поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.05.2010 Мәдәният

РӘЗИН НУРУЛЛИН: МӘХӘББӘТ БЕЛӘН ТОРМЫШ КОРДЫМ...

Кулымда «Татарстан радиосы»ның 80 еллыгына багышлап чыгарылган «Казан сөйли!» дип аталган саллы җыентыгы. Кем турында укырга керешсәм дә, шуның тавышы ишетелгәндәй була. Менә, күзләрем китап битендә, юллар буйлап йөгерә: «Әгәр радиожурналистлар арасында «Иң тынгысыз микрофон» дигән бәйге үткәрелсә, аның баш бүләге, валлаһи, Рәзин Нуруллинга эләгәчәк.

Еллар үтеп тә, тәнендәге дәрт-дәрманын гына түгел, һәр яңалыктан кызык таба белү, матурлыкка соклану, яхшылыкка сөенү кебек сабыйларга хас ихлас хисләрен җуймаган бу тиктормас кешене әллә кайларда очратырга мөмкин. Радиога табынган тыңлаучы аның тарафыннан төрле елларда әзерләнгән «Авыл офыклары», «Иртәнге дулкында», «Кеше һәм закон», «Депутат каналы» кебек тапшыруларны искә алыр. «Көн үзәге» информацион-нәфис каналында Татарстан радиосында беренче тапкыр татар телендә турыдан-туры элемтә үткәрүен, Татарстан-Башкортстан радиокүперләре оештыруын хәтерендә яңартыр һәм, һич шөбһәсез, «Пар канатлар»ы хакында уйланыр», – дип укырга гына өлгерәм… Һәм шул чакта, әйтерсең, радио кушыла, Рәзин абый чираттагы тапкыр ниндидер бер гаилә белән әңгәмә кора башлый, аның: «Тапшыруыбыз «Пар канатлар», ягъни гаилә, аның проблемалары турында…» – дигән сүзләре яңгырагандай була.

 

Халык кирәксенмәсә тапшыру яшәми

 

...Әлбәттә, күпләргә таныш бу тавыш. Шулай булмый ни, Р. Нуруллинның хезмәт кенәгәсендә эш урынын алыштыру турында язма юк икән. Хәбәрче булып кабул ителгәч берничә елдан мөхәррир, аннары өлкән мөхәррир, соңрак баш мөхәррир урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелүе генә теркәлгән. Хәзер ул – мәгълүмат һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире, «Татарстан» радиосының сәясәтен билгеләүче, эфирда яңгыраган һәр сүз өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы җитәкчеләрнең берсе. Бер урында күп еллар дәвамында эшләү, эфирга даими чыгу, һичшиксез, тавышны бик тә таныта. Әмма тыңлаучыларга якынаеп, кадерлегә әйләнер өчен тавышыңа Рәзин абыйга хас тагын башка бик күп уңай сыйфатларны өстәргә һәм ихласлык кирәк. Аның белән әңгәмәне укучылар да шундый нәтиҗәгә килер дип уйлыйм.

 

– Сүзебезне, Рәзин абый, «Пар канатлар»дан башлыйк. Аны гаиләләр турындагы иң озын гомерле тапшыру дип беләм. Шулаймы?

 

– «Пар канатлар» 20 нче ел эфирга чыга. Бүгенге көндә 500 дән артык тапшыру дөнья күргән. Һәркайсында үзенчәлекле, гыйбрәтле язмыш ияләре катнашып килә. Бервакыт онык аягына нидер тагып, сөйрәп йөри. Нишли икән бу, дим. Телевизордан реклама күрсәткәннәр иде, шунда күргәнен кабатлый икән. Бала бит ул, киптергеч кебек. Гомумән, барыбыз да шулай. Шуңа күрә безгә күбрәк яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк. «Пар канатлар»ны да шул максат белән әзерлибез. Халык тыңламаса, кирәксенмәсә яшәми ул тапшыру. Телевидениядә дә әллә ничә тапшыру ябылды инде. «Моя семья»да талаштылар-талаштылар да юкка чыктылар.

 

– Болай шактый еллар дәвамында эфирда яшәүче башка тапшырулар бармы?

