|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2019 Шоу-бизнес
Гүзәлемгә күз тигән? Салават Миңнеханов борчулы ВИДЕО элдеСалават Миңнеханов инстаграмда күпләрне борчуга салган видео урнаштырды. «Барыгызга да догаларыгыз өчен әхмәт белдерәм. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә кулында. Я Раббым, Гүзәлемә тизрәк терелергә насыйп итсәң иде», — ди җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Гүзәлем авырып китеп, аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Салават үзе, сөйгәне ял иткән арада, кечкенә кызларын караша. Тамашачылары җырчыларга сәламәтлек теләп, видео астында киңәшләрен калдырган. "Күзләр тия аңа, шул хәтле ихлас кеше бит ул, берүк исән-сау терелсен"
"Кызыгызны да күрсәтмәгез, анысы безнең эш түгел, әлбәттә, шулай да, сезнең аудитория киң", дип язалар.
Берәү исә "Әллә бәби көтәме?" дип сораган.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да гүзәлемнең зур кибет ачуын, ә Салаватның балалар өчен татарча журнал чыгара башлавын язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|