поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.09.2019 Җәмгыять

Хыялларны тормышка ашыручы «ЛУКОЙЛ»

Шушы көннәрдә Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» акционерлар җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Самара өлкәсендә быел бишенче мәртәбә уздырылган конкурс хәйриячелек эшчәнлеген киңәйтү, иҗтимагый оешмалар инициативаларына юл бирү нияте белән тормышка ашырылып килә.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе президенты Ваһит Аликперов, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу проект регионнарны үстерү өчен мөһим, чөнки конкурста битараф булмаган, актив, социаль проектлар язуны кирәксенгән гражданнар катнашалар, дип белдерде. Ул шушы залны тутырып утырган бәйгечеләрне котлап, эшләрендә уңышлар теләде.
 
Аның белән бергә сәхнәгә чыккан өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов исә конкурста катнашучыларны губернатор исеменнән котлады һәм социаль җаваплылык тоеп эшләгән «ЛУКОЙЛ» компаниясенә рәхмәтләрен җиткерде.
 
- Перспективалы проектларны тормышка ашыруда катнашып, компания Президент Владимир Путинның юлламаларын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, халыкның көнкүреше яхшыра. Җирле халык горурлык хисе белән «ЛУКОЙЛ» компаниясе ярдәмендә эшләнгән объектларны күрсәтә. Ул губернабызның тарихи вакыйгаларын тасвирлаган һәйкәлләр дә булырга мөмкин, мәктәп музейлары экспозицияләре дә, чистартылган чишмәләр һәм күлләр дә, мәктәпләргә кайтарылган яңа оборудование һәм башка күп яхшы эшләр дә... Елдан-ел конкурсның әһәмияте арта, проектлар дәрәҗәсе үсә, ә анда катнашкан кешеләр саны күбәя, - дип сөйләде ул.
 
Быелгы конкурс лауреатлары арасында татарлар да бар иде. Иң беренче булып Ваһит Аликперов кулыннан “Абсолют грант”ны “Прогресс-В” төзү компанияләре президенты Вазыйх Мөхәммәтшин алды. “Без Кошки районының Иске Җүрәй авылында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның өен торгызып, музей ясарга җыенабыз. Анда аның картиналары, китаплары һәм шәхси әйберләре урын алачак”, - дип сөйләде Вазыйх әфәнде. Аның хыялын тормышка ашыру өчен 15 миллион сум акча кирәк булачак. “Без берничә конкурста катнашабыз һәм, проект тормышка ашсын өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Музей батыр шагыйрьнең якташларына гына түгел, Россия регионнарында яшәүче бөтен кешеләргә дә кирәк”.
 
Шулай ук конкурста “Бердәмлек” татар газетасы коллективының проекты да хуплау тапты. Ул, газетаның 30 еллыгына багышланып, бөтен өлкә татарларын да үз эченә алачак.
 
Шулай ук Камышлы районында туризм базасын ныгыту нияте белән язылган проект та тиздән тормышка ашырылачак.
 
Һәр елны уздырылып килүче конкурста биш ел эчендә 2000 проект катнашып, 350се грант оту бәхетенә ирешкән һәм проектларын тормышка ашырган. Быел социаль һәм мәдәни грантлар фондына 75 миллион сум акча бирелгән.
 
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
 
Виктор КУДРЯШОВ (сулдан уңга), Вазыйх МӨХӘММӘТШИН һәм Ваһит АЛИКПЕРОВ.

---
Бердәмлек
№ --- | 27.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»