|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Давыл күп җирдә зыян салган (ВИДЕО)Кичә Башкортстанда давыл булып узды. Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитте. Көндезге сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларга караганда, 63 агач, 10 реклама щитлары аву очраклары теркәлгән. Боларга өстәп, 9 автомобиль зыян күргән, 3 электр баганасы һәм бер җәмәгать транспорты тукталышы. Шулай ук давыл 7 бинаның түбәсен алып очырган, 9 урында ут сүнгән. Бу очраклар Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Салават, Күмертау шәһәрләрендә, Уфа, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Кыйгы, Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында теркәлгән.
Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр юк. Ә Уфаның “Сосны” торак комплексында күзәтү видеокамералары объективына бер карасаң кызык та, кызганыч та хәл эләккән. Көчле җил чүп савытларын хәрәкәткә китерә. Алар бер-бер артлы машиналар өстенә барып бәрелә.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|