|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2010 Җәмгыять
БИКЛӘНӘБЕЗ, ШИКЛӘНӘБЕЗ«Кеше намуслырак, гаделрәк булган саен, башкаларның гаделсез һәм намуссыз булуларына шулкадәр азрак шикләнә», – дип язып калдырган безнең эрага кадәр яшәгән сәясәтче һәм философ Цицерон. Уйлап карасаң, безнең бүгенге җәмгыять берничә дистә ел элеккеге вакытлар белән чагыштырганда шактый ук ачык: дөньяның төрле төбәкләрендәге яңалыклар минуты белән килеп ирешә, яңа технологияләр ярдәмендә дәүләт күләмендәге сату-алулар, аукционнар да ачыктан-ачык үткәрелә, Президент, мэр белән экран аша турыдан-туры аралашып була, Интернет аркылы гасырлар дәвамында яшерелеп килгән серләргә дә төшенергә мөмкин... Кыскасы, һәр адымыбыз да кеше күз алдында, барысы да гадел эшләнә кебек. Шул ук вакытта көннән-көн бикләнә баруыбыз һәм кешеләрнең бер-берсеннән шикләнүе дә артканнан-арта. Кемнән куркабыз?
Авылдагы коймаларның соңгы елларда ничек үзгәрүенә игътибар иткәнегез бармы? Баштарак ул тавык-чебеш, эт-мазар кермәслек кенә биеклектәге рәшәткәләрдән тора иде. Уңган хуҗабикәләргә өй каршында урамга ямь биреп торган чәчәкләр үстерергә, үткән-сүткәннәрдән шуның өчен мактау сүзләре ишетергә бик кулай иде ул. Шуннан алар биегәйде, аннары рәшәткәләр тоташ коймага әйләнде, бүгенге көндә алар таштан, тимердән, калайдан. Дөрес, бу уңай күренеш сыман: алга бару, койманы да озак елларга, мөгаен, кешенең гомеренә дә җитәрлек итеп корып кую. Әмма тышкы матурлык артыннан куып, һаман да эчкесен җуябыз, бикләнәбез, ахры.
Шәһәр урамында төксе карашлы, сүзләрен теш арасыннан жәлләп, кысып кына чыгарган кешеләрне күргәч имәнеп китәсең: «Мин дә шундыймы икәнни?» Елмаю турында әйтеп торасы да юк. Ә инде шәһәр фатирларының ишекләре – үзе бер тарих. Юп-юка гадәти ишекләрдән алар бүген тыштагысы – тимер, эчтәгесе каты калын агачныкы белән алмашынды. Бу гына җитмәде, баскыч мәйданын да бүлеп алып, тагын бер ишек куйдырдык. Һәрчак ачык торган подъездлар ишегендә хәзер домофоннар тора. Саклану шул дәрәҗәгә җитте ки, тәрәзәләрне тимер рәшәткәләр белән капладык. Алай гына да түгел, инде байтак йорт¬лар, үз тирә-яннарын тимер коймалар белән уратып алып, сак хезмәте дә яллады, видеокүзәтү җайланмалары куйдырды. Болар бит барысы да кесәгә суга! Кемнән, нәрсәдән куркабыз, сакланабыз без?
Кемнән шикләнәбез?
Инглиз драматургы һәм шагыйре Уильям Шекспирның бер җөмләсе бар. «Шикләнү җинаятьчел җанда яши: каракка һәр куак та шымчы булып күренә башлый», – ди ул. Бүген бездәге видеокүзәтү җайланмаларының көнләп кенә түгел, сәгатьләп артуының сәбәбе нидә икән? Кибетләрдә, казино, музей ише җирләрдә, супермаркетларда, аэропортларда, ягъни тиешле һәм кирәкле, барысын да контрольдә тотып бетереп булмаган җаваплы урыннарда аның булуы аңлашыла. Бу террорчылыкны кисәтүдә, каракларны эләктерүдә мөһим чара. Шул ук вакытта видеокүзәтү җайланмалары хәтта кечкенә генә офис бүлмәләренә дә үтеп керә башлады. Монысын инде башка сыйдырып булмый. Көне буе видеокүзәтү җайланмасы астында эшләүчеләр турында уйлауга шундук «Дом-2» проекты яисә тәҗрибә куяннары күз алдына килеп баса. Гафу итегез, эш арасында рәхәтләнеп, ләззәт белән борыныңны яки колагыңны да бер казып алмагач, нәрсә була инде ул?
Бер яктан караганда, эш бирүчеләрне аңлап була. Эш вакытында хезмәткәрләрен тик утыртасылары килмидер. Аннары видеокүзәтү җайланмасы хезмәткәрне эчке тәртипне бозуда гаепләгәндә дә менә дигән дәлил. Хезмәткәр эш урынында чыннан да шәхси эш¬ләре белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Бу хакта Хезмәт кодексында да, кем әйтмешли, акка кара белән язылган (РФ Хезмәт кодексындагы 91 нче маддәнең 1 нче өлеше).
Шул ук вакытта бу күренеш РФ Конституциясенең 23 нче һәм 24 нче маддәләрнең 1 нче өлешләренә каршы килә. Аннары хезмәткәр үз эшен җиренә җиткереп башкара һәм аны эш сәгатьләре беткәнче үк тәмамлый икән, телефоннан сөйләшә, «перекур»га туктала ала һәм ул гаеп түгел кебек...
Күп урыннарда моннан оста гына котылалар: «Видеокүзәтү алып барыла», «Сезне видеокамера төшерә» дигән язулар эленә дә, хезмәткәрләр, аның белән таныш булуларын белдереп, хезмәт килешүендә үк имзаларын куялар. Эш урыннарында видеокүзәтү җайланмаларын куюның дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнлеген тикшерү белән шөгыльләнгән «ПРАВОВЕСТ» хокукый мәгълүматларның махсуслашкан үзәгенең баш эксперт-консультанты Ю. Романова үз мәкаләсендә ихтыяҗ булмаган очракта күзәтү алып баруны кирәк дип санамый.
Әлегә бездә бу мәсьәлә тулысынча ачыкланып бетмәгән. Тик моның ахыры яхшы тәмамланмаячагы хәзердән үк күренә. Болай барсак, нурсыз, хиссез роботларга әйләнмәбезме?! Кешеләр бер-берсеннән бикләнә һәм шикләнә икән, димәк, җәмгыятьнең дә намусы чиста түгел?
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|