поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2019 Җәмгыять

"Разил Вәлиев җөмлә саен шулай сөйләште. Данил Гыйниятов та еш куллана"

Бу хатымны язарга Бөгелмәдән Ягсуп абый Мортазинның газетаның 27 июнь санындагы дүртьюллык шигыре сәбәп булды:

“Камил акыллы беркем дә
Таптамас алсу гөлне.
“Әмма ләкин”нәрең белән
Имгәтмә туган телне”.
 
Телевизор ачсаң татарча тапшыруларда җөмлә саен шушы ике сүзне бергә куеп сөйлиләр. Иң га­җәбе — милли мәсьәлә­ләргә кагылышлы һәм тел буенча тапшыруларда да. Күптән түгел “Таяну нок­тасы”нда хөрмәтле шагыйрь, Дәүләт Советында милли мәсьәләләр өчен җаваплы Разил абый Вәлиев җөмлә саен шулай сөйләште. “Ком сәгате” тапшыруында Данил Гыйниятов та еш куллана, “Манзара” тапшыруында мәгариф бүлекләреннән килгән тел белгечләре гел шул ике сүзне бергә әйтәләр. Югыйсә, алар югары белемле, галим, профессор һ.б. бит инде. Дин әһелләре дә еш кабатлый бу сүзләрне. “Кәмит җәвит” тә аларсыз үтми.
 
Берничә ел элек сезнең газета битләрендә бер татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу ике сүзне берничек тә бергә куллану ярамавын, шуның кагыйдәсен аңлатып язып чыккан иде. Шуңа да карамастан, әле киресенчә дә, бу сүзләр еш­рак та яңгырый башлады. Йогышлы чир кебек таралды.
 
Профессор Рүзәл Йосыпов “Мәдәни җомга” газетасының 5 июль санындагы язмасында “республика җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды” дигәнне “зур югалтуга дучар булды” дияргә кирәклеген әйтә. ә шушы ук санның дүртенче битендә, Аманулланың вафаты уңаеннан бирелгән язманың беренче җөмләсендә үк шушы хатаны язып куйганнар. Никадәр игътибарсызлык!
 
“Халкым минем” тапшыруында Ләйсәнә Садретдинова, урысчадан турыдан-туры тәрҗемә итеп, “халкым кайда гына яшәмәсен” ди. “Халкым кайда гына яшәсә дә” дияргә кирәк бит. “Яшәмәсен” булгач, яшәмәү була бит инде ул.
 
Бу тапшырулар барысы да әйбәт, барысы да кирәк әлбәттә. Безне 3 миллион татар карый, безне бөтен дөнья карый диләр бит. Шуңа күрә дөрес сөйләшсеннәр иде.
 
Мин югары белемле дә, тел белгече дә түгел, мәктәпне тәмамлавыма да 50 ел була. Хаталарым булса, гафу итәрсез.
 
В.ИСЛАМОВА. Азнакай.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»