|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2019 Фаҗига
Татарстан трассасында ир - ат һәм бала йөк машинасы астында изелеп үлгән (ВИДЕО)Казан – Оренбург трассасында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ир - ат һәм бала үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. «Бүген көндез Казан – Оренбург трассасында Алексеевскига барып җитәрәк «Лада Калина» җиңел машинасы һәм керамзит блоклар төягән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелеште», – диләр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.
Авариядә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир ир бала алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Шулай ук «Лада»да булган кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
--- |
Иң күп укылган
|