поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.09.2019 Ир белән хатын

Килен "Кыйнаганга аерылыштык, баланы бирми", дисә - кайнана "Аңа балам кирәкми, акча кирәк" ди

Әле кайчан гына «Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе һәм солисты Айгөл Зәйнуллинаның балаларын ире Казахстанга алып китүе һәм кире кайтармыйча интектерүе турында язган идек. Айгөл ялгызы гына көрәшеп аргач, бу хакта Президентка хат язды, төрле иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итте һәм Инстаграмда бу вакыйга хакында чаң сукты. Файдасы булды – балаларын кайтардылар.

«КЫЙНАГАНГА АЕРЫЛЫШТЫК»
 
Шушы җиңү ирләре белән аерылышканнан соң балалары тартып алынган башка әниләр өчен дә үрнәк булды. Чаллыда яшәүче 28 яшьлек Алсу Җамалетдинова да инде бер елга якын кызы Айсылуны күрә алмавы турында Инстаграмда язып чыкты. Элеккеге ире Айнур Фаваризовның, Чаллы шәһәр суды баланың яшәү урыны әнисе янында булырга тиеш дигән карарын үтәмәвенә зарланды.
 
Бу вакыйгаларның ничек башланып киткәнен бәлки сезнең арада да күрүчеләр булгандыр. Ник дигәндә, узган ел социаль челтәрләрдә бер видео таралды. Анда Алсу белән Айнурның низаг башы төшерелгән. Кадрларда күренгәнчә, Алсу машина эчендә кызы һәм сеңлесе белән утыра. Ә Айнур капот өстенә ятып, кызлар утырган машинаны селкетә, алгы тәрәзәгә шакый һәм ишекне ачарга куша. Ахыр чиктә тәрәзәне ватып, ишекне ача, кечкенә баланы тартып алып, китеп бара.
 
Алсу белән Айнур 2015нче елда танышкан. Ике ай эчендә өйләнешкәннәр. Ире белән булган якты истәлекләре юк диярлек:
 
– Бер елга якын кызымны күрсәтми, аны миннән тартып алды. Шуңа күрә җентекләп, аның турында романтик сүзләр сөйли алмыйм. Никахтан соң, озак та яшәмәдек – кыйный башлады. Кызыбыз Айсылу тугач, кыйнаулар ешайды гына. Чәчем озын – аны кулына чорнап, сөйрәп йөртә иде. Төн уртасында урамга куып чыгарулар дисеңме… Болар барысы да бала күз алдында булды. Кыйнар өчен сәбәпләрне гел тапты: чынаяк юылмаган, пеленка үтүкләнмәгән… Беренче сугуыннан соң чыгып китәсе калган, ләкин мин аны төзәлер дип көттем. Бер кыйнавында полициягә дә яздым, тик эшне ябып куйдылар, чара күрелмәде. Миңа кул күтәрүен аның әти-әнисе дә белде. Алар күрше фатирда тордылар, әнисе ишетеп керә иде. Төрле чаклары була иде, минем яклы булган вакытлары да. Ләкин хәзер әнисе миңа: «Баланы башка күрмисең, оныт аны», – ди. Үзең тудырган балаңны онытып буламы? – ди Алсу Җамалетдинова.
 
Яшь пар өч ел гына бергә яшәгән. Чираттагы кыйналуыннан соң, Алсу баласын алып өйдән чыгып китүе турында сөйли. Дөрес, ул, күптән шулай эшлисе булган, ләкин иренең: «Миннән аерылсаң, баланы башка күрмәячәксең», – дигән сүзләреннән шикләнгән. Ә бу сүзләрне ир һәрдаим әйтеп торды, ди ул.
 
