|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Ташкентка юл тота2-4 октябрьдә Ташкентта беренче тапкыр Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак, анда Татарстан китап нәшрияты катнашачак. I Ташкент халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе-китапны пропагандалауга, катнашучы илләрнең әдәби мирасын үстерүгә, аңа ярдәм итүгә һәм үстерүгә нигезләнгән, Бу - китап укучылар мәдәниятен формалаштыруга, дөньякүләм басма индустриясе тәҗрибәсен өйрәнүгә, китап басучылары һәм китап таратучылар, мәгълүмат-китапханә учреждениеләре һәм китап укуны популярлаштыруга кагылышлы оешмалар арасында халыкара элемтәләр урнаштыруга юнәлдерелгән зур мәдәни-агарту чарасы.
Татарстан китап нәшрияты биредә классик проза, балалар басмалары, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбияты арасыннан иң яхшы татар әдәбияты үрнәкләрен тәкъдим итә. Алар арасында соңгы китап яңалыклары да бар: «Зөләйха күзләрен ача» романы, тарихи роман – «Казан ханымнары» трилогиясенең «Гәүһәршад» дигән икенче китабы һ. б.
Китап ярминкәсе «Узэкспоцентр»да, Ташкент ш., Әмир Темур ур., 107 адресы буенча урнашкан 1 нче павильонда узачак.
--- |
Иң күп укылган
|