поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2010 Җәмгыять

БЕЗНЕ ТАТАРСТАН ИСЕМЕ САКЛЫЙ

Татарстан Республикасы төзелүгә 90 ел тулуның әһәмиятен ничек бәяләр идегез, дип без тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы Этномониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек. Ул гадәтенчә тәфсилләп җавап бирде.

– Республикабызның 90 еллыгы турында сүз кузгалгач, бер американ галименең тикшеренүләре искә төште. Ул Россия төбәкләрендәге берничә милли хәрәкәтне җентекләп өйрәнгән. Татарстан, Чуашстан республикаларын һәм берничә өлкәне тикшергән. Республикалары булган халыкларда милли хәрәкәтләр көчлерәк булган һәм милли мәнфәгатьләр күбрәк кайгыртылган дигән нәтиҗәгә килгән. Димәк, республика булуның милләтләргә файдасы тигән.

 

Әмма Татарстан татар дәүләтчелеге булганмы дисәк, аның милләткә аз хезмәт итүен күрербез. Тышкы яктан караганда да аның татар дәүләте булуы ике генә нәрсәдә – беренчедән, Татарстан дигән исемдә, икенчедән, татар теленең дәүләт телләренең берсе булуында күренә. Билгеле, шуңа нигезләнгән мәгариф системасы бар. Гомумтатарга хезмәт итү турында сөйләп булмый. Янә шуны да әйтергә кирәк: Татарстан төзелгән вакытны хәзер анык кына күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки республика барлыкка килү чоры бик аз өйрәнелгән. Дөресен генә әйткәндә, бу җәһәттә бер генә хезмәт бар. Анысы да – совет чорының иң кызган вакытында дөнья күргән Мөнирә Сәйдашеваның документлар җыентыгы. Хәзер Татарстан оешуга караган документларны яңадан туплап чыгарырга кирәк, диделәр архивта күптән түгел генә булган киңәшмәдә. Ә менә Башкортстанда үз республикалары оешуны чагылдырган алты томлык калын хезмәт чыкты.

 

– 90 еллыкка әзерләнгәндә моны эшләп булмый идемени?

 

– Эшләп була иде. Әмма Тарих институтында да, башка институтларда да шушы чорны өйрәнүче кеше юк. Бер аспирант та алынмаган, диссертация якланмаган. Дөрес, совет чорында чыккан хезмәтләрдә бу чор күпмедер дәрәҗәдә яктыртылды. Әмма аңа совет идеологиясе салынган. Анда коммунистик идеологиягә ярашмаган бер документ та кермәгән. Димәк, бу эшне өр-яңадан эшләргә кирәк. Ә менә Башкортстан Республикасы оешу һәм башкорт милли хәрәкәте буенча Америкада хәтта бер докторлык диссертациясе дә якланды. Ләкин безгә карата американнар тарафыннан да андый эш эшләнмәде. Шуңа күрә юбилей уңаеннан булачак конференциядә яңа фикерләр булмас сыман. Яңа нәрсә әйтер өчен нык кына өйрәнергә кирәк.

 

Татарстанның барлыкка килүе ул замандагы бик күп сәяси уеннарга бәйле. Большевикларның ул вакытта аерым халыклар арасындагы каршылыклардан бик оста файдаланганнарын, үз мәнфәгатьләрен ничек үткәргәннәрен дә бик ачык күрәбез. Бер-ике генә мисал. Әйтик, Идел-Урал штаты идеясе юкка чыгарылгач, большевиклар Татар-Башкорт республикасы оештырырга тәкъдим итә. Әмма ул проекттан бик тиз баш тарталар. Чөнки мондый зур республика большевистик үзәк өчен куркыныч була. Шуңа күрә алар башкортларга – аерым, татарларга аерым республика би­рәләр һәм моны эшләгәндә, үзара каршылыклар көчле булсын өчен, бер миллион татарны Башкортстанда калдыралар. Бу бик тирәнтен уйланылган, оч­раклы хәл түгел. Икенче проблема шул: Татарстан барлыкка килүгә үк татарларны бастыру эше башланып китә. 1923 елны Солтангалиев эшен кузгатып, бер төркем татар элитасын кулга алалар. Аннан бер-бер артлы шушындый фаҗигале хәлләр кабатлана.