– Бу чыгып китүем 2018нче елның маенда булды. Китү белән аерылышырга гариза да яздым. Дусларда, туганнарда качып яшәдем. Ә ул «Тапсам – үтерәм», – дип смслар язды, төрле сүзләр белән куркытты. Ахырдан: «Кайт, бүтән тимим», – диде. Ләкин мин ул сүзләрне күп ишеткән идем инде. «Без аерылышабыз. Бала белән күрешергә комачауламыйм, күрешерсең. Ләкин аерылганнан соң», – дидем. Шушы вакыйгадан соң бер ай узгач, ягъни 12нче июньдә беренче мәртәбә машинама утырып, кызым Айсылу һәм сеңлем Алия белән бергә кибеткә барырга чыктым. Каян белгәндер минем анда баруымны – дусларын да алып килгән, мине машиналар белән кысрыклап туктатып, баланы алды. Аның видеосы интернетта таралды. Баланы миннән тартып алганда, аңа 2 яшь кенә иде. Хәзер өч яшь тулды, – ди Алсу Җамалетдинова.
 
СУД ПРИСТАВЛАРЫ ЭШЛӘМИ
 
Бу хәлдән соң полиция белән бергә ир яшәгән фатирга барган. Айнур кызлары Айсылуны ишектән генә күрсәткән дә, полициягә: «Бала исән-сау, мин аның атасы», – дип аңлаткан. Полиция хезмәткәре дә бу сүзләрне ишеткәч, борылып китеп барган.
 
– Шуннан соң мин баланы бер айдан соң гына күрдем. Күрсәтмәде. Судның 20нче июльдә чыккан карары бар – бала белән күрешергә ул миңа комачауларга тиеш түгел. Әнә шул карар чыкканга гына кызым янына килеп йөри ала башладым. Чөнки әгәр ул безне очраштыруга каршы булса, судья кызыбызны тулысынча миңа тәрбиягә бирәчәк иде. График төзеделәр. Көн саен кичке 4тән кичке сәгать 8гә кадәр күрешә ала идем. Ләкин бик тиз арада баланы миңа атнага, ике атнага бер генә бирә башлады. Узган елның 21нче ноябрендә Айсылуны соңгы тапкыр күрдем. Башка күрсәтмәде. 29нчы ноябрьдә исә суд карар чыгарды: анда безнең никахыбызның таркалуы, баланың минем белән яшәргә тиеш булуын, атасы баланы миңа тапшырырга тиешлеге язылган. Судья карарны укыгач, Айнур суд залында ук әйтте: «Бала янына бер метрдан якынрак килсәң, башыңны өзеп атам», – дип. Аның бу сүзләрен суд барышын язып утырган секретарь дә ишетте, – дип сөйли Алсу.
 
Суд карары үз көченә кергәннән соң, приставлар белән баланы алырга дип йөри башлаганнар. Февраль аена кадәр беркем ишекне ачмаган. Прокуратурага зарланып баргач, прокурор ишекне ачмасалар, җимереп керергә рөхсәт ителә, дип җавап биргән. Күрәсең, суд приставлары бу хакта Айнур Фаваризовның үзенә хәбәр иткәннәрдер…
 
– Ишекне ача башлады, ләкин бала беркайчан да өйдә булмады. Балалар бакчасында, түгәрәктә, туганнарда… Миңа күрсәтмәс өчен төрле сәбәпләр таба иде. Баланың кайсы бакчага йөрүен дә әйтмәде. Суд приставлары да моңа берни әйтмиләр һәм китеп баралар. Айнур: «Мин суд карарын үтәмим», – ди. Суд приставларына ялган экспертиза нәтиҗәләре бирә башлады. Имеш, балага психологик экспертиза ясалган һәм аның әтисе белән яшисе килүе ачыкланган… Кабат прокурорга бардым. Приставлар суд карарын түгел, экспертиза нәтиҗәсен үтәтүчеләрмени ул, дип. Суд приставларының үз вазыйфаларын тиешенчә башкармауларын прокуратурадан килгән хат та раслый, – дип сөйли Алсу.
 
Әмма аңа карап кына баланы алу өчен бу вәкилләр тырышыбрак эшли башлаганнар дип булмый. Мәсәлән, быел 11нче июньдә танышлары Алсуга шалтыратып, элеккеге кайнанасы белән кызының дачаларында булуын хәбәр иткән. Алсу суд приставларына да, полициягә дә шалтыратып караган, баланы алырга ярдәм итүләрен сораган, тик беркем килмәгән. Берүзе чыгып китәргә мәҗбүр булган.
 