 

– «Татарстан радиосы»нда «Тел күрке – сүз», «Идел белән Урал арасында» тапшырулары шулай ук дистә еллар дәвамында чыгып килә. Шагыйрь язганча, «бер горурлык хисе яна миндә, эчтән бәреп яна битләрдә…» Татарстан радиосы халкыбызның горурлыгы булды. Ул һәр искән җил ягына борылмыйча, кыйбласына хыянәт итмичә яшәде, яши һәм киләчәктә дә шулай булачагына шигем юк. Халкыбызның яраткан радиосы булуының сере шундадыр, мөгаен.

 

– Алардан аермалы буларак, «Пар канатлар» радио эфирында гына түгел, сәхнәдә дә яши бит. Районнарга барып шул җирлектә яшәүче кызыклы гаиләләр катнашында бәйрәмнәр уздырып йөрисез, шулай ук башкалабызда күп тапкырлар зурлап гаилә бәйрәмнәре оештырдыгыз.

 

– Әйе, элек ул 15 майда, йә булмаса минем юбилей көннәренә туры китереп үткәрелә иде. Бу татар гаиләсе бәйрәмнәрен Татарстан радиосы «Пар канатлар» тапшыруы геройлары белән очрашу дип тә әйтергә мөмкин. Хәтта чыгыш ясаучы җырчылар да шул тапшырулар да катнашкан кешеләр.

 

– Күптән түгел тапшыру геройларын Камал театрына җыйдыгыз. Бу юлы бәйрәм ничегрәк узды?

 

– Быел Бөек Җиңүгә 65 ел тула. Ул бәйрәмгә багышлап күп төрле чаралар үтәчәк инде, ветераннарны чакыралар да концерт күрсәтәләр, йә 100 гр салып бирәләр дә, күчтәнәчен тоттырып кайтарып җибәрәләр. Без гаилә бәйрәмен Җиңү көненә багышлап исем өчен түгел, күңелгә хуш килерлек, 9 май көннәрендә телевидениядән күрсәтерлек булсын дип, иртәрәк уздырырга былдык. «Яңа гасыр» төшереп алды. 3 сюжетны артистлар уйнавында сәхнәләштердек. Бәйрәм «Мәңгелек ут» җыры белән башланып китте. Чаллыдан шагыйрә Әлфия Ситдыйкова махсус шигырьләр язды. Экраннан сугыш көннәре күрсәтелде. Менә бер сюжетка кыскача гына тукталам. Сәхнәдә төрле милләт уллары – солдатлар ял иткән чак…

 

– Сүзегезне бүләм инде, артистлар уйнаса да, вакыйгалар бит чынбарлыктан алынган?

 

– Әлбәттә! ...Алар үзара сөйләшәләр, авылдан килгән хатларны укыйлар. Шунда газетта амбразураны күкрәге белән каплаган Александр Матросов турында язма күрәләр. Аның Башкортстандә туып-үскән татар егете булуы хакында әйтәләр. «Амбразура каплый алыр идеңме?» – дип бер-берсеннән сорыйлар. Солдатларның берсе – Әхмәтсафа исемлесе: «Бер отряд бала табып үстерер идем», – ди. Гармунчы бит, уйнап, җырлап та ала. Аннары һөҗүм башлана һәм анда Әхмәтсафа үзе амбразура каплый. Һөҗүм беткәч җирдән бер кул тырпаеп торганны күрәләр, тартып чыгарсалар, исән бу. Ләкин колагы ишетми, күзе күрми. Госпитальдә чакта авылга ике тапкыр аның үлүе турында хәбәр килә. Егет аягына басып өенә кайтканда яраткан  кызы Саҗидә авылдан чыгып киткән була. Шуннан ул башка берәүне урлап алып кайта һәм кызы тугач аңар Саҗидә дип исем куша. 7 малай, 4 кыз үстерәләр алар. Менә шуннан соң сәхнәгә Саҗидә күтәрелде һәм ул бик матур итеп җырлады. Әхмәтсафа Мостафинның улы -язучы Шаһинур  Мостафин исә Александр Матросов батырлыгы хакында сөйләде. Александр амбразура каплаган 64 нче кеше була, алар барлыгы 400 дән артык. Менә шулардан тугызы исән кала – икесе Татарстаннан. Берсе – Шаһинурның әтисе Әхмәтсафа абзый.

 

– «Пар канатлар» тапшыруы гаилә бөтенлеген, кыйммәтен балаларда, оныкларда күрергә чакыра. Моңар тугры калып, сугыш еллары батырлыгы белән бергә балалар язмышын саклаган гаилә тарихларын сәхнәдән күрсәтә алдыгызмы?