 

Бу хакта фикер йөрткәндә иң элек шуны әйтергә кирәк: татарлар 1921 елны татар телен дәүләт теле дип игълан итә, яңа язма кагыйдәләр барлыкка килә. Башта ул гарәп графикасы нигезендә була. Телебезне чын дәүләт теле итүдә иң әһәмиятле юлларның берсе – Татарстан эчендә татарлар яшәгән төбәкләрне аерып чыгару. 1924 елны Татарстанда яңа волость системасы булдырыла. Ул яңалык кергәндә, республика җитәкчеләре татарларны бер волостька кертергә тырыша. Шулай итеп, волостьларның күпчелеге татарларныкы булып чыга һәм шул волостьлар эчендә татар теле рәсми телгә әйләнә. Әгәр шулай дәвам иткән булса, бүген без милли яктан эчке бүленеш буенча Швейцария кебек яшәр идек. Әмма 1925 елны Татарстанда төзелгән Конституция Мәскәүдә расланмый. Анда нәкъ менә ике тел дәүләт теле дигән нигезләмә була. Мәскәү җитәкчеләре республикалар төзергә рөхсәт бирсә дә, чынлыкта аларны милли яктан үстерергә бер дә теләмәгән. 1927 елны мөселманнарга каршы көрәш башлана. 1929-31 елларда репрессияләр дулкыны күтәрелә. Әлифбабызны алмаштыралар. 1930 еллар ахырына Татарстанның тышкы формасы, исеме генә кала, эчтәлеге бик кысыла.

 

Татарстан совет чорында татар милләтен үстерү өчен эшләде дип әйтеп булмый. Билгеле, уңай яклар да булды. Шуның берсе – татар телендә эшли торган мәктәп системасы. Билгеле, ул юктан гына барлыкка килмәгән. Төбенә төшеп карасаң, татар мәктәп системасының нигезендә революциягә кадәр булган конфессиональ мөселман мәктәбе ята. Шул мәктәптә шул ук кешеләр укыткан. Динне генә алып ташлаганнар да, ул укытучылардан файдаланганнар. 60 нчы елларга хәтле милли мәктәп системасы сакланды әле. Билгеле, әлеге мәктәпләрнең күбесе авылда эшләде. Шуңа күрә аларны оештыру һәм тоту бик авыр булмады. Дөрес, аның теле генә милли, эчтәлеге, идеологиясе буенча совет мәктәбе иде ул. Шуңа да карамастан, мәктәп булу сәбәпле, татар теле сакланып килде. Билгеле инде: республика булгач, милли драма театры, опера театры да оешты. Милли газета-журналлар чыкты. Әгәр республика оештырылмаса, аларны булдыру, эшләтү бик кыенга туры килер иде. Чит төбәкләрдә йөргәндә бу бик ачык күренә: милли эшләр анда бик кыенлык белән генә тернәкләнә. Элек бөтенләй милли компонент булмаган урыннар да бар. Шуңа күрә Татарстан Республикасы оешуны уңай күренеш дип саныйм.

 

Административ өлкәдә Мәскәүнең тискәре йогынтысын барлаганда шул да искә төшә: республика оешкан вакытта төрле дәрәҗәдәге власть органнары булган. Әйтик, күп кенә министрлыклар әүвәл Татарстан карамагында эшләгән. Мәсәлән, җир эшләре, юстиция, эчке эшләр, мәгариф министрлыклары Россиянекенә буйсынмаган. Ләкин 1937 елны СССРның яңа Конституциясен (Сталин Конституциясе) кабул иткәч, бу министрлыкларны Россиянекенә буйсындырганнар. Шуннан соң инде мөстәкыйльлек турында сүз алып бару мөмкинлеге калмый.

