|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда өеннән чыгып китеп югалган ирне эзлиләр (ФОТО)
Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган, хәтерен җуюдан интегүче өлкән яшьтәге кешене эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Шул хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә «Эзләү үзәге» эзләү-коткару берләшмәсе төркемендә урнаштырылган. «79 яшьлек ир-атны төне буе эзләсәләр дә, әлегә нәтиҗәсе булмаган. Николай Леонтьевич хәтерен җуюдан интегә һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ. Соңгы тапкыр ир-атны «Крутушка-2» бакчачылык ширкәтендә күргәннәр, әмма ул Казанда да булырга мөмкин», - дип белдерде волонтерлар.
Ир-атның буе – 160 сантиметр, уртача гәүдәле. Соры күзле, чал чәчле. Соры күлмәк, шундый ук төстәге трико һәм галош кигән, дип яза Татар-информ.
Ир-атның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 8 967 46 64 911 телефоны буенча үзәкнең кайнар линиясенә яки 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|