– Кайнанам, кайнатам һәм Айсылу кызым бакчада иделәр. Мине күрүгә, әбисе аны күтәреп алды да, мунчага кереп бикләнделәр. Шул арада бабасы элеккеге ирем Айнурга шалтыратты, ул 10 минут эчендә килеп җитеп, территориядән мине куа башлады. Мин Айнурдан киткәч, яраткан кешемне очраттым, гражданнар никахы белән яши идек һәм ул кешемнән 4 айлык көмәнем бар иде. Айнур исә, территориядән куганда эчемә берничә мәртәбә сукты. Ул арада Айсылуны дачаның башка ягыннан тиз генә миңа таныш булмаган бер хатынга биреп җибәрделәр. Бу ялган түгел, полициягә дә яздым. Ләкин полиция кабат чара күрмәде. Безнең законнар шундый күрәсең – авырлы хатыннарны кыйнарга ярыйдыр, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
 
Хәзер ул элеккеге иренең Алабуга шәһәрендә пропискага керүен, баланы әле дә яшереп йөртүен сөйли. Бала 1нче апрельдән бирле эзләүдә. Ләкин бер хезмәт тә аны эзләми дә, тапмый да. Суд карары безнең илдә үтәлми булып чыга, димәк. Һәм суд карарын үтәмичә баланы яшереп йөргән, әнисеннән аерган иргә дә бернинди закон юк булып чыга. Алсу Җамалетдинова белән Айнур Фаваризовның суд эшләре әле дә дәвам итә. Хәзер Алсу элеккеге ирен аталык хокукыннан мәхрүм итүләрен сорап судка мөрәҗәгать иткән. Айнур да, Алсуның аналык хокукын чикләүләрен сорап мәхкәмәгә барган. Эшләрне карауны октябрьгә күчергәннәр. Ни булып бетәчәге билгесез.
 
«АҢА БАЛА КИРӘК ТҮГЕЛ»
 
Без бу вакыйгада каршы якның да фикерен белергә теләдек. Алсуның элеккеге кайнанасы Фәния ханым Фаваризовага шалтыратып сөйләштек.
 
– Мин аны кызым шикелле күрдем. Ике бүлмәле фатир алып бирдек, евроремонт ясаттык, ни теләсә шул бар, без аңа кием дисәң кием алдык, ялга дисә – ялга бардылар. Кияүгә чыгу белән машина алып, кредитын иренә элеп куйды. Айнур төннәр буена эштән калып, өстәмә эш алып, акча эшләп, кредит түләде. Ә бу минем малай эштән кайтуга ясанып, бизәнеп куя. «Мин ардым, дус кызлар белән ял итәргә чыгам», – дип, баланы малайга калдырып чыгып китә. Мин барысын да ишетеп тордым, алар күрше фатирда гына яшәде. Өйдә чыккан тавышларга да үзе гаепле, ни ашарга пешмәгән, ни җыештырылмаган. Малай берәр бүләк ясаса берәр атна ашарга пешерә, аннан соң тагын бетә. Гел күңел ачып кына йөрде. Малаема хыянәт итте. Узган ел апрельдә малай аның кредитын түләп бетерде, ә бер айдан соң – майда ул минем малайдан аерылышырга гариза язды. Баланы да, беркемгә әйтмичә үзе белән алып чыгып китте, авылда качып яттылар. Малай аны полицияләр белән ай ярым эзләде. Ябыгып бетте, – дип сөйли Фәния ханым.
 
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Алсу баланы карамаган, хәтта кыйнап яшәгән икән. «Әнисеннән алып бездә яшәтә башлагач, аркаларында күгәрекләр күрдек, аяк тырнагын да кисмәгән бит ул баланың – карчыганыкы кебек иде», – диде ул бу уңайдан. Машина тәрәзәләрен ватып баланы алган видео турында сүз чыккач исә, Фәния ханым: «Ул бит монтаж, ул видеода үзләренә кирәкле өлешен генә калдырган алар. Минем малайны таптатмакчы булганнар, шуңа куркыту өчен генә ваткан ул тәрәзәне», – дип шәрехләмә бирде.
 