 

– Сугыш вакытында 4 миллионнан артык кеше әсирлектә булган. Исән кайтканнарына көн күрсәтмиләр. Асрауга алынып үскән, сугышта әсирлеккә эләгеп мең газап күргән Гайнан абый да кайчан алып китәрләр икән дип яши. Хатыны икенчегә авырлы чакта НКВД вәкилләре ирне алып чыгып китәләр, 25 елга хөкем итәләр, ул 7 елда акланып кайта. Гайнан абый белән, Фәүзия апа тугыз бала үстерә. 20 апрельдә аларның кавышуларына 63 ел тулды. Сәхнәгә сугышның 65 еллыгы уңаеннан әлеге нәселнең 65 кешесе күтәрелде. Актаныштан килгән башка бер гаилә дә сокланырлык. Күҗәкә авылында алтынчы баласын тапканда бер хатын үлеп китә. Ир алты бала белән ялгыз кала, кечесен балалар йортына бер елга урнаштыралар. Менә шушы йортка 28 яшьлек Мәкмүнә килен булып төшә. Ул җиденчегә үз баласын таба, теге балалар йортындагы сабыйны да алып кайттыра. Ир 10 елдан соң мәрхүм була. Мәкмүнә җиде баланы ялгызы карап, тәрбияләп үстерә. Әлеге балалар, аларның дәвамчылары, барысы 40 тан артык, бергәләп сәхнәгә менделәр, әниләренә рәхмәтләр әйттеләр.

 

Бер канатым – яраткан гаиләм, икенчесе – эш

 

«Казан сөйли!» радио китабына (авторлары Җәүдәт Дәрзаман һәм Нәсим Акмал) Рәзин абыйның тапшырулары, журналистик эшчәнлеге хакында гына язылмаган. «…Һәр атнаның дүшәмбесендә иртәнге сәгать 6 да Татарстан радиосының «Яңа көн» тапшыруында безне Рәзин Нуруллин сәламли. Әһә, бүген аңа дүрттән үк сикереп торырга туры килгән, әле аның көн буе ут уйнатып эшлисе бар һәм ул кичен «Время» программасы башлануга өенә кайтып өлгерәчәк. «Хатыны ничек түзә бу бәндәнең?» – диярсез. Вәсилә апамы? Вәсилә апа бит ул! Күпме журналистлар, язучылар әнә шул хатыннарының иҗат кешесен аңлый алмаганнары аркасында күз алдында харап булды. Рәзин абый бу дөньяда нинди биеклеккә күтәрелсә, барысы да Вәсилә апа хезмәте. Рәхмәт аңа. Моны Рәзин Нуруллин үзе дә бик яхшы аңлап-белеп яши» – дигән юллар турыдан туры аның үзенең шәхси тормышына кагыла. Алга таба сүз шул хакта…

 

– Тапшырулардагы һәр герой турында шулай чын күңелдән, бөртекләп сөйләү бер хәл, ә менә үзегезнең гаилә турында ни әйтерсез?

 

– Минем пар канатым бар. Берсе – яраткан эшем, икенчесе – гаиләм. Яшьлегемдә үк чын мәхәббәт белән тормыш корган хатыным, кызларым Чулпан белән Резидә һәм Татарстан радиосыннан башка мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

 

– Ә гаилә тормышыгыз ничегрәк башланып китте соң?

 

– Без бит икебез дә Башкортстаннан. Мин гармунда уйныйм, Вәсилә Сабантуйда сәхнәдә чыгыш ясаганда күреп алган. Менә шуннан соң 1971 елны Казанга университетка укырга килдем. Вәсиләгә 3 нче курсны тәмамлагач кайтып алам дип киттем. Шулай эшләдем дә. Дүртенче курста укыганда инде рәсми рәвештә радиода эшли идем.

 

– Балаларыгыз белән дә таныштырыгыз әле…

 

– 1975 елны олы кызыбыз Чулпан туды. 11 елдан соң Резидә. Икесе дә югары белемле. Чулпан финансист, «Милли банк»та эшли. Резидә һәнәре буенча психолог, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегендә эшли. Олы кызыбызның үз гаиләсе бар. Ике оныгыбыз Әмирхан һәм Нурислам үсеп килә.

 

– Рәзин абый, алга таба да Сезгә – тыңлаучыларны, безгә исә укучыларны ныклы гаиләләр белән таныштырып торырга язсын!


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»