поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2019 Әдәбият

«Мәңгелек юлында ...»

Казанның Актерлар йортында “Татарстан – минем республикам” дип аталган кичә узды. Бөек татар композиторы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова әсәрләреннән торган чараны аның кызы Әлфия Айдарская оештырган иде.

Кичәдә Әлфия ханымның «Мәңгелек юлында...» дигән яңа китабы да тәкъдим ителде. Анда Сара Садыйкова турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Китапка талантлы журналист, 28 ел «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Әһлиуллинның басмасы да кергән. Чарага журналистның тормыш иптәше Фатыйма ханым Әһлиуллина да чакырылган иде.
 
- Тамаша искиткеч матур узды. Сара Садыйкованың җырлары, дистәләрчә еллар үтүгә карамастан, татлы тылсымнарын җуймаган. Тамашачылар аларны Зөһрә Сәхабиева, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров кебек асыл җырчылар башкаруында тыңлап, чын ләззәт алдылар. Концертмейстерлар Илдар Арсланов һәм Айгөл Зәйнуллина, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артистлары Динә Закирова һәм Кәрим Әхмәтов, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармония артисты Ильяс Камалов төрле музыка уен коралларында композиторның әсәрләрен башкарып, сихри музыка дөньясына алып киткәндәй булдылар.
 
Чараны бик матур итеп Әлфия Айдарская үзе алып барды. Сәхнәдә күбәләк кебек җиңел хәрәкәтләнүен карап, сокланып туя алмадым. Аңа 94 яшь, дип әйтмәссең дә!
 
Икенче көнне Әлфия ханым белән Казан буйлап йөрдек. Ул Рәфгатьнең соңгы көннәре, “Бердәмлек” газетасы турында сорашты. 2016 елда Самарада, редакциядә кунакта булуын, җирле милли хәрәкәт активистлары белән очрашуын да ул бик җылы сүзләр белән искә алды. Безне онытмыйча, мине бу чарага чакырганы өчен мин Әлфия ханыма рәхмәтемне җиткердем, - дип чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты Фатыйма ханым.
 
Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА

---
Бердәмлек
№ --- | 22.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»