|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2019 Җәмгыять
Шүркә музейга дәшә21 сентябрь көнне сәгать 10.00да Татарстанның Милли музеенда “Шүркә музейга дәшә” дип исемләнгән чираттагы акция узачак. Чара быел февральдә башланган иде. Әлеге акциянең асылы нидән гыйбарәт соң? Һәр айның өченче шимбәсендә Татарстанның Милли музеенда сәгать 10.00да балалар язучылары белән очрашулар уздырыла. Биредә балалар кызыксындырган сорауларына җаваплар да ала алачак. Бер сәгатьлек очрашудан соң аларга музейда бушлай экскурсия ясау мөмкинлеге дә тудырыла. Акция кечкенә балаларга әхлак тәрбиясе бирергә, аларны тарих белән кызыксындырырга ярдәм итәчәк.
Әлеге чарага эләгер өчен алдан язылу мөһим.
Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова фикеренчә, әлеге акция, беренчедән, туган телгә игътибарны арттырырга ярдәм итсә, икенчедән, музей тормышы белән танышырга булыша.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|