• 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • 19 Декабрь Эльмира Закирова
  • Сдается комната в коммуналке на Павлюхина с мебелью.Все удобства,чистая, уютная,хорошие соседи, остановка рядом.т.89276766077 (хозяин)
  • Казаннан совет .р-н Эш эзлим,мина 57 яшь кондитер тел. 89600325048
  • Тотолган холодильник сатам, берарсына бакчага киракмиме ? Баясе 3.950 сум. Полкалы ачык шкаф 3 мен. ,Кучеп киту сабапле хатын кызлар киеме польто,шуба,шапка,сопаги, савыт сабада сатам шалтыратышып тел.89600325048
  • Муж на час.т:8-952-035-11-42 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонт квартир от косметического до евро.(перегородки из гипсокартона, многоуровневые потолки, штукатурка, шпатлёвка, обои, кафельная и декоративный плитка, ламинат, плинтус, ковровые покрытия и др) Установка дверных и оконных блоков. Профессиональный монтаж и проектирование систем отопления, водоснабжения и канализации с использованием самых передовых технологий. Установку и ремонт: смесителей, кранов, унитазов, раковин, полотенцесушителей, радиаторов отопления, батарей, водонагревателей, прокладка и разводка труб, ремонт и замена систем водоснабжения, канализации, отопления и т.д. подключение стиральных и посудомоечных машин, Большой опыт работы. Быстро, качественно, недорого. Вам не придется искать разных мастеров, стаж 15 лет.8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сдаю комнату в Дербышках рядом с Бэхетле. Квартира 3 комнатная живёт один сосед. Комната тёплая. В комнате есть холодильник стиральная машина. Тел. 89534010031
  • Январь аенда культура институты янына якын булган жирдэн булмэ снимать итэм. Можно берэр эби янында. Вакытлыча. 89673666533 Эндже.
  • Шипалы 4 тэгермэч сатыла,R/14 ,дискалары бн,2 сезон йорелгэн.тел.+79030621080,ватсаппка языгыз.
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680

 

 
Архив
 

               

27.05.2010 Җәмгыять

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫ "КЫРКЫЛА"

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасының очы киселә, баганалар саны киметелә һәм тышкы бизәлеше үзгәртелә. Каршында агачлар да утыртылса, бина Казан Кирмәне манзарасын бозып тормаячак. Мәдәни ядкарләрне саклау оешмасы инде төзелгән бинаны шул шартлар үтәлгәндә калдыру белән килеште.

Русиянең мәдәният ядкәрләрен саклау идарәсе (Росохранкультура) Казан башкарма комитетының Казан Кирмәне торган тарихи җирдә төзелешкә рөхсәт бирү карарын гамәлдән чыгаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе Казан башкарма комитеты, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың инвестиция-төзелеш идарәсе һәм “Антика плюс” төзелеш ширкәтенә карата шикаятьне 2009 елның ноябрь аенда теркәде.

 

Казан Кирмәне ЮНЕСКО тарафыннан сакланган һәйкәлләр исемлегенә кергән.

 

“Бу төзелеш Росохранкультура белән килешенмәде. Бинананың биеклеге манарасы белән бергә 48 метр, бу манзараны боза,” дип сөйләгән иде идарәнең Идел буе төбәгендәге вәкиле Дмитрий Мусин 17 мартта булган мәхкәмә утырышында.

 

Росохранкультура идарәсе белән килешү ай азагына кадәр әзерләнер дип көтелә. Идарә таләпләре нигезендә бинаның челтәрле гөмбәзе очы киселеп, министрлыкның яңа бинасы 5 метрга кыскартыла. Игенчеләр сараеның баганалары саны да киметелә һәм тышкы бизәлешеннән купшы сыннарның кайберләре алына. Аның тирәсенә агачлар утыртылачак. 

 

"Республиканың бу кадәр кыйбатлы эше юкка чыкса акылсызлык булыр иде", диде Мусин журналистларга. Бина төзелеше 1 миллиард сумга төшкән дип фаразлана.

