поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.09.2019 Язмыш

Үлгән ире турында: "Ходаем нигә үз янына баланы алмады икән..."

Күп еллар элек бергә эшләгән хезмәттәшем ире, ике яшьлек баласы белән мотоциклда юл һәлакәтенә юлыкты. Ире шунда ук үлгән, ә үзе берничә ай сырхауха­нәдә ятып, аякка басты. Бәхеткә баласының бер җире дә имгәнмәгән булып чыкты.

Эшкә килүгә, хәлен сорагач ачыргаланып:
 
— Ходаем нигә үз янына баланы алмады икән. Мин әле берничә тапкыр дөньяга сабый китергән булыр идем. Ә Рәфкәтем кебек ирне мин беркайчан очратмаячакмын. Ул җир йөзендә бердәнбер иде, — дип елады.
 
Моны тыңлап торып, без шаккаттык. Ничек инде тупырдап торган, «әнием» дип кулларын сузган нарасыеңа ни дип үлем теләп була.
 
Икенче очрак та хезмәттәшем белән булды. Бусы инде бүтән хатын. Озак кына балага уза алмыйча изаланды ул. Ни­һа­ять кырык яшенә якынлашканда ире белән икесенең шатлыкларының иге-чиге булмады. Ир бала туасы билгеле булды. Озак кына саклануда ятты хатын. Шулай булса да баласын тудырыр алдыннан гомере кыл өс­тендә калган. Иренә кемнең тормышы өчен — баланыңмы, хатыныңмы икәнен төгәл язып, гариза кәгазенә кул куйдырганнар. Ир: «Бала», — дигән. Шулай эшләгәннәр дә. Табиблар бала гомере өчен көрәшкәннәр.
 
Ике очрак. Икесе дә газаплы сорау куя алды­ңа. Авылда күршебездә Рәхим абый яшәде. Хатыны Сара апа аз сүзле, гел башын түбән иеп йө­рер иде. Рәхим абый картайгач калтыравык чире белән авырый башлады. Сара апа вафат иде инде бу вакытта. Килене аңа, ашаганда бөтен өйне пычрата дип, табынны аерым, мун­чада әзерли дип сөйлиләр иде. Бәлкем дөрес тә бул­гандыр. Фәния апа артык чиста хатын иде.
 
Мин өйләнгәч, капка тө­бендә утыручы Рәхим абый үз янына дәшеп:
 
— Исеңдә тот, хатыныңны беркайчан да рәнҗетмә. Балалар алар үскәч инде синеке булмый. Аларның үз тормышлары, дөньяга үз карашлары. Ходайдан тигез гомер бир дип сора. Сара апаң исән булса, мин мондый кадерсез тормышта яшәмә­гән булыр идем.
 
Хатынымны беренче күрүдә үк яраттым. Озак очрашып та йөрмәдек. Өйләнештек. Без бер районнан да, бер авылдан да түгел. ВУЗда да бергә укымадык. Яши-яши бер-беребезнең холкына ярак­лашырга тырыштык. Мин аны әле дә яшьлегемдә сөйгән кебек яратам. Олыгайса да, үзен-үзе каравы нәтиҗәсендә чибәр ул. Пешергән ризыгы тәм­ле. өебездә пөхтәлек-чисталык. Без гел бергә булырга тырышабыз. Хәтта кибеткә дә бергә йөрибез. Бергә табигатькә чыгабыз.
 
Мин гомер буена Рәхим абыйның сүзләрен исемдә тоттым. Чыннан да тигез картаюга ни җитә.
 
Вил РӘШИТОВ. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»