поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.09.2019 Хәйрия

"Йөрәк икегә бүленде. Бер баламны кочаклап алам да икенчесен уйлыйм"

Ярдәм сораучылар бик күп. Кемдер якыннары өчен өзгәләнә, туганнарын коткарып калырга тырышучылар күп. Чит кешеләр булышуын көтүче сабыйлар да җитәрлек. Моңа кадәр бер гаиләдә ике игезәк сабыйның да бер үк авыру белән авыруын күргән юк иде әле. Игезәкләр Сабир белән Самир Садыйковларда – ДЦП диагнозы.

Әниләре Айгөл авырга узуга ук, табибларга йөри башлый. Беркем дә кушмый, үзе шулай тели. Янәсе, бар да әйбәт булсын! УЗИда карынында ике сабый ятканын әйткәч, җаваплылык тагын да арта.
 
– Тапшырмаган анализым калмады. Космонавт булырга җыенаммыни?! Бер җирем дә авыртып борчымады, йөклелекне җиңел күтәрдем. Әмма табиблар миңа декрет ялына башкалар кебек 30 атнадан түгел, алданрак китәргә кушты. Әллә белгәннәр инде? – дип сөйли Айгөл. – 33 атна дигәндә тулгагым башланды. Тизрәк җыенып, бала табу йортына киттем. Табуым да тиз булды.
 
Малайларны әниләренә күрсәтәләр. Ул чакта исемнәрен белмәсә дә, кайсы алдан туганын, кайсы соңрак икәнен хәтеренә кертеп куя. Табиб икесенең дә 2 кило 800 грамм икәнлекләрен җиткерә. Айгөл сабыйларын күкрәгенә ала. Тик шатлык тулы мизгелләр озакка сузылмый. Балаларны караган табиб, сулыш алуларында кимчелек күреп, нарасыйларны реанимация бүлегенә күчерә.
 
– Улларымны анда озак тотмаслар, дип өметләндем. Һәр кич, иртән бәлки сабыйларны минем янга күчерерләр, дип көттем. Тик булмады. Хәтта яннарына да кертмәделәр. Балаларның хәлләре яхшырмады, хәтта үзләре сулый да алмаган. Шуннан соң аларны башка хастаханәгә күчерделәр, – дип искә ала Айгөл. – Башта Сабирны өйгә чыгардылар. Йөрәк икегә бүленде. Бер баламны кочаклап алам да икенчесен уйлыйм. Игезәк сабыйлар әнисе булуы җиңел түгел икән. Берсен алып кайткач, икенчесен дә чыгарсалар ярар иде, дип тели башладым. Бер төнне гел дога укып, теләп яттым. Иртәнге унда исә безгә Самирны чыгаруларын әйттеләр.  Төн эчендә сабыйның үзе сулый башлавы могҗизага тиң иде.
 
Сабыйлар өйгә кайтса да, мәшәкатьләр кимеми. Әниләре аларның үсешендә кимчелекләр күреп ала, әмма җитлекмичә тугач шулай буладыр дип, күңелен тынычландыра. Сабыйларны төрле белгечләр тикшерә. Озак та үтми, ДЦП диагнозы куялар. Әле аның янәшәсендә тагын бер кочак чирләр өстәлә. Үпкәләренең дөрес эшләмәве, күзләренең начар күрүе… Саный китсәң, бармак җитми. Әмма Садыйковлар авыруга бирешергә җыенмый. Әлегә сабыйлар үзләре тотып ашый да белми.
 
– Табиблар өметне өзми. Тиешле дәвалану алсак, малайлар савыгырга да мөмкин. Үзләре шук та, тик менә ничек тә аякка бастырасы иде. Бик тә йөреп китүләрен  көтәм. Сабир махсус аяк киемнәре кидергәч, бераз тотынып атлый. Шушы көннәрдә ике яшьне тутырдык. Күңелдә гел изге теләк – сәламәт булсыннар! – ди  Айгөл. – Безне Кытай табиблары көтә. Анда дәвалану кыйммәт. Ике балага тернәкләндерү курслары үтәр өчен 792 мең сум акча кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм.

Сабир һәм Самир Садыйковларга ярдәм итәр өчен исәп–хисап реквизитлары:
 
Айгөл Рәзиф кызы Садыйкова исемендәге
 
Саклык Банкы картасы: 2202200734237413
Мобиль банк: 89997418949 (мегафон)

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.09.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»