 

2009 елның октябренә кадәр Казанның баш архитекторы булган Эрнст Мәүлетәв сүзләренә караганда, Русиянең мәдәни ядкәрләрне саклау идарәсе шушы купшы бинаның Кирмән торган тарихи җирдә төзелгәненә документаль дәлилләр таба алмаган

Алсу КОРМАШ
Азатлык
№ | 27.05.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№68 (45833) / 01.06.2010 08:49:58

admin
Буш сүзле булмас өчен, "игенчеләр сараеның" фотоларын урнаштырсагыз иде. (Улым эл.пчта белән сезгә җибәрдем ди)

№67 (45593) / 30.05.2010 18:30:28

Бүген Казанда булдым, бу бинаны төрле яклап карадым. Кирмән янындагы башка биналар арасында, чокырда утырган бина, фактический, күренми дә. Казан-суның арягыннан караганда, бу бинадан сулдарак урнашкан бинага туктала, күз соңыннан, бу бина белән кирмән арасындагы чиркәүгә төшә. Аряктан караганда, бу бина, гомүмән күзгә чалынмый.
Кирмән почмагыннан караганда да, кирмән эченнән дә бина күзгә чалынмый, күз , чиркәүдә һәм бу бина артындагы йртта туктала.
Нәтиҗә: бина кирмән манзарасын бозмый, просто, кемнеңдер кесәсенә ришвәт азрак кергән!!!

№66 (45574) / 30.05.2010 14:42:14

анда әллә нинди куркыныч хайван башлары булган бит, әнә, фотода почмакларында, тагын: http://yeshler.ru/uploads/images/5/d/d/b/6/b84e7fe03a.jpg .
бәлки шуларны беттерәләрдер.

№65 (45516) / 29.05.2010 16:22:14

Нэкъ безненчэ булган бу – эувэл ясарга, соныннан уйларга!
Манаралар бэлки нэрсэне дэ булса каплый да торгандыр, э баганалар, сыннар нэрсэгэ комачаулый икэн?

№64 (45512) / 29.05.2010 15:54:36

Ватарга лисаларны куйганнар инде.Вата да башламадылармы икэн инде. Вэйт бит э,тезелгэн бинаны ват имеш. Жур-лар белсэгез(курыкмасагыз)
Ф.И.О ларын языгыз эле. Кем кушкан. Геройларыбызны бииик белэсебез килэ.

№63 (45500) / 29.05.2010 10:41:05

Иркә, сэлэм )))кичэ министерствога кергэн идем.уже тотынганнар куп кенэ ишеклэр ябык.эшчелэр йори..

№62 (45461) / 28.05.2010 21:06:13

Имтиханга әзерләнәм дип кичә Милли китапханәгә килгән идем.Бинасы да матур,китапханәчеләре дә әйбәт,китаплары да күп,әмма утырырга урын таба алмыйча,бер сәгать басып тордым.Кеше өстендә кеше анда! Шәймиев тә вәгъдә итте, проектлар да төзелде,әмма яңа бина һаман юк.Акча юк,имеш... Бер йөз чиновник өчен миллиард сумлык \"Игенчеләр сарае\" салу урынына Милли китапханәгә яңа бина төзегән булсалар,мең тапкыр файдасы күбрәк булыр иде!Сез ничек уйлыйсыз,туганнар?

№61 (45448) / 28.05.2010 19:53:20

Сүрәткә караганда бик матур бина. Алла боерса, бөрсе көнгә, барып, натурада карармын. Ничек кенә булмасын, төзегән бинаның кыяфәтен әзгәртү-КЫРГЫЙЛЫК. Росохранкультура взядка ала алмаган икән, диведент алыр (бер матур бина ничәдер % ка туристларны арттырыр.

№60 (45410) / 28.05.2010 15:53:04

Төзегәндә бабай бар иде.Тел теш тидереп булмагандыр,хәзер батырая баралар,\"Акела\" картайды,онытмагыз \"Маугли\" бар әле....
Вуупшем тимәгез бинага!!!!!!

№59 (45407) / 28.05.2010 15:42:10

дөресен генә әйткәндә бу бина манзараны түгел, ә кемнәрнеңдер мөнәсәбәтләрен бозган кебек тоела.

№58 (45404) / 28.05.2010 15:39:16

Авыл агае2 дип укыгыз!!!

