|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2019 Шоу-бизнес
"Оныттың микән": Раяз Фасыйховтан өр-яңа җыр клибы йөрәккә үтә (ВИДЕО)Эстрадабызның иң талантлы, иң моңлы һәм матур тавышлы җырчыларының берсе булган Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов үзенең өр-яңа клибын тәкъдим итте. Бер тәүлек эчендә 700дән артык карау җыйган "Оныттың микән" дип аталучы лирик җыр видеосы йөрәкләргә үтеп керерлек итеп эшләнгән. "Матбугат.ру" җырчының үзеннән белешкәнчә, көен Фирзәр Мортазин, сүзләрен Эльмира Җәлилова язган. "Салкын көздә җылытырлык сөйгән кешегез булсын, мәхәббәт телим барыгызга да!" - дип уртаклаша җырчы. "Төп герой ролен башкарган Эльвина Насыйбуллинага, проект продюсеры Рөстәм Хәбибуллинга, режиссер Артур Гатинга, операторыбыз Альберт Реховка һәм ут куючы Эльдар Гәрәевка рәхмәтемне белдерәм", - ди Раяз Фасыйхов.
--- |
Иң күп укылган
|