– Баланы үзебездә яшәтә башлаганнан соң, судлар тотынды. Дүрт тапкыр казый баланы безгә калдырды, бишенчесендә тегеләр танышлары аша берәр нәрсә эшләгәндер, баланы тегеләргә бирде. Баланы көненә 4 сәгать күрә аласың, диделәр Алсуга. Нинди 4 сәгать ди, 3 сәгатьтән соң ук китереп ташлый иде! Кайвакыт үзе килмәде, аналары гына килде. Вакыты булмады аның балага гел. Берсендә бала температура белән чирләп ята иде, Алсу шунда үзе бала янына килдем диде, үзе аны чирле килеш салкын линолеумга утыртып куйды да, әйберләрен җыеп йөри башлады. «Монысы минеке, бу да минеке», – дип. Аннан соң минем малай әйтте: «Башка баланы моңа бирмим әни, нәрсә булса булсын, баланы үзем үстерәм», – диде. Икесенә әтисе белән бүгенге көндә 100 квадрат метрдан артык мәйдандагы фатирлары бар оныгымның. Ә анасының ун квадрат метрлы бүлмәсе генә бар. Ләкин ул анда яшәми, сөяркәсенең 20дән артык квадрат метрлы фатирында тора. Анда баланы куярга урын да юк, кая алып кайтырга уйлыйдыр ул баланы. «Баланы күрәсең килсә – кил, күрсәтәм», – диде аңа башта Айнур. Ә ул үзе генә килми, полиция белән килә. Балага яхшы тәрбия кирәк, университетта укуы кирәк, ул аны укыта алмый, тиешле тормыш дәрәҗәсен дә бирә алмый ул аңа. Без җитеш тормышта яшибез. Иремнең автосервисы бар, кибетләребез бар, малаем яхшы эштә җитәкче булып эшли. Без оныгыбызны тиешле дәрәҗәдә үстерә алачакбыз.
 
Аңа бала кирәк дип беләсезме? Юк, кирәк түгел. Хәзер икенче баласын тапканнан соң, маткапитал бирәчәкләр аңа, шуның өчен генә йөри ул Айсылу артыннан. Психологларда оныгым тестлар үтте – бөтенесе баланың әтисе белән яшисе килә дип бара. Баланың бөтен әйберсе бар, без биргән тормышны бирә алмый ул аңа! – дип сөйләде Фәния ханым.
 
Бу язмада без гаиләдәге бөтен нечкәлекләрне дә белешергә түгел, ә бары тик законсыз рәвештә ата кешенең баланы үзендә тотуы турында язарга теләгән идек. Ләкин сөйләшү барышында, Фәния апа сүзләрен үзгәртми язуыбызны сорады. «Алсуга бала кирәк түгел», – диде ул. Кирәк булмаса, инде ел ярым бала өчен көрәшер идеме икән соң? Ул көрәшә башлаганда икенчегә авырлы булмаган бит, маткапитал турындагы уйлары да булмагандыр димәк. Кыз балага әни кеше аеруча да кирәк. Әби яки әти мәхәббәте генә җитми, кыз баланың әнисе дә булырга тиеш. Гомумән, балаларның әниләре булырга тиеш. Тугыз ай буе карынында йөрткән, төн йокыларын йокламый үстергән баласын анадан тартып алырга беркемнең дә хакы юк. Суд карарларыннан өстен булып, бигрәк тә. Айнурның Алсуга үпкәсе зурдыр, бәлки. Үзен ташлап киткәне өчен бәлки гафу итә алмыйдыр – анысы безгә караңгы. Ләкин бала бу очракта үч алу өчен кулланыла торган уенчык булмасын иде. Аерылышканнан соң мондый хәлдә калган аналар артык күп бездә. Законнар эшләми чөнки. Һәм законны үтәмәүчеләргә җәза бирүче юк. Шулай да, Алсу ахырга кадәр көрәшәчәгенә ышандыра. Иң мөһиме, өлкәннәр вакытында акылга килсен дә, төзәтеп булмаслык хата эшләмәсеннәр дип теләргә кала. Айсылу үзе әнисез үскәне өчен бәхетле булыр микән соң?
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 30.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»