АУЫЛ АГАЕ не есть авыл агае.по моему?

№57 (45386) / 28.05.2010 14:49:21

дөрес әйтәсең авыл агае! Авыл -хуҗалыгында проблеманы хәл итәсе акчаларны бер бинага керткәннәр дә бетергәннәр! аннан аңга килгәннәр, бик үк дөрес булмаган имеш! Дө-дөрес, нәкъ безнеңчә килеп чыккан инде!
башта эшлиләр,аннан үлчиләр!

№56 (45382) / 28.05.2010 14:34:53

Бу хәл - бездәге мәгънәсезлекнең тагын бер мисалы. Ниемә кирәк иде шул хәтле кыйммәтле бина төзергә? (Ул корыган агачы, барслары -артык купшы кризис чоры очен.) Тармак буенча ялган күрсәткечләренә үзләре үк ышанып, булдырабыз икән бит, - дип күпме муллыкны шунда тыктылар. Ә авыл халкы ертык ыштан киеп яшәргә мәҗбүр.

№55 (45377) / 28.05.2010 12:36:21

Саклау критерийлары бу очракта субъектив нәрсәләргә карый минемчә. Күренми, ул пространствога карый, һавага әйтик.Ә һаваны әлегә сатмыйлар, аңа карата хокук актлары юк бугай төзелештә.Мин эфирны, очу маршрутларын әйтмим.төзәттем.

№54 (45376) / 28.05.2010 12:32:05

Нух, ипподром түгел бит. Бик матур килеп чыккан.белмим, анда ничә метр, ничә градус дип язылган булса да, мондый матурлык җимерү- вандализм. рөхсәт бирүчеләрне, җир бирүчеләрне гаепләсеннәр, штрафка тартсыннар. икенче юлы тиешле ныклы экспертиза ясарлар, рөүсәт бирү алдыннан. бернинди рөхсәтсез бездә төзү башлап булмый. барыбер ниндидер кәгазь булган барыбер. Саклау критерийлары субъектив щйбер. къренми, минечщ пространствога карый, ёавага щйтик. Аны сатмыйлар, аңа карат ниндидер хокук юк бугай.

№53 (45369) / 28.05.2010 12:09:52

Бинасы матурлыкка матур, әлбәттә, сүз дә юк. Ләкин ул башка җирдә төзелергә тиеш иде, төзеп ятканда ук Охранкультуры шау-шу күтәргән иде бит. Кремль ЮНЕСКО списогына кертелгән, ә бу списоктагы тарихи hәйкәлләр, кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, сакланырга тиеш.

"Ярар, төзегез, курыкмагыз" принцибы белән яшәсәң, Кремльдән "К" хәрефе дә калмый бит анда. Ипподром да төзеп куярга мөмкиннәр иде. )))

№52 (45367) / 28.05.2010 12:01:29

Зөлфирә, дәшмәсәң, барысы да үз урынында калачак. демократия җиңеллек белән бармый, бер җирдә дә. Бик рәхәт булыр иде анысы, кемдер кайдадыр язып куйдвы да, бар да хәл ителде дип.без көрәшергә иренәбез. Духовная леность димме, или усталостьмы?! белмим, тщгаен.Кичә 1 каналда яһүдләр таркалашты .Язганым ычкынды ялгыш, кабатларга килеп чыгармы, юкмы!

№51 (45363) / 28.05.2010 11:54:16

Иркә, жимермилэр инде,нишлэп жимерсеннэр.минк аршы тугел ,эйдэгез дэвам итик пар басымын кутэрик дуслар.
тик ,барыбызда белэ бит ,демократия кагэздэ генэ ул.анын (бинанын)нишлэтэселэрен куптэн решайть иткэннэр ьит инде..барыбызда анлыйбыз моны.
ярый эле узган атнада эш буенча кереп чыгасы булды ,хэтердэ шул килеш калсын ))

№50 (45361) / 28.05.2010 11:45:22

казра королевасы, чәйнәмәсәң, гомумән, җимерәчәкләр. бөтен начар эш дәшмәгәннән башлана.Әлбәттә, дәшү күп эшләмәсә дә, ул потенциалны күрсәтә.Пар басымы күләмен.Шартларлыкмы, юкмы? дәшмичә генә Болгар номерларын җимереп аттылар. Торгызырга да җыенмыйлар кебек. Кабат дәшүче булмагач. Ленинградта сыйләшәләр, төзелеш тукталган килеш.

