поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2019 Мәдәният

Миләүшә Айтуганова белән Илфир Якупов яңа проект әзерли

Камал театры үзенең легендар спектакльләрен тамашачыга киноспектакль жанрында җиткерә башлаячак. “Мир” кинотеатрында үткән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән Камал театры директоры Илфир Якупов “Кино+театр” проекты турында сөйләделәр.

Ике ай дәвамында “Мир” кинотеатрында һәм республиканың муниципаль киноучреждениеләрендә Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Проект “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән башлана. “Камал театры белән “Татаркино” арасындагы уртак проектны Миләүшә Айтуганова “мәхәббәттән туган” дип таныштырды.
 
“Без спектакльләрне яздыру эшен көйгә салдык, алар өчен лицензия алабыз. Моны Россиянең һәр театры эшли дия алмыйм. Без барлык иҗатчыларның авторлык хокукларны саклаган хәлдә спектакльләрне яздыру, сату, дискларда чыгару хокукы алдык. Без моңа ике ел килдек – бу бик мәшәкатьле эш. Спектакльләрнең рус телендә титрлары булырга тиеш”, - дип аңлатты Илфир Якупов.
 
 
“Татар театрының экраннарда булуы – яңа әйбер. Безнең белән хезмәттәшлек итүче кинотеатрлар бу проект белән бик кызыксынды. Коммерцияле кинотеатрлар белән дә сөйләшүләр алып барыла. Ерак районнарда яшәүчеләр Казанга еш килеп йөри алмыйлар. Шуңа бу проект дәвамлы булыр дип уйлыйм”, - ди Миләүшә Айтуганова.
 
“Кино+театр” проекты кысаларында күрсәтелгән спектакльләрдә катнашкан артистлар белән очрашулар да булачак.
 
Яңа проект кысаларында “Курчак туе”, “Үлеп яратты”, “Галиябану”, “Мулла”, “Йөзек кашы”, “Люстра” һәм әле дә репертуардан төшмәгән “Җанкисәккәем” спектакльләре күрсәтеләчәк.
 

Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова 


---
Камал театры
№ --- | 01.10.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»