|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2019 Мәдәният
Милли Музейда Өлкәннәр декадасы уңаеннан чаралар узачак1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли музее озак еллар дәвамында өлкән яшьтәге кешеләр белән эш алып бара. Өлкәннәр музейда үткәрелә торган барлык мәдәни чараларда даими катнашалар. Кунаклар даими рәвештә күргәзмәләр, музыкаль һәм әдәби салоннар ачылышына, утырышларына бара. ТР Милли музееның һәм аның филиалларының кадерле кунаклары-ветераннар Советы, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре ул.
Милли Музей 1-10 октябрь көннәрендә узачак чаралар программасын әзерләде. Декада дәвамында пенсия яшендәге затлар, хезмәт ветераннары, музей эше ветераннары музейга бушлай йөри ала. Алар өчен бушлай экскурсияләр, лекцияләр, музей дәресләре, мастер-класслар һәм мәдәният эшлеклеләрен чакырып иҗат кичәләре үткәрелә.
Декада барышында ТР Милли музее экспозицияләре буенча күзәтү экскурсияләре, лекцияләр, рәссам М.Нуруллина белән очрашу, «Калинка» ансамбле чыгышлары булачак.
Музейның филиаллары да төрле программа әзерләгән. Бирегә килгән һәр кеше үз зәвыгы һәм кызыксынуы буенча чара таба алачак.
Музей хезмәткәрләре өлкән буын кешеләренә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә, аларга Татарстан мәдәнияты хәзинәләре белән танышырга, кайгыртуны һәм игътибарны тоярга мөмкинлек бирергә өметләнә.
--- |
Иң күп укылган
|