|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2019 Криминал
27 яшьлек ана 1,5 ай һәм 5 яшьлек ике баласын үзенә бәйләп суга батырып үтерәКамачатка өлкәсенең Вилючинск шәһәрендә ике баласын үтерүдә шикләнүче 27 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта өлкәнең тикшерү комитетында хәбәр итәләр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 9 сентябрь, көндезге сәгать 11-ләр тирәсендә ана үзенең 1,5 ай һәм 5 яшьлек ике баласын суга батыра. Шаһитларның сүзләренә караганда, хатын-кыз балаларын үзенә бәйләп күлгә керә. Ярдәмгә килгән полицейскийлар ананы судан чыгарган вакытта кечкенә кыз инде үлгән була, өлкән малайның гомере соңрак реанимациядә өзелә. Хатын-кызны табиблар коткарып кала алган.
Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый, шикләнелүчене тоткарлау мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: ачык чыганаклардан
--- |
Иң күп укылган
|