|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2019 Матбугат
Җәмди кая югалды?Танылган журналист, татар милли хәрәкәте активисты һәм бераз гына җәмәгать эшлеклесе Рафис Җәмдиханны күпләр югалткандыр. Берничә ел элек ул Казаннан үзенең туган ягы Чувашия республикасы Батыр районы Шыгырдан авылына яшәргә күчте. "Матбугат.ру" хәбәрчесе Чувашиядәге татар авыллары белән танышу экскурсиясе вакытында Җәмдине очратты. Рафис Шыгырдан авылында яшәүче бик күп авылдашлары сыман мал белән шөгыльләнә, шуның белән көн күрә. Казанга, татарлар яшәгән башка төбәкләргә дә килеп чыккалый.
Интернетта да актив ул. Әмма социаль челтәрләрнең кайберләрендә генә. Әйтик, инстаграмда үзенең бите әле дә юк, селфилар төшми. Ә фейсбукта утыра, фикер алышуда катнаша, шәхси хәбәрләргә җавап бирә.
Шулай ук Рафис Җәмдихан Чувашиядә дә җәмәгать эшеннән читтә түгел. Мондагы милли, дини тормышта актив катнаша. Әйтик, шушы көннәрдә татар газета-журналлары баш мөхәррирләре белән очрашуда да катнашты, үз авылы буйлап экскурсия үткәрде. Җәмди әйтүенчә, күптән түгел Шыгырданда Төрек телевидениесе журналистлары булып киткән. Алар дөнья буйлап иске авыллар турында тапшырулар эшләп йөриләр икән. Шыгырданда иске йортлар табу авыр. Шулай да тапканнар. "Мин аларга күбрәк матур йортларны төшерттем, ә алар иске йортларны төшереп сюжет ясаганнар", - дип сыкрана Җәмди.
--- |
Иң күп укылган
|