№49 (45348) / 28.05.2010 10:49:36

Фәрхәт, хм..аны жимергэч прям авыл кешесенэ капчык тотып чиратка басыргадыр инде з-пга))
мин бу шау шуны яна ишеттем эле жэмэгать ,бер сорау.
ник рохсэт бирелгэн салганчы???
и ответ..
бирми кара ))))
шулай булгач моны нарат сагызы кебек чэйнэп утырудан бернэрсэдэ узгэрмэячэк.

№48 (45344) / 28.05.2010 10:40:31

авыл хужалыгы бинасын кыркыйлар ди ме,аннан бераз ускэч мелироват итэлэр микэн,рэхэтлэнэлэр инде калхуз акчасына,э безнен хайваннарга корпэ ашатып савалар

№47 (45332) / 28.05.2010 09:32:41

Арча Халидә, КАЯ НИНДИ СУЗ ТУРЫНДА РЕЧЬ БАРА

№46 (45331) / 28.05.2010 09:29:22

Фәрхәт, бу ике проблема. Аларны аерсаң, чишеп була. Төзелгән матур бинаны җимерү варварлык, вәхшилек, вандализм.Акча вакытында түләмәү - мкенче әйбер. Аны төзелеп куелган матур бина җимерү белән бәйләмәскә кирәк. Бина җимерелеп, сүтеп кирпечләрен хезмәт хакы итмәсләр бит. Хезмәт хаклары аерым җирдә сөйләнсен. Бинаны да искә алыгыз анысы. Тик бу төзелгәнне җимерергә дигән сүз түгел.

№45 (45329) / 28.05.2010 09:17:54

*, КАЗЛАР КАРАЛЕВАСЫ)), ????? -- Бу ни дигән сүз тагын????

№44 (45326) / 28.05.2010 09:03:59

Искиткеч бина!Тимәгез аңа!Фәрхәт, 

№43 (45323) / 28.05.2010 08:48:07

Бер караганда матур бина салып кую әйбәт нәрсә,исемең тарихка кереп кала.Икенче яктан караганда тиешле хезмәт хакы түләнмәгән авыл кешесе кызганыч,бюджет кесәсенә керү дә халык җилкәсенә төшә.Хәзер җимереп тагын акча түгәргә кирәк.Гаепле кеше кесәсенә кермәячәкләр.Кыскасы даны абзыйга,газабы гадиләргә.Без даны олы кабыргасы коры халәтеннән чыга алмабыз ахрысы.Ул зданиегә игенчеләрне экскурциягә алып баргаларлар инде.Йөрсеннәр мәһлүкләр тел шартлатып.

№42 (45293) / 27.05.2010 22:25:03

күке, 

№41 (45289) / 27.05.2010 22:15:23

Курыкма Айрат. Ямаш Миләүшәсе моны һичшиксез күтәрәчәк.

№40 (45288) / 27.05.2010 22:14:56

бер заман фотосүрәтләрдә диварлар конкурсы юулган иде, онытылган нинди гәҗиттә икәнлеге. әллә инде яңартырга, туйдым артистлар фотоларын карап

№39 (45287) / 27.05.2010 22:10:17

Бу бинаның маңгаена "Игенчеләр сарае" дип язылган.Хәзер инде кремльнең теге ягына "Терлекчеләр сарае" салырга кирәк.Алар да авыл хуҗалыгы кешеләре бит.Аларны кимсетергә ярамый!

№38 (45281) / 27.05.2010 21:49:18

Иркә
Минһаҗ агаң,сөт эшкәрткәч, авыл хуҗалыгы министрлыгына багланышлыдыр инде, Казансу буендагы ике бинаны гына түгел, өченчесен дә канаты астына алса әйбәт булыр иде.

