|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2019 Җәмгыять
Баланың колагыннан тәгәрмәч алганнар. Ул анда ярты ел ятканЧиләбе табиблары баланың колагында ярты ел йөргән уенчыкны алган. Ул уенчык машина тәгәрмәче булып чыккан. Бу хакта малайның әнисе сөйләгән. Бу хәл ярты ел элек башланган. Ул вакытта сабый колагы тыгылуына һәм авыртуына зарлана. Әти-әнисе Миасс район поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Әмма табиб кечкенә пациентның бернинди җитди проблемасын да күрми. Колакны юдырырга һәм дару тамызырга куша.
Әмма бала колагы авыртуга зарлануын дәвам итә. Шуннан аны әти-әнисе Чиләбегә алып барырга була. Беренче тикшерүдә үк табиб колак эчендә ят предмет булуын күрә. Малайның колагыннан уенчык машина тәгәрмәче тартып чыгара, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|