иде. һәркөнне шунда кереп әни үлсә ничек яшәрбез, дөньяның бер кызыгы да калмый бит дип үкси-үкси елый идем. әнине үтермә, зинһар дип, Ходайга ялваруларым...
Мин мәктәп тәмамлаганчы әни шушы сүзләрне гел ишеттереп торды. Ник, ни өчен әйтте — әле дә аңламыйм. Мәктәпне тәмамлап авылдан чыгып киткәч тә ул куркыныч сүзләр миңа тынгы бирмәде. Ярый әле әнинең төшләре рас килмәде. Миңа “озак яшисем калмаган” дип беренче тапкыр әйткәннән соң егерме ел яшәде ул. Бәхиллеген биреп китте. Урыны җәннәттә була күрсен.
Әниемнең рухын рәнҗетәсем килми, Алла сакласын! Боларны мин бүтәннәргә гыйбрәт булсын, сүзне бик уйлап әйтергә кирәк икән дигән нияттән яздым. әти-әниеңә дә, иреңә-хатыныңа да, балаңа, туганыңа — һәркемгә әйтәсе сүзеңне башта уйларга кирәк.
Зөлфия. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|