поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2019 Язмыш

Ире рәнҗеп ятадыр кебек

Инде күпне күрдем, хәзер мине берни бе­лән дә шаккатырып бул­мый дип уйлап йө­ри идем, гаҗәп хәлләр бетмәгән икән әле.

Шәһәр янындагы поселокта­ яшибез без. Урамыбызның бер очын­да ике балалы гаи­лә яшәде. Хатын чы­гып төшкән уңганнардан булмаса да, ире бик тырыш кеше иде. Зур, иркен итеп йорт салды, мунча, ике катлы сарай, гараж төзеде. Эшеннән кайтты да эшкә ябышты, бер генә минут та тик тормады. Улын да эшкә җикте. Башта кызларын кияүгә бирделәр, аннан уллары өйләнеп, шә­һәр­гә китте. Ир белән хатын болын кадәр өйдә икәү генә калып, матур гына яшәп ятканда, хуҗа кеше кинәт үлеп китте. Инфаркт диде­ләр. Бик кызганыч булды. Шулкадәр тырышып булдырган дөньясының, мал-мөлкәтенең рәхәтен күреп картайганчы яши алмады. Бер оны­гын гына сөеп кала алды, бичара.
 
Тату торалар иде, хатыны берүзе ничекләр яшәр инде дип бөтен җаным белән борчылып йөри идем, аның хәле мин уйлаганча ук авыр булмаган икән. Ире үлгәнгә бер ел да тулмады, йортка ир кертте. Кайлардандыр кайткан йортсыз-җирсез кеше икән. Бәлки дөньяда үзенә урын таба алмыйча каңгырап йөрүче бик бәхетсез бер бәндә булгандыр инде, бәхет басты үзен — хан сараедай әзер йортка керде дә утырды. Ялгыз кешенең пар табуы яхшы инде анысы, моңа шатланырга гына кирәктер кебек тә соң... Тик ашыкты бит ул хатын, нигә иренең һичьюгы елы узганын көтмәскә иде инде?.. Балалары да ачуланган диделәр. Алар барыбер гафу итәрләр инде әниләрен, газиз кеше­ләренә гомер буе ачу саклап йөрмәсләр. Теге ирне дә тора-бара чит күрми башларлар бәлки. Шул хуҗалыкны үз куллары белән булдырган ир кызганыч, хатын мине тиз онытты дип рәнҗеп ятадыр кебек...
 
Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт булсын дип яздым. Исемемне күрсәтмим.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.10.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»