|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2010 Җәмгыять
БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК!Чаллыда яшәүче Мәрьямгә 17 июльдә 7 яшь тула. Бер яшендә бик каты пешкәннән соң ул реанимациягә эләгә. Табиблар сабыйны “Гентомицин” дигән дару белән дәвалыйлар. Нәтиҗәдә Мәрьям пешүдән дәвалана, әмма ишетми һәм сөйләшә алмый торган булып кала. Диагнозы: икеяклы хроник сенсоневраль ишетә алмау. Мәрьямгә ашыгыч рәвештә бик кыйммәтле операция ясарга кирәк. Операциянең бәясе 1 000 000 сум, ә тернәкләнү өчен тагын 300 000 сум кирәк. Гөнаһсыз сабый мәрхәмәтле йөрәкләр ярдәменә өметләнә.
Мәрьям Мөхәммәтовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен счет:
“Рәсәй балалар фонды” гомумроссия иҗтимагый фондының региональ бүлеге (ТРО ООБФ «РДФ») ИНН 165-300-87-44 КПП 166-001-001 р/с 407-038-103-000-000-002-42 в ОАО «АИКБ «Татфондбанк» г. Казани к/с 301-018-101-000-000-008-15 БИК 049-205-815
* * *
Өченче көн «Эфир» каналында бер аягы киселгән, икенче аягына да куркыныч яный торган Руслан исемле малай хакында сюжет булды. Русланны Англиягә алып барып медицина тикшерүе уздыру өчен 300 мең сум акча кирәк. Бу әле юл чыгымнары һәм гап-гади тикшеренү өчен генә. Бу акча гаиләгә 31 майга кадәр кирәк, аннан соң булуы бар. Ничек тә булса ярдәм итә алсагыз – Русланның әнисе Нуриягә (телефоны 8-917-89-29-454) шалтыратыгыз. Барыбызның да кесәсендә 100 сум булса да акча бардыр. Әлеге гаиләгә һәр тиен кадерле булачак, чөнки аларның матди хәле шактый авыр.
Әлеге балаларга булышыйк, ничек булдыра алабыз, шулай ярдәм итик!
|
Иң күп укылган
|