№37 (45278) / 27.05.2010 21:41:42

Ә-ә-ә, искә төшердегез аны да, уйлап куйган идем әйтергә. Казансу елгасы буендагысын да күреп сокланып йөрим, дип.Матурлап тора бит!Минем күземә рәхәт матурлыкны күрү.Миңа җилгә очкан акчалар жәл. Түлке аның хуьасы урынында булсам, алай нәфрәт җыймас идем, берәр ни кылыр идем.Ни эшләтәсен бер язган идем.

Бу матур бинаны саклап калырга кирәк һичшиксез!

№36 (45276) / 27.05.2010 21:34:07

Арчада ул бит 1нче дварискына булды. яхшы килеп чыккач Казанка буена да салдылар.

№35 (45267) / 27.05.2010 20:52:44

юлчы
Компрессорный янындагы күпер төбендәме? Ул булса, аның двойнигын (зуррак размерда) Арчада да күрдем әле.

№34 (45266) / 27.05.2010 20:42:21

Казанка буендагы кызыл таштан салынган, зур гына бер дивар-менә ичмасам да, тын гына тарихка керә. Бер кем дә каршы түгел

№33 (45259) / 27.05.2010 19:54:04

кем тегермәненә су кыялар соң бу кешеләр?!?? Төзелгән - беткән ни кирәк боларга?
И Аллам, акыл бир бу татарга!!!

Бабай киткәч,\"байлык\" бүлә башларлар дигән шик бар иде. Башлана бугай. Еще маскали ыргылачак әле.

№32 (45258) / 27.05.2010 19:47:09

шәрә кешеләр трудта гына түгел, башкаларында да бар, мәсьәлән коммерсантта комментарий өлешендә лайвжурнал аватарларында бар.

№31 (45256) / 27.05.2010 19:21:58

әй, бу адресны әйтәсем килгән иде, моннан анысына да чыгып була: http://news2.ru/story/242515/ .
ул төзелешкә каршы булган хәрәкәт: http://bashne.net/ - 46043 тавыш җыйылган . төзелешен урынын видео белән күрсәтеп саклау: http://www.youtube.com/weboko .

тагын адреслар: http://realty.lenta.ru/news/2010/03/31/ohta/ " Матвиенко предложила провести соцопрос по "Охта-центру" " http://inosmi.ru/economic/20100524/160129621.html "Шах газпромовской башне" http://news2.ru/story/242515/ "Строительство «Охта-центра» в Петербурге остановлено" - кисәтү: труд гәҗитендә шәрә хатыннар бар, аны блоклау өчен тәкъдим итәм: http://firefox.com/ белән https://addons.mozilla.org/ru/firefox/addon/1865 . opera белән дә блоклап була.

№30 (45251) / 27.05.2010 19:04:02

бу вакыйга вакыты белән башка охшаш вакыйга белән туры килә: http://www.kommersant.ru/doc-rss.aspx?DocsID=1372474 " "Охта-центру" велели не высовываться "

№29 (45246) / 27.05.2010 18:15:46

+++
"Разве речь не о целостности казанского кремля как исторического памятника??? Куда поперли?"
Сүз, төбенә төшенеп укысаң, кемнеңдер үзе теләгән кадәр ришвәт алмавы, "миңа булмаса,сиңа да булмасын дип, эшләнгән (яхшы эшләнгән) эшне юкка чыгару турында бара. Кремель- сылтау гына, кремель булмаса, башка сәбәп табылыр иде.

№28 (45204) / 27.05.2010 14:45:37

Минем офис полуподвальное помещениедэ. Эштэ чакта Кремельне курмим. Депутатларнын Казанка ярындагы танхаусларын жимертмэслэр микэн????Шулар комачаулый!

№27 (45202) / 27.05.2010 14:25:22

Разве речь не о целостности казанского кремля как исторического памятника??? Куда поперли?

№26 (45200) / 27.05.2010 14:19:02

Qol Sherifne birmede alip atarga KAMIL ISXAKOV.. Qaytsin ide ul... Kitte bit inde kondeshe tipa..