 

1980 еллардагы үзгәрешләр, Татарстан суверенитеты турында 1990 елда кабул ител­гән Декларация республикабызга яңа сулыш бирде. Шул Декларация нигезендә без СССР таркалган чорда сакланып калган Россияне федератив дәүләткә әйләндерә башлаган идек. Үзебезнең салым системасы, законнар нигезендә властьны бүлешү реаль эш булды. Әгәр бу процесс дәвам иткән булса, без, бәлки, дистә ел эчендә Испания яки шуңа охшаган бер федератив дәүләт моделенә җиткән булыр идек. Испания, Франко режимыннан котылганнан соң, бик хәлсезләнгән дәүләт иде. Соңрак шушы дәүләт эчендә Каталония кебек республикалар күбрәк нәрсәгә хокуклы икәнен белдерде һәм ул төбәкләр үзләрендәге бөтен властьны үз кулларына алды. Хәзер алар үзәкне югарыга җибәрелгән салымнарны гомуми ил мәнфәгатьләрендә файдаланучы дип кенә карыйлар. 2000 еллар башына кадәр без дә шундый юл белән бардык. Әмма Мәскәүдә вәзгыять үзгәрде, федератив юл белән баруны зыянлы дип таптылар. Шулай итеп, без яулап алган казанышларның күпчелеген кире алдылар.

 

Безнең мәдәният, мәгариф системасына да Мәскәү кулы килеп керде. Кайбер кешеләр яманаты чыккан 309 нчы законның милли телләрдә укытуны гына түгел, чынлыкта белем бирүнең эчтәлеген дә тартып алганлыгын әле һаман аңламый. Чөнки федераль стандартлар мәҗбүри куелгач, аның эчтәлеге Мәскәүдә эшләнәчәк. Моңарчы без татар тарихын үз стандартларыбыз буенча яза ала идек. Хәтта без аны эшләп парламентка тапшырган да идек. Хәзер исә аны Мәскәүгә барып раслатырга тиеш булабыз. Бу вәзгыять Татарстанның татар йөзен тагын да киметте. Ул йөз әле болай да формалашып бетмәгән иде. Без аны 80 нче, 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш нәтиҗәсендә чалымлый башлаган идек. Хәзер, минемчә, Татарстан җитәкчеләре бик авыр хәлдә. Чөнки соңгы дәвердә республикабыз гел чигенеп килде. Властька яңа килгән Президент һәм аның янәшәсендәгеләр, әгәр берни үзгәртмичә, элеккечә дәвам итсә, милли республика буларак, алга таба Татарстанның хәле бик авыр булачак. Икътисадый яктан бәлки үсәрбез дә. Әмма нигез югалачак. Татарстанның чын йөзен саклау өчен өр-яңа үсеш юнәлешен билгеләүче концепция кирәк. Ул берничек тә икътисадый үсеш концепциясе генә була алмый. Мәдәниятне, белем бирү системасын үстерергә кирәк. Моны эшләү җиңел түгел. Мәскәүдә вәзгыять үзгәрмәде. Шулай да соңгы вакытта Россия төбәкләрендә, салым системасы буенча безгә күбрәк хокуклар бирегез дип, шау-шу ишетелә башлады. Халыкның күпчелеге төбәкләрдә яши бит. Әмма бу нәрсә реаль рәвештә сәясәтне үзгәртмәде. Шуңа күрә Татар­станның алга таба үсешен киңкырлы итеп кайгыртырга кирәк. Бәлкем, 26 майда булачак юбилей конференциясендә шушы хакта сөйләшү булыр. Күрүебезчә, Татарстан җитәкчелеге төп урынга икътисадны куя. Кайберәүләр, икътисад көчәйсә, Татарстанның да роле көчәячәк, дип әйткән була булуын. Әмма дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: икътисад үзе генә бервакытта да үсеш нигезе була алмый. Аның мәдәни ягы да булырга тиеш.

