|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2019 Шоу-бизнес
Өч бала анасы, җырчы Җәмилә Финляндиядә татар егетенә кияүгә чыккан (ФОТО)2000 еллар башында татар дөньясында популярлык казанган, Финляндиядә яшәп иҗат итүче җырчы Җәмилә Низаметдинны чит илдән килеп, татарча җырлый торган экзотик җырчы буларак беләбез. Сәхнәгә чәчләрен ике толымга үреп, татар читекләрен киеп чыккан Җәмиләнең “Зәк-Зәк” җырын да күпләр хәтерлидер. Өч бала әнисе булудан тыш, ул җырларга да, төрле проект, фестивальләрдә дә катнашырга вакыт таба иде. Ә бүген ул игътибар үзәгеннән югалды кебек. Моның җитди сәбәбе дә бар икән: Җәмилә кияүгә чыккан. Бу хакта тамада һәм мәҗлесләр алып баручы Гамил Нур чыганаклары хәбәр итә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Җәмилә Низаметдин белән Ринат Бакировның рәсми язылышу тантанасы Финляндия башкаласында узган. Кияү белән килен икесе дә музыка кешеләре. Җәмилә беренче чиратта татар эстрадасы җырчысы. Шулай ук уңган хуҗабикә, бик яхшы әни, өч ул: Камил, Тимер һәм Ирекне үстергән. Ә Ринат чит ил җырчыларына аранжировкалар ясаучы, гитарачы. Ул шулай ук билгеле татар композиторы Рафаил Бакировның улы да. Әтисе иҗатын пропагандалый. Җырчы Җәмилә белән Ринат уртак альбом яздырып яталар икән. "Чып-чын татар, татарча сөйләшә. Киң күңелле, романтик, иҗади егет. Без бик бәхетле", - ди Җәмилә. Фото Гамил Нурның шәхси аккаунтыннан
--- |
Иң күп укылган
|