|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2019 Җәмгыять
Милли Музей квест-уенга чакыра3 октябрь көнне Милли Музей барыгызны да "Хәзинә эзләгәндә" исемле квест-уенга чакыра. Музей буйлап сәяхәт, борынгы хәзинәләрне эзләп, кызыклы уен формасында узачак. Уен янгын вакытында үз хәзинәләрен яшергән бай сәүдәгәр турындагы риваятькә нигезләнгән. Әмма яшеренгән кыйммәтле әйберләрнең серен җитезлә һәм тапкырлар гына ача алачак. Катнашучылар музей киңлеге турында бик күп яңалыклар беләчәкләр. Квест-уен 10 кешедән торган төркем тупланган очракта гына уза.
Аудитория 7+
Бәясе 150 сум/кеше.
Квестка +7 (843) 292-89-84 телефоны буенча язылырга мөмкин
--- |
Иң күп укылган
|