поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.09.2019 Ана теле

"Үз сөйләмебезне, үз җөмләләребезне шулай анализларга күнексәк иде"

Җөмлә нәрсә ул дигән сорауга башлыча нәзәри нигездә җавап биргән узган язмабыз белән танышу барышында “ай-яй, бигрәк катлы-катлы, боргаланган-сыргаланган билгеләмә”, дип тел шартлатып куючылар да булмый калмагандыр. Чыннан да, җөмлә ул фикерләүгә, шул фикерне сөйләмгә әверелдереп, адресатка җиткерү һәм кабул итү процессында үзенә бер катлаулы төеннәр төенен хасыйл иткән күренештер.

Нинди төеннәр? Беренчедән, фикернең эчке асылы белән тышкы калыбының тәңгәл килүе, ягъни эчтәлеге белән формасы мөнәсәбәте; икенчедән, хөкемләүнең, ягъни нәрсәнеңдер булу-булмавын раслау яки инкарь итүнең белдерелүе; өченчедән, субъект һәм предикатның (икенче төрле әйткәндә, ия һәм хәбәрнең) белдерелү мөмкинлекләре.
   
Җөмлә билгеләмәсенең шундый “төенле-төерле” булуының сәбәбен “төшенчәсе нинди – билгеләмәсе дә шундый инде, нишләмәк кирәк”, дип  кул селтәп китәргә дә булыр иде, тик бу беркемгә дә канәгатьләнү бирмәс, чөнки җөмлә белән кызыксынуыбыз көчле, гамәли әһәмиятле, ник дигәндә нәкъ менә җөмләнең сөйләмдә иң башлангыч, беренчел күзәнәк икәнен эчке бер тоемлау белән тоябыз. Ә сөйләм инде – ул яшәешебезнең иң катлаулы күренешләреннән; галим әйткәнчә, аны акыл колачына сыйдырып бетерү кыен.
   
Тик аның мондый катлаулылыгы безне аны аңлаудан азат итә алмый бит, чөнки безгә көн саен, сәгать саен сөйләм төзеп гомер итәргә кирәк. Шуңа күрә иң хәерлесе җөмләнең нәкъ менә сөйләм берәмлеге, сөйләм күзәнәге икәнлегенә үзебезне инандыру. Сөйләм ул аңлашу, аралашу чарасы, дидек. Фикерең ачык, аңлаешлы булганда гына аралашып була, ә фикерне аңлаешлы итү бурычын сөйләмнең беренчел күзәнәге җөмлә үти. Димәк, җөмләнең беренчел бурычы – мәгънә төгәллеге.
   
Җөмләнең тел берәмлеге дип түгел, ә бәлки сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелүенә игътибар итү һәм шул өйрәнүләрнең нәтиҗәләрен күзәтү бик мөһим. Мәсәлән, Җәмал Вәлиди өндәү җөмләсен “тәэсир катышкан җөмлә” дип атаган булган. Кызык факт бит, беренче урынга җөмләнең мәгънәсе куелган.
   
Җөмләнең нәкъ менә сөйләм берәмлеге булуын, ягъни беренче чиратта аралашу өчен куллану  коралы булуын махсус үзәккә куеп өйрәнүче галимнәр дә бар. Хәтта коммуникатив синтаксис дигән тармак та аерылып чыккан. Анда җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленүе өйрәнелә. Бездә дә җөмләне сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгы (тема һәм рема) дигән кисәкләргә бүлеп өйрәнү активлаша бара. Мәсәлән, бу теманың белгече, галим Радыйк Сибәгатев мәктәптә укытыла торган традицион синтаксик ысулның кимчелеген нәрсәдә күргән?  Грамматикада җөмләнең нәкъ менә сөйләм күзәнәге буларак, ягъни аралашу-аңлашуга хезмәт итәргә тиешле инструмент буларак ачылып бетмәвенең сәбәбен ул болай аңлата: “...бу ысулда фикернең реальләшүе күз алдына ике баш кисәк (ия һәм хәбәр составлары) арасында бәйләнеш урнаштыру нәтиҗәсе буларак килеп баса. Башкача әйтсәк, җөмләнең эчтәлеге хәбәрнең ия турында нидер белдерүенә кайтарып калдырыла: ия сөйләмнең предметы (субъект), ә хәбәр сөйләмнең яңалыгы (предикат) рәвешендә төсмерләнә. Һәрхәлдә, традицион структур синтаксис әнә шундый нәтиҗәгә китерә.
   