№25 (45199) / 27.05.2010 14:18:00

Ul tatarofoblar QOL SHERIFne de alirag telede6 Iske tosheregez, shimbe konnerne 2000 yillarda. VK inde 2 yil buyu bu binaga qaniqti. Alip atsinnar ene KDU, Tatsratn otele, Suvorsovskiy, Radik sity ishe piyala beton binalarni. Bu tibu: binaga tugel, e andagi simvollarga!! Aq barsqa, atlarga, reshetke gombezge...

№24 (45196) / 27.05.2010 13:46:22

Anhladym, räxmät.

№23 (45195) / 27.05.2010 13:45:54

Шэйтаным дип башламак идем....

№22 (45193) / 27.05.2010 13:45:20

эйтаным да кими инде ул манараны.Бры тик тирэ юньдэге жир ослеге кутэртелэчэк хэм шу калкулыкны агачлар белэн каплаячаклар. Тоземэсеннэр иде шундый итеп, проект вакытында ук кисэту булды бит инде...

№21 (45191) / 27.05.2010 13:40:09

Yeget
Каз куыгы-нинди органдыр, белмим, каз эченнән чыккан килеш кабартсаң, магазиннан алган шарлар кебек кабара. Каз куыгының кулланышлары буенча,борынгы Мисыр, Һиндыстан язмаларында бугай, искә алына.(Кистереп әйтмим,хәтерем начар).

№20 (45187) / 27.05.2010 13:27:41

Соры корт, äydä söylä äle.

№19 (45186) / 27.05.2010 13:24:04

Yeget
Ә каз куыгының ни икәнен һәм кайларда кулланылганын беләсезме?
Каз өмәсе вакытында без аны шар иткп кабарта идек.(Каз өмәсендәге апалар кабартып, бер-берсенең астына салалар, берәрсе шуңа ялгыш утырып шартлатса, рәхәтләнеп көләләр иде).

№18 (45183) / 27.05.2010 13:10:17

егет! яз инде үзебезчә генә!

кызган әле безне.

№17 (45182) / 27.05.2010 13:06:23

)Min any anhladym, äybät äytem, tik xäref xatasy bulu säbäple anhlargha awyraya.

№16 (45180) / 27.05.2010 13:01:03

Yeget
Кем нинди мәънәдә аңлый, шулай аңласын.

№15 (45176) / 27.05.2010 12:49:56

"Каз куыгы калынлыгы булырга тиеш".

Mäqäl äyteleshendä xata barmy ällä?

№14 (45170) / 27.05.2010 12:20:29

Хәзерге вакытта ара-200 км бугай(Алабуга б-н Казан арасы) , Ачулансалар ачуланырлар, каз өмәсе вакытында бер әбидән ишеткәнне әйтәм:"Каз куыгы калынлыгы булырга тиеш". (Беләкәй идем, сүзнең ни турында икәнен аңламадым)

№13 (45168) / 27.05.2010 12:12:28

Иркә
Архитектура һәйкәле турында сүз барганда (бина тумас борын һәйкәл булырлык) аның хакын искә алу да кирәкмидер, Малевичның \"чёрный квадрат\"ына да миллиардлар бирүчеләр бар бит.
Минем үземнең дә горурланырлык итеп төзегән бинам бар, өченче елын эксплуатировать ителсә дә, төзелеш башларга рөхсәт алынмаган әле. (хәер, болары минем проблема түгел, эш өчен үземә дә хезмәт хакын да түләп бетермәделәр)

№12 (45164) / 27.05.2010 11:57:57

Соры корт, синең белән пикетка чыгабызмы әллә соң?! бер файдалы эш эшләр идек?! Ничә метр ара тиеш әле анда??? Шул ара аша сөйләшә дә алырбыз.

