|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2019 Шоу-бизнес
Ришат Төхвәтуллин: "Ходай бар! Алла саклады!" (ВИДЕО)25 сентябрь Ришат Төхвәтуллинның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Кичә ул Баулы районында чак кына юл һәлакәтенә очрамый кала. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу хәл җырчы гастрольдә вакытта - концертка барганда була. "Туры юлда чак әйләнмәдек. Баткакта чокырга шуып тошеп китә яздым! Эш машина түгел, йөртүчесендәдер, күрәсең. Бу баткакта машина чокырга авышып чак калдык, рисковать итеп тормадым, Камаз белән сөйрәп алдык! Рәхмәт бу Камаз шофёрына һәм трос биргән егетлэргә
Алла саклады, рәхмәт Ходайга!", ди Ришат Төхвәтуллин әлеге видео белән уртаклашып.
Моңа каршы журналист Рәмис Латыйпов җырчыга: "Исән-сау йөрегез, үзегез исән-сау иң мөһиме. Әнә миһербанлы кешеләр булышкан бит. Ришатны тарттырып чыгардым дип куанып йөрер. Әле генә мин дә утырган идем әле, бер газелист өстерәтеп чыгарды", - дип язган.
--- |
Иң күп укылган
|