 

Инде Татарстанның киләчәген фаразлаганда, республикабызда, гомумән, Россиядә яшәүче татарлар, бигрәк тә татар элитасы татарлыкны ныграк кайгыртырга тиеш. Минемчә, татарларның Россия эчендәге урыны әлегә тәгаен билгеләнмәгән. Без илдә икенче урында дип еш кабатларга яратабыз. Әмма көзен халык саны алганда әлеге икенче урынны саклап кала алырбызмы-юкмы – билгесез. Чынлыкта, безнең илдәге икенчелегебез сан ягыннан гына билгеләнми. Без – шушы дәүләтне төзүче төп халыкларның берсе. Чөнки Россия, телибезме-юкмы, Алтын Урдадан бүленеп чыккан. Алтын Урда исә – татар дәүләте. Шуңа күрә без федерацияне төзүче төп халык буларак үз урыныбызны төгәл билгеләргә тиеш. Ләкин әлегә үзебезне бик мескен тотабыз, Мәскәүнең авызына гына карап торабыз. Бу элитаның, гомумән, халыкның сыйфатына да бәйле. Әгәр шушылай дәвам итсәк, Татарстан Республикасы Россиянең бер гади төбәгенә әйләнергә мөмкин. Бу үзебездә алып барылган сәясәткә дә, Мәскәү сәясәтенә дә бәйле.

 

Минемчә, әле Татарстанның да эчке төзелү проблемасы бар. Ике тел дә дәүләт теле дигән закон кабул итүен иттек, әмма аны тормышка ашыру ягы җитәрлек кайгыртылмады. Әйтик, Казан шартларында, татар белән урыс сан ягыннан бертигез булганда бу законны гади генә кертеп булмый. Дөньяда, әйтик, Бельгиядә моны хәл итү тәҗрибәсе бар. Анда аерым тел зоналары билгеләнгән. Әйтик, Брюссельдә ике телнең яшәү ысуллары булдырылган. Бездә исә бу юнәлештә бернәрсә дә диярлек эшләнмәгән.

 

Бездә соңгы дәвердә спортка, Татарстанны спорт аша танытуга зур игътибар бирелә. Әмма дөньяда цивилизацияле милләтләр спорт аша түгел, мәдәният аша таныла. Ә мәдәнияткә, фәнгә, милли проблемаларны чишүгә бирелгән акчаны күз алдына китергәндә, Татарстан дөньядагы иң соңгы урыннарның берсендә тора. Мондый юл белән дөньяда танылуыбыз икеле. Татарстанда футбол уйнаганны белерләр, әмма алай гына дөньяда алдынгы урыннарны ала алмыйсың. Алдынгы булып танылу өчен, интеллект, фәнни үзәкләр булырга тиеш. Татарстан Фәннәр академиясендә хезмәт хакы да РФ Фәннәр академиясе белән чагыштырганда өчтән бергә түбәнрәк. Шуңа күрә зур уңышларга ирештек дип мактана алмыйбыз. Җитмәсә, Россия үзе дә өченче дөнья илләре дәрәҗәсенә төште. Ә без бит Европа регионы дәрәҗәсендә булырга хыялланабыз.

 

90 еллыкны бәйрәм итүнең четерекле яклары да бар. Башта зурлап уздырмакчы идек, кире уйладык. Бу бәлкем җитәкчеләребезнең соңгы вакытта Россиядә аерылып күренәсе килмәүләреннәндер. Дөнья белән чагыштырганда мин гел Испанияне искә төшерәм. Анда милли регионнар чынлыкта милли үсеш буенча үзгәрешләрне безнең белән бер үк вакытта башлады. Ә хәзер вәзгыять бик нык аерыла. Әйтик, Каталониянең үз бәйсез парламенты бар. Алар үз законнарын беренче урынга чыгарды. Хәзер турыдан-туры чит илләр белән эш йөртә алалар. Димәк, максатларына иреште. Әмма без шулай башладык та кире чигендек. Мөстәкыйльлек алу юнәлешендә элита гына түгел, халык та битараф булмаска тиеш. Кызганыч, безнең халык та бик басынкы. Бер вакытта да суверенитетны көрәшми алып булмый. Дөньяда андый мисаллар юк. Җайлашып кына нидер майтарып булмый. Без мөселман да, татар да, бай да булырга тиеш.

