поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.09.2019 Мәдәният

Италия һәм Париж: Рәшит Ваһапов фестивален алда ниләр көтә - серләр чишелде (ФОТО)

Рәшит Ваһапов фестивале быел "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә сандугач" исеме астында уза. Болар турында бүген үткән матбугат чарасында сөйләделәр.

Очрашуда "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бар иде. Соңгы яңалыкларны турыдан-туры ул хәбәр итте.

Киләсе елда 15 февраль көнне Илһам Шакиров тууына 85 ел булачак. Шул уңайдан 14 сентябрь көнне 12:00 сәг җырчының туган ягы Тукай районы Яңа Бүләк авылында зур концерт оештырыла. Анда Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Зәлилә һ.б. чыгыш ясаячак. Керү ирекле.

Шулай ук "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә сандугач" концертлары 8 октябрь көнне Казанда Филармониядә, 27 октябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында, 13 ноябрьдә Уфаның Башкортстан концертлар залында узачак.

Бүген журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов фестивальнең киләчәк планнары белән уртаклашты. Журналистларга исә ул, кайбер каләм ияләренең фикерләре бик үк ошап бетмәвенә ишарәләп: "Сезнең белән дә бик авыр, сездән башка да мөмкин түгел", - дип шаяртты.

Рифат Фәттахов билгеләп үтүенчә, шәхсән аның үзенең әлеге фонд белән эшли башлавында да Илһам Шакиров зур роль уйнаган. 2007 елдан бирле легендар җырчы фестивальнең жюри рәисе булып торган. Мәшһүр шәхес дәүләт эшлеклеләре белән ул вакыттагы Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевка хат язарга да булышкан.

Рифат Фәттаховның "Илһам абый, шушы фестивальне үткәрүнең кирәклеген Президентка җиткерергә иде" диюенә каршы "Сине тыңламаса, мине тыңлар" дип, Ваһапов фестиваленең әһәмияте, аны оештыруның мөһимлеге турында үз куллары Шәймиевка белән хат язган.

Бүген Ваһапов фестивале татар мәдәниятен бар дөньяга тарату өчен ел саен бер илгә чыгу максатын куя. Инде 11 илдә булырга өлгергәннәр. Быел 18 октябрь көнне Италиядә концерт куячаклар. Ә киләсе елда Парижда Юнеско залында чыгыш ясарга хыялланалар. Бу зур эшне оештыру инде башланган. 

Ваһапов фестивале нәрсәсе белән аерылып тора дигәндә, Разил Вәлиев "Илһам Шакиров исемен йөрткән концерт берничек тә үзешчәннәр фестивале була алмый, профессиональ җырчылар гына катнашырга тиеш", - дип ассызыклады.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»