|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2019 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе ветеран артистларны котлый (ФОТО)1 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенең ветеран артистларын Музыка һәм Зирәкләр көне белән котлады. Сәхнә ветеранарына багышланган очрашу чәй табыны янында котлаулар, истәлекләр сөйләү, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Очрашуның икенче өлеше – Филармония бакчасында Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исеменнән агач утырту булды. 2015 елда гамәлгә кергән агач утырту традициясе – филармониянең иң күркәм гамәлләреннән берсе, ул мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында барлыкка килде. Бүгенгә кадәр паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Булат Балтанов, Хәмдүнә Тимергалиева) һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр (Габдулла Тукай, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Натан Рахлин, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Илгиз Мәҗитов, Марат Таҗетдинов) истәлегенә атап утыртылган 17 агач үсә иде. Хәзер агачлар саны 18 булды!
--- |
Иң күп укылган
|