 

– Матбугатта Ульян һәм Оренбург татар җәмәгате оешмалары башлыкларының Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгате басылып чыкты. Алар республика исеме янында, Татарстан дигәннән соң Болгар атамасын да файдаланырга тәкъдим итә. Бу хәл халык саны алу җитеп килгәндә оештырылган провокацияме?

 

– Бу, бер яктан, провокация. Икенче яктан, сәяси адым. Татарстан Республикасы сакланып калганда, безгә урыслар начар караячак, дип борчылалар әлеге Россия төбәкләрендә. “Хәзер Россия тарихын язганда өч кенә проблема – Киев Русе, норманнар, Алтын Урда проблемасы гына калды, – дип исәпли бер төркем Россия галимнәре. Хәзер Киев Русе Украинада калды. Норманнар урысларны җитәкләп дәүләт төзегән, диләр. Моннан урыслар дәүләт төзергә сәләтсез дигән фикер туа бит. Өченче проблема – Алтын Урда проблемасы. Бу проблеманы аерым әйтүнең сере шунда: әгәр алар милли тарих язалар икән, урыс тарихына Алтын Урданы сыйдырып булмый. Анда гел татар калкып чыга. Безнең болгарчылар, шуны сизеп, әлеге проблемага туктала. Әмма, икенче яктан, милли тарихны онытып, үзебезне болгарга гына бәйле итеп күрсәтсәк, без Россия эчендәге бер төбәккә генә әйләнәбез. Билгеле, ул вакытта арабызда бернинди каршылык булмый, безне әкренләп “эретергә” мөмкин. Чынлыкта, татар, Татарстан исеме – безне “эретүдә” каршы торучы көч ул. Татар дигән исем – милли этноним ул, милләт булып формалашканда алган исем. Безнең төрле этноним булган: мишәр, типтәр, татар, мөселман. Әмма татар дигән этноним сайлап алгач, без аны җимерә башласак, милләт булып формалашкан чордагы милли аңыбызны җимерәчәкбез. Болгарчылар менә бу нәрсәне аңларга теләми.

 

Мин берничә көн элек кенә Себердән – Төмәннән кайттым. Андагы бер төркем филологлар, үзләрен аерым халык дип исбат итәр өчен, Татарстанда эшләнгән болгар теориясенә таяна. Алар, бездә болгар катлавы булмаган, без сезгә охшамаган, без – аерым халык, дип яза. Димәк, болгарчылар зур киңлектә формалашкан татар халкын таркату белән дә шөгыльләнә. Себер татарлары артыннан шушы рәвешле әстерхан, касыйм татарлары да аерылырга мөмкин. Хәтта мишәрләрнең дә шактый өлешенең болгарга катнашы юк. Шуңа күрә Татарстанның исеме республикабыз төзелгән вакытта кабул итеп алынган һәм шул чордагы күпчелек милләттәшебезнең үзен татар итеп тануга бәйле. 1926 елны халык санын исәпкә алган вакытта хәзер үзен татар дип санаучы халыкның 88 проценты милләтен татар дип яздырган. Димәк, халыкның абсолют күпчелеге үзен татар дип санаган һәм республикага да шул исем бирелгән. Болгарчылар кайвакыт, ул чакта безнең халык татар исемен йөртмәгән, танымаган, дип алдап яза. Чынлыкта, ул язулар дөреслеккә туры килми. 1926 елгы исәпләү совет чорындагы иң яхшы җан исәбе алу дип санала. Без Татарстан исеме белән СССР, Россия эченә кердек. Ул бүген Конституция тарафыннан танылган. Әлеге исем белән без урта гасырлар чорындагы иң көчле дәүләткә – Алтын Урдага турыдан-туры тоташабыз. Чөнки андагы төп халык татар булган. Без ул мирастан берничек тә баш тарта алмыйбыз. Баш тартсак, борынгы тарихыбызны югалтачакбыз. Ул чагында без кечкенә генә, тар гына төбәктә яшәгән төркем булып калабыз.

 

– Төмәндә Татарстан оешуга 90 ел тулу хакында беләләрме?