Чынлыкта исә сөйләм предметының һәрвакыт ия, ә сөйләм яңалыгының хәбәр составы белән белдерелүе мәҗбүри түгел. Структур планда бер-берсенә каршы куела торган кисәкләр (ия, хәбәр) белән коммуникатив кисәкләр (сөйләм предметы, сөйләм яңалыгы) арасына тигезлек билгесе куеп булмый. Алар төрле яссылыкта торалар һәм аларны белдерүче чаралар да төрле...”, ди галим.
   
Җөмләнең аралашу-аңлашу өчен иң әһәмиятле кисәген – предикатны белдерү ысулларын аерып күрсәтү бу галимнең зур ачышларыннан санала. Бу юнәлештә шулай ук галимнәр М.Зәкиев, Ф.Сафиуллина, Ш.Асылгәрәев хезмәтләре дә әһәмияткә ия.
   
Сөйләм күзәнәге буларак җөмләнең иң асыл үзенчәлеге – ул хәбәр итү һәм мөнәсәбәтне белдерү. Менә бу бурыч, ягъни предикатлык җөмләдә ничек белдерелә соң? Әлеге галимнәр башлыча өч ысулны аерып күрсәтә.
   
Беренче итеп интонацион ысулны санаучылар дөрес эшли – чөнки сөйләм күзәнәге булуы – җөмләнең асылы нәкъ менә әйтмә сөйләмдә тулы колачына ачыла. Сөйләм яңалыгын белдерә торган тон интонацион чара – ул мантыйкый (логик) басым. Аңа тавышның көче, микъдаре һәм тон үзгәреше керә.
   
Кызыгы һәм әһәмиятлесе шунда ки, татар сөйләмендә күзәтелә торган барлык басым күренешләре (иҗек, сүз басымы, синтагма, фраза басымнары) гамәли чара буларак нәкъ менә җөмләдә, нәкъ менә мантыйкый басым сыйфатында тормышка ашырыла да. Басым җөмләдә генә тонга әверелә, ә тон нәкъ менә фикри мәгълүмәт бирү, ягъни предикативлыкны дөрес билгеләү һәм адресатка җиткерү чарасы да ул. Җөмләдә нәкъ менә мантыйкый басым төшкән сүз яисә синтагма җөмләнең коммуникатив үзәге, икенче төрле әйткәндә, сөйләм яңалыгын белдерә дә.
   
Моны җөмләгә сорау куеп ачыклап була. Иртәгә нишлисең? Казанга китәм. Мантыйкый басым Казанга китәм синтагмасына. Иртәгә кая барасың? Казанга барам. Басым Казанга сүзенә. Казанга кайчан китәсең? Иртәгә китәм. Басым иртәгә сүзенә.
   
Җөмләне барлыкка китерүнең төп шартларыннан берсе буларак интонацияне мәктәп грамматикасында да атыйлар атавын, тик анда бу үзенчәлекне грамматик, ягъни формаль дөрес җөмләләр мисалында гына аңлаталар – иясе, хәбәре, иярчен кисәкләре үз урынында булган тулы җөмләләр мисалында. Ә бит бөтен хикмәт шунда: җөмләнең әлеге кисәкләре булуы аның дөрес аңлашылуын, предикатны тулы белдерүләрен болай да тәэмин итә, монда интонация чараларын җигүнең кирәге дә юк. Ә менә җөмлә кисәкләренең тулысынча әйтелмәвенә, димәк, җөмләнең кыскалыгына, шомалыгына аһәңле, көйлелегенә нәкъ менә интонация чаралары (тавышның күтәрелүе, төшүе), сүз, синтагма, фраза басымы, пауза, ритм, тембр һәм башка чаралары белән ирешелә. Шулай итеп, язмада теге-бу кисәге җитешмәгән яисә урынлы-урынсыз кыскартылган кебек тоелган җөмләләр әйтмә сөйләмдә ачык, кыска, аһәңле, нәкъ татарча булып ишетелә.
   
Менә бу җөмләләр мисалында күнегүләр ясап карагыз. Интонацияне истә тотыгыз да язудагы варианты белән чагыштырыгыз. Язудагы “дөрес түгел” кимчелекнең әйтүдә интонациянең кайсы чарасы белән төзәтелүен аңлатыгыз. Эшкә – калсаң кал, сөюдә // син соңга калма, диде  (А.Хәлим. К.у., 2003, №1, 60 б.); Икәүләп утырдылар, аракы тутырдылар   – Эч бушатыйк!//–Эч, бушатыйк!–, дип үзара кысташтылар (Ш.Галиев).
   
Дөресен әйткәндә, күпчелек очракта җөмләнең төре нәкъ менә мантыйкый басымның ниндилегенә бәйле дә. Кайбер галим мантыйкый басым аерым очракларда гына традицион җөмләне үзгәртә, дип саный. Юк бит, әйтмә сөйләмдә ул күпчелек очракта. Басым җөмләнең һәр кисәгенә төшә ала, шуңа күрә традицион ия, традицион хәбәр ия яисә хәбәр булудан туктый. Менә Р.Сибәгатев китергән бу мисалларда җөмлә кисәкләренең традицион функцияләрен сакламауларын үзегез үк күзәтеп карагыз.
   
Улмы иренә хатын, балаларына ана түгел. Басым беренче сүзгә төшә. Шуңа күрә бу җөмләнең иясе кайда да, хәбәре кайда дип тикшереп торуның әһәмияте калмый. Ә менә бу очракта: Кешеләр тыныч вакытта гына бертөрле җөмләсендә мантыйкый басым, димәк, сөйләм яңалыгы тыныч вакытта тезмәсендә – җөмләнең уртасында. Ә Әти һаман кайтмый да кайтмый җөмләсендә сөйләм яңалыгы хәбәр белән белдерелә дип түгел, мантыйкый басым җөмләнең азагындагы кайтмый да кайтмый тезмәсенә төшә, дип аңлатырга кирәк.
   
Күренде ки, җөмлә тавыш-интонация, басым төшенчәләре белән аерылгысыз, җөмләне төпле аңлау, аралашу-аңлашу барышында аның бөтен мөмкинлекләреннән файдалану өчен бу төшенчә-күренешләрнең дә асылын, нечкәлекләрен җентекле белү зарур.
   
Моның өчен иң башта бу күренеш-категорияне сөйләмнең башлангыч, беренчел күзәнәге дип тоемларга күнегүнең бик мөһим булуын ассызыкладык. Сөйләм бит ул аралашу-аңлашу чарасы, димәк, аның күзәнәге иң башта фикер, мәгънә белдерү өчен бөреләнә. Әлбәттә инде, ул бөре үзенә тиешле, ягъни нәкъ шул мәгънәгә тәңгәл форма белән пәйда булырга тиеш. Сөйләм ачык, аңлаешлы, үтемле аһәңле булсын өчен менә шул – эчтәлек белән форма нисбәтенең дөрес булуы иң беренче шарттыр. Без инде моңа дәлилләр, мисаллар китерергә тырышкан идек.
   
Җөмләне сөйләм күзәнәге дип күнегү өчен башка нигезләмә-критерийлар да бар. Менә янә кайберләре генә. Искә төшерик әле: сөйләм оештырганда теге йә бу сүзнең кайсын сайлап алырга дигән сорауга сөйләм мотивларына карап, ягъни фикернең кем, кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда белдерелүенә карап сайлап алына дигән кагыйдәгә буйсындык. Ә инде җөмләгә – сөйләмнең беренчел күзәнәгенә килгәндә, бу закончалык өстенлек итепме-итәргә тиеш. Кызык өчен алдыгызда яткан бер әсәрне алыгыз да андагы җөмләләрнең төрледән-төрле булуын анализлый башласагыз, моның сәбәбе нәкъ менә сөйләм мотивларына бәйле икәнен күрерсез. Әйтик, сөйләм иясенең кем булуына – яшенә, җенесенә, һөнәр-белгечлегенә, холкы-характерына бәйле рәвештә тел һ.б. чараларның сайлануын күрерсез. Мәсәлән, күршесенең: Рәшитләр кайчан кайтты? дигән соравына сабыр холыклы, җай, уйлап сөйләргә күнеккән хуҗа агай: Кичә бик соң гына; унике тулар-тулмаста, юлда машина тотып кайтып җиттеләр, дияр. Ә аның унҗиде яшьлек, җилбәзәгрәк, уенчак төпчек кызы: Кичә. Соң гына. Унике бугай иде инде. Ярый юлда машина тота алганнар, дияр.
   