№11 (45162) / 27.05.2010 11:54:16

Василий Блаженный "Казанский собор"ны төзеп бетергәч, аны Яавыз Иван үзенә чакырып:
-Моннан да матуррак бина төзи аласыңмы?-дип сорагач,
-Сезнең теләгегез булса, төзи алам,-дигән җавапны ишеткән.
-Күзләрен чокып чыгарыгыз, моннан да матур бина булырга тиеш түгел!-булган Яавыз Иваның Василий Блаженныйга "бүләге".
Мәдәни ядкарләрне саклау оешмасы проектның авторын тапмаганмы, әллә, Яавыз Иван Дмитрий Мусинга караганда мәрхәмәтлерәк булганмы (автор өчен ,гадәттә, төзегән әйбер, иң кадерлесе була)

№10 (45161) / 27.05.2010 11:51:21

Соры корт, килешәм. 100 процент!!! Киткән миллиардлар җилгә очмаган, матур сәнгать әсәре туган. Гасырларга барырлык, аларда калырлык. Сез күпме миллиардларның җмлгә очуы турында сөйләшегез.Төзәттем әле. Мондый матур әйберләр турында ялгышлар белән язу гөнаһы!!!

№9 (45158) / 27.05.2010 11:47:57

Соры корт, килешәм. 100 процент!!! киткщн миллиардлар ьилгщ очмаган, матур сәнгать щсщре туган, гасырларга барырлык. Сез күпме миллиардларның җмлгә очуы турында сөйләшегез.

Архитекторлар кем соң монда?Хщер, татар журналисты ул кадәр тирән төшмәс. Ник алар турында язылмаган? Үзебезнекеләрме?? Казанда, Татарстанда шушындый биналар төзелсә иде! Хәзергеләр төземәстән җимерелә башлый, монысы бизәп торыр, универсиадада үзенчәлекле әйбер күрсәтә алырбызмы дип куркалармы икән???? Мин моны провокаторлар, Татарстанның дошманнары эшли дип уйлыйм. тик беркемне дошман итәсе килми, аңлатырга кирәк, бу яңа бина үзе дә тумыштан мәдәни ядкәр, җәүһәр булып туган.

№8 (45155) / 27.05.2010 11:33:31

Вупшем - АКЫЛСЫЗЛЫК.

Мәскәү рөхсәтеннән башка бер кирпеч тә сала алмыймы инде татар?
Үз урнын күрсәтәләрме инде татарга?
Профукали всю?????

Мескен татар.

№7 (45153) / 27.05.2010 11:26:19

тимәсеннәр иде бу бинага!!!
Кемгә ошамый, кем ул - исем фамилиясе?
Черномордин әйткәнчә:
- Не там чешете,чешите другом месте!!!!

№6 (45151) / 27.05.2010 10:40:37

Matur bina. Buldyrghannar!
Ber-ike yildan uq kwpme aqca twkkәnәr dip sөylәshwlәr ontylyr. Ә binananynh maturlyghyna kwp yillar wtkәctә soqlanyp qararlar.

№5 (45148) / 27.05.2010 10:12:05

журналист
Кәләсезме әллә, Тәзүче буларак, бинаның сүрәтенә карап (бина чыннан да бик матур) әйтәм, бу тәзлешкә ким дигәндә, 3-4 миллиард сум киткән булыргша тиеш.
"Мәдәни ядкарләрне саклау оешмасы инде төзелгән бинаны шул шартлар үтәлгәндә калдыру белән килеште."-Варвры, башка сүз әйтеп булмый, БУ БИНА бүген үк ,мәдәни ядкар. Булганны яклау кулыгыздан килми икән, булганын җимермәгез, КОРТКЫЧЛАР!!!

№4 (45143) / 27.05.2010 10:00:07

Тозелешкэ 2,5 миллиард сум киткэн дигэннэр иде бит. Агачнын бэясе генэ 50 миллион чамасы

№3 (45138) / 27.05.2010 09:27:14

Гариф мин дә шулай дигән идем. Казанда икенче бина тарихта калачак.Кол Шәрифтән соң. Ник аны ямьсезләтәләр тагын!? Кемгәдер бик матур булуы ирек бирмидер мөгаен.

Якларга чыгучылар юкмы икән, чыгар идем.Каплау-капламау -ул бит субъектив әйбер.Кайсы яктан кем карый, нинди озынлыктагы кеше нинди ераклыктан!

№2 (45136) / 27.05.2010 09:20:30

А чо , нормльное здание. Пыяладан тозелгэн небоскреб тугел. Тарихилык сизелэ даже.Мина ошый.

№1 (45131) / 27.05.2010 09:07:16

1 генә миллиард диген ә?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов