|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2019 Фаҗига
Янгында өч өлкән яшьтәге кешенең гомере өзелгән29 һәм 30 сентябрьдә Башкортстанда ике янгын чыккан. Аларда өч кеше һәлак булган. Янгын сүндерү хезмәтенә Ишембай районы Скворчиха авылында агач йорт януы турында хәбәр килгән. Төнге унике тулып берничә минут киткәч, янгын сүндерелгән. Йорт хәрабәләре арасында ике кешенең мәете табылган. Аларның берсе 60 яшьлек ир-егет, икенчесе 78 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланган.
Икенче янгын Ярмәкәй авылында бүген иртәнге бишенче яртыда булган. Ут Гоголь урамындагы хуҗалык каралтысын ялмаган. Янгынны сүндергәч, коткаручылар 62 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсен тапкан. Ике очракта да янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез, дип яза Кызыл таң.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|