Фикернең кемгә юнәлтелүенә, нинди ният, максаттан, нинди шартларда (языпмы, әйтепме) белдерелүенә карап та җөмләләрнең төрледән-төрле булуына нәтиҗә ясый алырсыз.  
   
Шул ук вакытта җөмлә – ул мәгънә белән аның формасын мәҗбүри берләштергән иң камил күренеш булса да җөмләдә форма әһәмиятлерәк түгел микән әле? диючеләр дә булырдыр. Мәктәп грамматикасы шулай күнектереп чыгара.
   
Җөмләнең мәҗбүри ике үзәкле булуын һич тә бәхәскә алмастан, иманым камил ки: аларның берсе барыбыр беренчел – фикер бит мәгънә орлыгыннан ярала башлый, шул орлык үзенә үсү формасын эзли, таба. Башта җөмләңнең нинди буласын уйлап, планлаштырып, әйтик, бу җөмләнең иясе алдан хәбәре соңыннан була, ә менә икенче җөмлә, бертонлыкка юл куймас өчен бүтән төрле була, шуннан соң аның эчтәлеге билгеләнер дип планлаштыру – мәгънәсезлек ләбаса. Фикерең нинди шуңа тәңгәл форма табылачак, төзеләчәк. Әйтик, фикереңнең эчтәлеге инкарь итү икән, аны белдерә торган форма-калып та шуңа муафыйк булырга тиеш – бу мантыйк һәм психология кануны. Кайсыбер тел гыйлемендә җөмлә ул фикерләү берәмлеге дигән билгеләмәгә дә юлыгабыз. Шул ук вакытта, бу фикри берәмлекнең камил формада булуы, шулай булмаганда аның мәгънәви китек булачагы да бәхәссез  һәм дә киресенчә – кемгәдер белдерергә теләгән фикер ачык, төгәл, конкрет, кем әйтмешли, “түгәрәк” булганга гына җөмлә дә синтаксис таләп иткәнчә аңлаешлы, үтемле, “түгәрәк” була ала. Менә радио тапшыруында бер җитәкче Быелгы уракны ничек төгәлләдегез? дигән сорауга башта берничә секунд э-э-э,  мэ-э-э дип мөңрәп, ыңгырашып торды, димәк, әйтәсе фикере ап-ачык, төгәл хәлгә килмәгән. Чыннан да ул, ыңгыраша-ыңгыраша димәсәң, бутала-бутала: Дөрес, безнең уйлавыбызча, яшерен-батырын түгел инде, быелгы урак чорында уңышларыбыз белән бергә кимчелекләребез дә булмады түгел, ди. Ап-ачык итеп кимчелекләр дә булды дип төгәл хәбәр итәсе урынга, булмады түгел дип боргалана, күзгә сүз томаны җибәрә.
   
Хәер, кеше кимчелеген күрү җиңел дә ул, ә үзебез көненә күпме “түгәрәк булмаган”, йотып җибәрергә авыр, керәле-чыгалы җөмләләр әвәлибез икән. Монда иң мөһиме фикереңә тәңгәл нисбәтле дөрес синтаксик рәвеш-форма таба алу. Сөйләмең ачык, аңлаешлы, үтемле, тәэсирле, аһәңле булу ул нәкъ менә шушы нисбәтне саклый алуны аңлата да инде.
   
Бу нисбәтнең нидән гыйбарәт икәнен һәркайсыбыз бәлки аңлатып та бирә алмас, әмма аның шундый табигый нисбәтен, ягъни “татарча дөрес сөйләүнең”, җөмләңнең дөрес, “ятышлы” булуын ул эчке бер тоемлау белән тоярга тиеш.
   
