поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2019 Әдәбият

Олпат язучылар - Мөслимдә булды

16 сентябрь көнне Мөслим районында матур традициягә әйләнгән Әдәбият һәм сәнгать көннәре узды. Әлеге чарада катнашырга җирлегебезгә язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре килде, дип яза җирле басма.

Аларның төркеменә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә кушылды.
 
Кунаклар иң элек Мөслим белән таныштылар, “Кояшлы Ык” ял зонасы һәм “Аргамак” ат спорты комлпексында булдылар. Район үзәк китапханәсендә “Дәверләрне ачар ачкычым бар” дип исемләнгән чарада укучылар, татар әдәбиятын сөюче райондашларыбыз, татар теле укутучылары, район җитәкчелеге һәм кунаклар катнашты.
 
Чара барышында кунаклар үзләре белән таныштырдылар, әсәрләре белән таныштырдылар. Аларның әсәрләреннән өзекләр дә яңгырады. Кич белән очрашу чарасы район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә күренекле кунаклар белән очрашуга күп райондашларыбыз җыелды. Чара барышында кунаклар рухи-әхләкый үсеш  юнәлешендә язучыларның роле дигән сорауга җавап эзләделәр.
 
 
Чара ахырында район башлыгы Рамил Муллин кунакларга рәхмәтен җиткерде. Туган көнен билгеләп үтүче язучы Рифә Рахманга – чәчәк гөлләмәсе, якташыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Көмеш кыңгырау” журналының баш редакторы Факил Сафинга Муса Җәлил истәлекләрен саклауга өлеш керткәне өчен “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан” истәлек медален һәм аның кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатын тапшырды.
 
Чара моңлы җырлар белән үрелеп барды. Бүген Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларындагы  чаралар мәктәпләрдә дәвам итә. Кунаклар шулай ук мәрхүм язучылар Флүс Латыйфи һәм Харррас Әюповның каберләренә дә барачаклар. Әдәбият һәм сәнгать көннәре чаралары Баек авылында давам итәчәк.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»