 

–Тел төбегезне аңладым. Әйе, Татарстан ул – бөтен татарның республикасымы, әллә Татарстанда яшәүчеләрнең генә республикасымы дигән проблема бар. Республиканы төзегән вакытта Ленин, без татарларга республика бирдек, дип әйткән. Димәк, ул вакытта бөтен татарга хезмәт итүче республика буларак күзалланган. Дөрес, бүген Конституциябездә республика Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында кайгырта, дигән маддә бар. Ләкин чынлыкта бу маддә 90 процентка буш булып кала, эшләми. Чөнки читтәге татарларның проблемаларын кайгыртучы җепләр бик нечкә. Татарстанның кулы Себергә кадәр барып җитми. Дөрес, Татар конгрессы күпмедер эшли, безнең андагы милли оешмалар белән элемтәләребез бар. Әмма багланышлар төрле бәйрәмнәр үткәрүгә, китаплар, дәреслекләр җибәрүгә генә кайтып кала. Андагы проблемаларны ныклап чишү турында уйлаганыбыз юк әле.

 

Төмән ягында яшәүче татарлар, әгәр Татарстан безнең хакта күбрәк кайгыртса, без аерылып чыгу турында уйламас та идек, дип туп-туры әйтә. Мәктәп мәсьәләсен генә алыйк. Төмән өлкәсендә 90 нчы еллар башында 130лап татар мәктәбе бар иде. Бүген 57 мәктәп калган. Татарстанның бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә, ни өчен татар мәктәпләре кими, дип әле бер мәртәбә дә күтәргәне юк. Бәлкем, себер татарларының гына көче җитмидер. Ә Татарстан читтә кала. Билгеле күп нәрсә бюджетка бәйле, бюджетыбыз бик кысан. Әмма барыбер кайбер нәрсәләрне эшләп булыр иде. Әйтик, андагы кайбер зыялылар, хәзер бик тырышып, себер татар әдәби телен эшләмәкче. Шул телдә мәктәптә укытырга уйлыйлар. Бүген әле андый дәреслек булмаса да, әлифба төзү юнәлешендә эш бара. Диалект шартларында әдәби телне укыту проблемасы бездә бөтенләй эшләнмәвен күрсәтә мондый хәл. Ул хакта хезмәтләр дә юк (заманында Диләрә Тумашева бу юнәлештә бераз эшләгән иде). Чынлыкта себер татар теле нормалары әдәби телебездән шактый ерак. Шуңа күрә анда татар әдәби телен мәктәптә укыту проблемасы бар.

 

Хәзер себер татарларының күбесе шәһәр җиренә күчте. Өйдә диалект нигезендә, шәһәр мәктәбендә урысча сөйләшәләр. Ә менә татар әдәби телен укытыйм дисәң, кыска гына вакыт эчендә аны мәктәптә үзләштерә алмыйлар. Бу – зур фәнни проблема. Әгәр Татарстан гомуми татар проблемаларын кайгырта торган дәүләт булса, мондый проблемаларны чишәр иде.

 

Гомумән, Татарстаннан читтәге татар мәктәбе нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә алганыбыз юк әле. Этнокультур компонентлы мәктәпнең моделе дә юк бездә. Төрле урыннарда сирәк-мирәк бар алар. Әмма Татарстан Мәгариф министрлыгында бу эшнең эшләнгәне юк. Шуңа күрә кем кайда ничек булдыра ала, шул рәвешле укыта. Кайвакытта татар мәктәбе дип йөртелсә дә, анда татар телен укыту белән генә чикләнәләр. Әгәр без татарлыкны көчәйтмәсәк, читтәге татар төбәкләре үз мәнфәгатьләрен үзләре генә кайгыртса, алар бездән аерылачак. Мондый хәл Татарстанны көчәйтми. Билгеле, 90 еллыкны бәйрәм итәргә кирәк. Әмма анда эшләгән эшләр турында түгел, эшләнмәгәннәре турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Кайсы юнәлештә үсәргә кирәклеген тикшерик, бу – концептуаль проблема. Киләчәккә карап фикер йөртик.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 102 | 26.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»