Менә шулай тойган кешеләрнең – шагыйрь, язучының “җөмлә” төшенчәсен ничек күзаллавына без мисаллар китергән идек инде. Ә менә тел галиме. дөресрәге, сөйләм галиме, моны ничегрәк тоемлый икән? Әйдәгез, галимә Ф.Газизеваның язучы Фаил Шәфигуллин хикәяләренең сурәтләү чараларын ничек анализлавын карыйк әле. Сөйләм өлешләрен, аерым алганда, җөмләне тасвирлау чарасы дип танып, ул менә болаерак фикер йөртә: “Җөмләләрнең төзелеше фикер агышына, алмашынуына, психологик үзгәрешләр дулкынына охшап тора. Мисал: “Әни моңсу тавыш белән сөйли дә сөйли. Мин ул сөйләгән сүзләрнең мәгънәсен аңламыйм да инде. Төн пәрдәсе ябышырга өлгергән каеннарның серле тавышы, түбән урамнан күтәрелеп чыккан ялгыз гармун тавышына, чирәм исенә кушылып эри аның сүзләре. Күңелем болыннарына ак ялларын туздырып, башларын  югары чөеп, алмачуар атлар чабып чыга. Атлар якынайган саен фикерләрем дә ачыклана бара. Бүген көне буе җанны борчып, бәгырьне авырттырып йөргән газаплы сорауларга җавап тоткандай, җиңеләеп калам. Эчемдәге билгесез шикләрне, яшерен куркуларны челпәрәмә китереп, ак яллы аргамаклар чаба. Әллә кичке һаваның сафлыгыннан, әллә әни кулларының җылылыгыннан, әллә хыялларымның яктылыгыннан тәнемдә көч артканын тоям.
   
Биредә һәр сүз, һәр җөмлә ... тирән идея-эстетик эчтәлеккә ия. Шул тирән идея-эстетик эчтәлек тирән моң сарылып, көчле шигъриятле формаларга төрелеп бирелгән. Җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибе, тиңдәш иярчен кисәкләрнең тезелеп килүе, синтаксик кабатлау алымының үзенчәлекле кулланылуы, поэтик буяуларга буялган сүзләр, троплар – язучының фикерләү үзенчәлеген, талантын, эстетик зәвыгын классик язучыларыбыз белән рәттән куярлык дәрәҗәдә югары сәнгать әсәрен тукып, бер бөтен иткән компонентлар.
   
Абзацның (ягьни кызыл юлның – И.Н.) өченче җөмләсендәге юнәлеш килешендә җәенке килгән тиңдәш тәмамлыклар (каеннарның серле шавына, ялгыз гармун тавышына, чирәм исенә) һәм соңгы җөмләдәге чыгыш килешендә килгән  җәенке тиңдәш тәмамлыклар да (кичке һаваның сафлыгыннан, әни кулларының җылылыгыннан, хыялларымның яктылыгыннан), аннан соң, кабатланып килә торган “әллә” теркәгече дә, шулай ук, ике тапкыр килгән “алмачуар атлар чабып чыга” да – барысы-барысы бөтен абзацның эмоциональ дулкынын шигъриятле дулкынга салып, психологик мәгънәви нигезне тирәнәйтеп, тәэсир көчен арттыралар. Шуның өстенә биредә шигъриятле тәгъбирләр: төн пәрдәсе ябышырга өлгергән (каеннар); күңелем болыннары: әни кулларының җылылыгы; хыялларымның яктылыгы һ.б., һ.б. – ди галимә.
   
Җөмләнең эчке һәм тышкы гармониясен тулысынча ачып бирә торган анализ өлгесе менә шушы инде, дияргә җыенмыйбыз. Биредә язучы Фаил Шәфыйгуллин әйтеп биргән барлык мәгънә һәм хис төсмерләре дә әле барланып җитмәгән, барланганнары да бер тәртип-системага салынып бетмәгән, алар “тирән идея-эстетик эчтәлек”, “тирән моң”, эстетик зәвык” кебек артык гомуми, абстракт сыйфат-бәяләрдән гыйбарәт, шуларны белдерергә билгеләнгән синтаксик чаралар да, гәрчә шактый конкрет булсалар да, шушы авторга гына хас, шушы мәгънә һәм хис төсмерләрен чагылдырыр өчен генә эзләп табылган, иҗат ителгән чаралар булуы исбатланмаган. Аннары, биредә җөмләне җөмлә иткән бәйләү чараларына бөтенләй игътибар ителми.
   
Барыннан да бигрәк, җөмлә булу өчен төп шартларның берсе – аның әйтмә сөйләм варианты бөтенләй күзалланмый, интонация, пауза, ритм, көй, моң кебек,– бу мисал өчен бик тә әһәмиятле сыйфат күрсәткечләре бөтенләй диярлек барланмый.
   
Шулай да без бу башлангычны да хуплыйбыз. Җөмләгә карата шундый анализ дәреслек, кулланмаларда да, фәнни чыгышларда да күбрәк булсын иде әле. Без дә үз сөйләмебезне, үз җөмләләребезне шулай анализларга күнексәк иде. Бу хакта үзенә аерым әңгәмә сорала.
                                         Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»